Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Наномитинг": Уенчыклар чын демократия таләп итә


Барнаулда гадел сайлаулар таләп итүче уенчыклар митингы
Барнаулда гадел сайлаулар таләп итүче уенчыклар митингы

Барнаул оппозициясе протест белдерүнең иминрәк юлын тапты. Алар үзәк мәйданга сәяси шигарьләр тагылган курчаклар китерде.

Алтай төбәге башкаласы Барнаулда хөкүмәт эшчәнлегенә ризасызлык белдереп урамга чыгучыларның зинданга эләгү мөмкинлеге шактый зур.

24 декабрьдә Мәскәүдә Сахаров проспектына Дума сайлавындагы гаделсезлекләргә ризасызлык белдерергә чыккан 100 меңләп кешегә полиция комачауламады. Ә менә Барнаулда күпкә кечкенәрәк митингта егермеләп кеше тоткарланды. Шуңа күрә биредәге активистлар кулга алынмас өчен үз ризасызлыкларын башкача белдерү юлын тапкан. Алар урынына хәзер уенчыклар протест белдерә икән.

Узган шимбә көнне Барнаулның үзәк мәйданына йөзләрчә чүпрәк уенчык, Трансформер, Лего уенчыклары Кремльгә протест белдерүче шигарьләр тагып чыкты. Дөрес, аларны мәйданга активистлар алып килде. Уенчыкларга «Безгә чиста сайлаулар кирәк», «Президент, үз мәнфәгатьләреңне халык мәнфәгатьләре белән бутама», «Түземлек чиксез түгел» кебек шигарьләр тагылган иде.

Оештыручылар үзләре бу чараны «наномитинг» дип атый. Узган шимбәдә инде аның икенчесе үтте. Барнаулдагы беренче «наномитинг» 7 гыйнварда узган иде.



Оештыручыларның берсе, студент Ольга Артаманова «Азатлык радиосы»на бу чарага халыкның хакимияттән ризасызлыгы һәм шул ризасызлыкны башкача белдерү мөмкинлеге булмау этәрде диде.

«Һичьюгы шулай итеп без үзебезне ишетүләренә, сайлауларның гадел үтүенә, митингларның белдерү нигезендә генә үткәрелүенә ирешергә телибез. Чөнки без үрмәләп, рөхсәт итегезче дип сорап йөрергә тиеш түгел. Күбрәк халык катнашкан саен хакимияткә басым да көчлерәк булачак, хәрәмләшүләргә каршы безнең тавышларыбыз ишетеләчәк», ди Артаманова.

Полиция уенчыкларны фотога төшереп, шигарьләрне язып алса да, кулга алынучылар булмады. Активистлар моны зур уңыш дип атап шул рәвешле протест чараларын дәвам итәчәкләрен әйтә.

Оештыручыларның икенче берсе Андрей Тесленко «наномитинг»та катнашучылар уенчыклар гына булса да, таләпләр бик җитди ди.

«Уенчыкларның хокукларын тартып алып буламыни? Илдә сәясәте нинди булса - митингыбыз да шундый. Бездә микроскопик сүз иреге, микроскопик киңкүләм мәгълүмат чаралары, аңлашылмый торган хакимият һәм аңлашылмый торган оппозиция. Әмма икенче митингка инде күбрәк кеше килде. Безнең турыда белделәр – шунысы яхшы», - ди Тесленко.

Бу яңа төр протест чарасы күпмедер дәрәҗәдә Беларустагы былтыргы үзенчәлекле протест белдерү ысулларын да хәтерләтә. Беларуста халык, башкача ризасызлык белдерү мөмкинлеге булмагач, җәмәгатьчелек урыннарында кул чабу, яки билгеле бер вакытта бердәм рәвештә телефон чылтырату тавышы белән протест белдерде.

Барнаулда студентлар оештырган протест чарасының уңышка ирешүен әлеге чарага килгән өлкәнрәк буын оппозиция вәкилләре Сергей Мамаев белән Виктор Рау да танып мактау белдерде. Мамаев "Азатлык радиосы"на: "Ниһаять яшьләребез уянды. Әгәр яшьләр протест белдерә башлаган икән, хакимият моңа каршы тора алмаячак. Катнашучылар уенчык кына булса да, идеяләр җитди бит, уенчык түгел. Уенчыкны төрмәгә утыртып, мәхкәмәгә алып барып булмый", диде.

Гадел сайлау таләп итүче уенчыкларның "наномитинг"ы шулай ук Омски һәм Иркутскида да үтте.
XS
SM
MD
LG