Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахаров проспекты: оппозиция яңа таләпләр куйды


24 декабрь, Сахаров проспекты, Мәскәү
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:00 0:00

24 декабрьдә Мәскәүнең Сахаров проспектында үткән каршылык чарасына 100 мең чамасы кеше катнашты.

24 декабрьдә Мәскәүнең Сахаров проспектында үткән каршылык чарасында, оештыручылар әйтүенчә, 120 меңләп кеше җыелган.


Шимбә көнне Русиянең күп кенә шәһәрләрендә (шул исәптән, Казан, Омскида) думага сайлау вакытындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдергән чираттагы урам җыеннары үтте. Мәскәү җыены бу юлы Сахаров проспектында узды.

Чарада танылган сәясәтчеләр, активистлар, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады: Леонид Парфенов (видео чыгыш), Алексей Навальный, Юрий Шевчук (видео чыгыш), Борис Акунин, Дмитрий Быков, Борис Немцов, Артемий Троицкий, Виктор Шендерович, Михаил Прохоров, Илья Яшин, Григорий Мельконьянц, Гарри Каспаров, Владимир Познер (видео чыгыш), Евгения Чирикова, Евгений Ройзман, Ксения Собчак, Геннадий Гудков, Олег Смолин һәм башкалар.

Митингта катнашучылар резолюция кабул итте. Ике атна элек Сазлык мәйданында куелган һәм хакимият тарафыннан үтәлмәгән биш таләпкә тагын икәү өстәлде:
  1. Сәяси тоткыннарны кичекмәстән азат итәргә.
  2. Сайлау нәтиҗәләрен көчтән чыгарырга.
  3. Чуровны эшеннән алырга, хәрәмләшүләрне тикшерергә, гаеплеләрне җәзага тартырга.
  4. Оппозициядәге фиркаләрне теркәргә. 2012 елның февраленнән дә калмыйча фиркаләр турында яңа канун кабул итәргә.
  5. Думага яңа гадел сайлау үткәрергә.
  6. Мәскәүдә сайлаучылар берләшмәсе төзергә.
  7. Ватандашларга өндәү: 2012 елның 4 мартында узачак сайлауда Путинга бер генә тавыш та бирмәскә.
10 декабрьдә Мәскәүнең Сазлык мәйданында үткән каршылык чарасында да дистәләрчә мең кеше катнашкан иде. Русия президенты Дмитрий Медведев үзенең соңгы юлламасында илнең сәяси системында кайбер үзгәрешләр вәгъдә итүенә карамастан, бүгенге җыенга тагы да күбрәк кеше килде.

[Азатлык сәхифәсе чарадан туры трансляция тәкъдим итте. Интернет элемтәсендә вакытлыча өзелүләр өчен гафу үтенәбез.]

XS
SM
MD
LG