Төркиядә Хoҗалы фаҗигасенең 20 еллыгын искә алдылар

Хoҗалы фаҗигасенең 20 еллыгын искә алу чарасы, Истанбул, 26 февраль

26 февральдә Истанбулда 100 меңгә якын кеше Хoҗалы фаҗигасенең 20 еллыгын билгеләде. 1992 елда Таулы Карабах җирлегендә әрмән гаскәре тарафыннан юк ителгән сивил aзәрбайҗаннарны төрле төрки милләт вәкилләре искә алды.

Үткән якшәмбедә Истанбулның Таксим мәйданында 1992 елда Хoҗалы шәһәрендә әрмән гаскәре тарафыннан үтерелгән азәрбайҗаннарны искә алу чарасы узды. Урам җыенында катнашучылар Әрмәнстанның Таулы Карабах җирлеген яулап алуына каршылык белдерде.

Азәрбайҗан мәгълүматларына караганда, 1992 елның 25 февраленнән 26сына каршы төндә әрмән хәрби көчләре совет гаскәрләре ярдәмендә Хоҗалы шәһәренә һөҗүмдә күпләп тыныч халыкны үтергән. Баку хәбәр итүенчә, 613 кеше үлгән, алар арасында 63 бала, 106 хатын-кыз, 70 олы кеше булган. 1 275 кеше тотык итеп алынган. Аларның 155енең язмышы бүген дә билгесез булып кала.

Хoҗалы корбаннарын искә алу чарасында Төркиянең эчке эшләр министры Идрис Наим Шахин, Төркия һәм Азәрбайҗан депутатлары, Төркиядә һәм чит илләрдә яшәгән Азәрбайҗан диаспорасы вәкилләре катнашты. Урам җыенында Төркия җәмгыятенең төрле катлам вәкилләрен – үтәуңчы һәм исламчылардан алып, либерал һәм сулчыларга кадәр күзәтергә була иде.

Мәйданда җыелган 100 меңгә якын кеше иң әүвәл Хoҗалы корбаннарын бер минутлык тынычлык белән искә алды. Соңыннан Төркия һәм Азәрбайҗан милли гимннары башкарылды.

Төркиядә Хoҗалы фаҗигасенең 20 еллыгын искә алдылар


Төркия эчке эшләр министры Идрис Наим Шахин үзенең чыгышында 1992 елда әрмән гаскәренең Хoҗалыдагы гамәлләрен тәнкыйтьләде. “Хoҗалы фаҗигасе – тарихның кара, гарьлек сәхифәләре. 20 ел элек анда мәрхәмәтсез, куркак гаскәр 613 гаепсез кешенең гомерен өзде. Араларында сабыйлар, картлар күп иде. Азәрбайҗан халкының кайгысы – безнең кайгы. Азәрбайҗан халкының аккан каны – безнең кан”, дип чыгыш ясады төрек министры.

Чарада катнашучылар “Карабах – безнеке, безнеке булып калачак”, “Ике дәүләт – бер милләт, Хoҗалыга гаделлек”, “Үтерүче әрмән хисап тотачак”, “Азәри халкы ялгыз түгел”, “Әрмән агрессиясен туктатыгыз” кебек шигарләр тотып чыкканнар иде.

Әлеге каршылык чарасының үзенчәлекләреннән берсе – аның хакимият тарафыннан пропагандалануы. Җыенга берничә атна алдан ук “Хoҗалы корбаннарын онытмыйбыз!” дигән игъланнар һәм җыен турындагы мәгълүмат шәһәрдәге диварларда, иҗтимагый транспортта, матбугатта урын ала иде.

Мәйдан янында урнашкан Русия, Греция һәм Франция илчелекләренә полиция тарафыннан ныклы саклану чаралары күрелгән иде.