Казанда “Әкият” мәдәният үзәге ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

1 мартта Казанның Петербур урамында ачылган балаларның “Әкият” мәдәният үзәгенең мәйданы 22 мең кв. метр. Русиядә тиңе юк дип әйтелгән бинада ике театр залы бар - 258 урынлы зур зал һәм 100 урынлы кече зал. Курчак театры дип төзелә башлаган бина алга таба мәдәният үзәгенә әйләнде. Татарстан казнасына ул 1 миллиард 300 миллион сумга төшкән. Нигез ташын 2008 елның 3 октябрендә Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев салган иде. Бинаны ачу хәзерге президент Рөстәм Миңнехановка үзенең туган көнендә насыйп булды.