Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курчак театры бинасына кем хуҗа?


Курчак театры төзелеп беткәч әнә шул рәвешле булачак.
Курчак театры төзелеп беткәч әнә шул рәвешле булачак.

“Әкият” татар дәүләт курчак театры бинасының яртысыннан күбрәк өлешен төрле студияләргә бирәләр.

Театр мөдире Роза Яппарова Прагада сәхнә бизәлешенә багышланган Халыкара күргәзмә вакытында “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәдә, татар төркеме өчен 100 урынлы, рус төркеме өчен 250 урынлы зал булачак, дип белдерде.

- Курчак театрының яңа бинасы кайчан ачылыр дип өметләнәсез?

-30 августта ачылыр дип өметләнәбез. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның нәкъ шулай дип әйткәне бар. Президент сүзе бер була һәм ул әйткән сүзен үти торган кеше.

Роза Яппарова
Әле эшләнәсе эшләр күп. Премьер-министр бөтен төзүчеләрне анда җыеп киңәшмә дә үткәрде. Театр – ул спорт мәйданчыгы, спорт сарае гына да түгел, ул бик катлаулы бина. Аңа бик күп яктырту җиһазлары куярга кирәк. Сәхнә күтәрелергә, төшәргә тиеш.

Театр - ул бер завод кебек. Без һәркөнне русча да, татарча да спектакльләр күрсәтәбез. Шул ук вакытта төрле бүлекләрдә яңа спектакльләр өстендә эш бара. Менә татарча “Кәҗә белән Сарык”, русча “Чебурашка һәм аның дуслары” дигән әсәрләр куярга җыенабыз.

Курчак театры ул, мондый театрдан да катлаулырак диләр. Ул чыннан да шулай. Бер механикның эшен алганда гына да, аңа бик күп әйберләр кирәк. Курчакның күзе дә, кулы да, аягы да йөрергә тиеш. Аларның барысын да рәссамнар, сәхнәгә куючылар эшли.

Сәхнә бизәлеше агачлар белән дә эшләнә. Аларның бөтенесен материаллар белән дә тәэмин итү кирәк. Театр ул – кайнап торган үзе бер тамаша.

- Сәнәгать ширкәте булырдай хезмәт башкара торган кечкенә генә курчак театры эшләрен санадыгыз. Яңа бинада бөтен хезмәтләрегезгә дә урын җитәрлекме?

- Башта анда урын артык булмас кебек тоелган иде. Театр бинасы 22 мең квадрат метр мәйданда булачак. Ул - бик зур. Таш салганда Миңтимер Шәймиев катнашты, бөтен эшләр дә аның кушуы белән башланды. “Балалар өчен берни дә кызганмыйбыз, ул әкият сарае кебек бик матур булырга тиеш”, дигән иде. Бик зур булып чыккан ул бина. Күрәсең, артыграк тырышып җибәргәннәр.

Бу бина курчак театрына артыграк. Аның кадәр театр була алмый. Курчак театры – ул камера театры. Үзем шәхсән мөдир буларак әйтәм, миңа рус төркеменә 250 урын, татар төркеменә 100 урын кирәк. Битлекләрдән дә уйнала, курчакны җанландырганда һәр әйтелгән сүз балаларга барып җитәргә тиеш. Курчак театры зур залларда эшли алмый.

250 һәм 100 урынлы тамаша залларына шундый зур бина күтәрелгәч, хөкүмәт аның яртысын шәһәргә бирергә булды. 7,5 мең квадрат метрын без алачакбыз, ә 10 меңнән артыграк квадрат метры шәһәр хакимиятенә бирелгән. Анда бию, нәфис сүз, эстрада һәм башка бик күп балалар студияләре булачак. Андый үзәк Казанда балаларга да бик кирәк. Алар күршеләр буларак, безгә комачауламаслар дип уйладык.

Ярославль, Йошкар-Ола да бер бинага ике театрны урнаштырганнар да, алар үзара ачуланышып беткәннәр. Ярославльдә хәтта яшьләр театры белән курчак театры белән ике арага тимер рәшәткә дә күтәргән иделәр. Бер казанга ике баш сыймый да, сыймый инде ул. Театрның үзенең генә махсус бинасы булырга тиеш.

Документлар белән җир безнеке
Әлегә безнең гаражлар белән мәсьәлә чишелеп бетмәгән. Машина йөртүчеләр үзләренә дә яңа бинада яңа гаражлар булыр дип өмет итә. Аларга утырып ял итә торган бүлмә дә булсын дигән идек.

Яңа бинада бөтен кешегә дә уңайлыклар булырга тиеш. Һәр этажда артистлар өчен душ бүлмәләре дә булу кирәк, чөнки курчакны җанландырганда артистлар тиргә батып уйный.

- Ул балалар студияләре сезнең бинага арендага керәләрме? Бинага хокук ягын ничек килешәсез? Бина кемнеке булачак соң?

- Ул мәсьәлә турында миңа әйткән кеше юк. Чөнки театрның җире артыннан мин бик озак йөрдем. Шәһәр үзәгендә җир алу бик катлаулы мәсьәлә булып тора. Ул сатылган иде. Ике бизнесменга көч-хәл белән шуңа тиңдәш җир табып бирү бер елга сузылды. Документлар буенча җир безнеке. Җир кемнеке дигәннән, үзегез аңлыйсыз, безгә дип төзелә башлаган театр бит инде ул. Алга таба ничек булыр, минем документларын күргәнем юк. Аларга бүлеп бирсәләр аренда акчасы түләрләрме, ничек булыр, миңа калса ул мәсьәләләр хәл итеп бетелмәгән кебек.

- Яңа бина сезнең артистларның хезмәт хакларына тәэсир итәрме?

- Без яңа бинада билетларны да әзрәк күтәрербез дип уйлыйбыз. Әлегә кадәр билетларны күтәрергә тырышмаган идек, чөнки гади халык уртача яши. Бөтен балалар да курчак театрына килеп спектакльләр карый алсын өчен, әти-әнисе, йә әнисе белән килгәндә дә икесенә дә билет алырга кирәк. Ике яшь кенә булса да билет алырга тиешләр, чөнки ярты залдан күбрәк балалар утырса, без кемгә генә сатарга тиеш соң ул билетны?

Билетларны 250 сумга күтәрергә уйлап торабыз
Әлегә кадәр авылларда 50-60 сумнан, мәктәпләрдә 80 сумнан билет сата идек. Бу зур акча түгел. Ә шимбә-якшәмбе көннәрендә ата-аналары белән театрга килгәндә билетларны 80 сумнан 150 сумга кадәр сата идек.

Яңа бинага бөтен республикадан да карарга килерләр, ул бит бик матур әкият сарае булырга тиеш. Без билетларның иң кыйммәтләрен 250 сумга күтәрербез дип уйлап торабыз.

- Бинада татар мохиты нинди булачак? Татарлык ничек чагылачак?

- Иң беренче чиратта әкият геройлары белән бизәләчәк. Үзебезнең төрле әкиятләрдән Су анасы, Шүрәле, Алтынчәч, Убырлы карчык һәм башка геройлар булачак.

Без ел саен дүрт яңа спектакль чыгарабыз, ә дүртесе репертуардан төшә. Менә шул “пенсиягә киткән” курчакларны да яңа бинага куячакбыз. Элек иярчен театрларга бүләк итә идек. Саба районындагы инвалид балалар тора торган интернатка барып, иң башта спектакльләр күрсәтә, ә аннан соң геройларны бүләк итә идек.

Мәскәүдә курчаклар 10 мең $га кадәр
Безнең Кайбыч, Мамадыш районынарында, Чаллыда театрлар бар. Аларга да биргәләдек. Кайберсен хәтта саткалый да идек. Хәзерге базар заманында ансыз булмый. Һәрбер курчакны кул белән эшләү – ул бик авыр хезмәт.

Мәскәүдә күрчаклар ясый торган оешманың прайсларын алган идем, алар 500 доллардан 10 мең долларга кадәр торган курчаклар ясыйлар. Без хөкүмәт аркылы акча тотабыз, гел бушка гына бирә торган заманалар үтеп бара.

Хәзер репертуардан чыккан курчакларны җыеп барабыз. Яңа бинада театр музее булачак. Фойеда шулай ук курчакларны тезеп куячакбыз.

Безнең татар төркеменә 100 урынлы зал була, дип әйтеп киткән идем. Ни өчен 100 урынга? Яшерен-батырын түгел, татар мәктәпләре, бакчалары күп түгел. Без килсәләр, бик теләп уйныйбыз!

Кертми торган мәктәпләр дә бар
Казанда бар шундый ата-аналар, алар татарча спектакльләр юк, дип әйтә. Берәр журналисты да нәкъ шулай дип әйтергә булдыра. Ә проблемның асылына төшеп караучы юк. Без рәхәтләнеп уйнар идек. Хәзер безнең репертуарда тугыз спектакль бар. Шимбә-якшәмбегә куябыз дип ниятләп карыйбыз. Иң күбендә 30 билет сатыла. Бүгенге заманда алай эшләп булмый бит.

Урыс спектакльләренә билет сатучы вәкилләргә керемнең 15% түләсәк, татарча спектакльләргә сатканнарга 20%ка кадәр түлибез. Татар спектакленә сату бик авыр диләр.

Беләсезме, без мәгариф министрлыгы белән кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Безнең вәкилләрне кертми торган мәктәпләр дә бар, “кушмадылар” дип тә әйтәләр. Ул акылга сыймый торган әйбер.

Бер мәртәбә коллегиядә мәгариф министрына, без бит наркотиклар да, чүпрәк-чапрак да сатмыйбыз, мәктәптә дә сатмагач билетларны кая сатасың, дидек. Әлбәттә шәһәрдә өч касса бар безнең. Ул гына аз бит. Вәкилләр белән мәктәпләр кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Безнең 39 спектакльнең тугызы татарча, утызы русча.

-Димәк, әлегә сезнең мәгариф министрлыгы белән яхшы мөгамәлә юк?

- Мөгамәлә бар да кебек. Хат язган идек, аларның министр урынбасары күрсәтегез, дип кәгазь дә бирде. Мәктәпләрдә тәрбия эшләре урынбасарлары зур роль уйный. Нинди кешегә эләгәсең, ансы бар.

Мәктәпләр күп. Ә чын мәгънәсендә татарча укыту әлегә үз дәрәҗәсендә түгел дип уйлыйм. Журналист Рәйсә Яхина, татар мәктәбе дип 80нче мәктәпкә килгән идем, җыелышлары русча бара, русча сөйләшәләр, дип язып та чыккан иде. Андый мәктәпләр бик күп. Алар татар мәктәпләре, татар гимназияләре булып исәпләнәләр, ә бөтен нәрсә дә чын татар мохитындагыча бармый.

Татар мәктәбе, татар гимназиясе дип премьераларга чакырабыз, әмма кайбер балалар татарча бөтенләй аңламый. Без татарча спектакльләрне бик рәхәтләнеп күрсәтер идек. Яңа бинага һәр көн саен 100 бала килеп спектакльләрне караса, ул бик зур эш булыр иде. Тамашачы килсә, һәр көнне татар телендә икешәр спектакль дә уйнар идек.
XS
SM
MD
LG