Чулпан Хәммәтовага Русиянең халык артисты исеме бирелде

Чулпан Хәммәтова "Шәрә пионерка" спектаклендә

Казанда туган Русия театр һәм кино артисты Чулпан Хәммәтовага Русиянең халык артисты исеме бирелде.

Бу турыда фәрманны Русия президенты Дмитрий Медведев имзалады.

2004 елда аңа Русиянең атказанган артисты исеме бирелгән иде.

Хәммәтова хәзер Мәскәүдәге “Современник” театрында эшли.

Узган президент сайлауда ул халыкны премьер-министр Владимир Путин өчен тавыш бирергә үгетләү кампаниясендә катнашты.