Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәммәтованы Путин өчен үгетләргә мәҗбүр иткәннәр"


Владимир Путин Чулпан Хәммәтова (у) җитәкчелегендәге балалар хастаханәсендә
Владимир Путин Чулпан Хәммәтова (у) җитәкчелегендәге балалар хастаханәсендә

Блоггерлар Чулпан Хәммәтованың премьер-министр Владимир Путин өчен үгетләүгә керешүен Беслан фаҗигасенең Мәскәүгә килеп җитүе дип атый.

Русия премьер-министры Владимир Путин өчен агитация материаллары әзерләүче сәнгать хезмәткәрләре арасында урысча уйнаучы актриса Чулпан Хәммәтова да пәйда булды. Әлеге видеоязма интернетка чыкканның икенче көнендә үк, 15 февральдә Путин Хәмәтова җитәкчелегендәге “Гомер бүләк ит” хәйрия вакыфы ярдәме белән эшләп килүче балалар хастаханәсенә килеп китте.

Ярты минутлык видеоязмада Хәммәтова, “Владимир Путин “Гомер бүләк ит” вакыфының һәм бу вакыф ярдәм итеп килгән табибларның мөрәҗәгатьләренә беркайчан да битараф булмады. Владимир Путинның “Гомер бүләк ит” вакыфына биргән барлык вәгъдәләре һәрвакыт үтәлде”, дип белдерә. "Шуңа күрә мин аның өчен тавыш бирәчәкмен", дип өсти актриса.



Сишәмбе кичендә интернетка чыккан бу язма белән сәер хәлләр дә булып алды. Чәршәмбе иртән аны карау мөмкинлеге чикләнгән булса, төштән соң күп кенә теркәлгән һәм теркәлмәгән кулланучылар аны карый алмады.

Хәзер бу тема интернетта блоггерлар арасында тикшерелгән иң кайнар темаларның берсе дип санала. Күпчелек блоггерлар Чулпанга хакимияттән басым булган дигән фикердә. Кайбер блоггерлар видеода Чулпанның бик күңелсез, елар хәлдә булуына игътибар итеп бу хәлне көчләү белән чагыштырса, икенче берәүләре моны Бесландагы тотыклар алуга охшата. Ягъни, әгәр дә Хәммәтова Путин өчен агитациядән баш тартса, аның җитәкчелегендәге вакыфка дәүләт акча бирүне туктатачак, нәтиҗәдә “Гомер бүләк ит” вакыфы дәвалап килгән балалар ярдәмсез калып үләчәк.

Башка бер блоггер бу вакыф ярдәм иткән балаларны Путин өчен агитация белән коткару тагын да күбрәк балаларның үлеменә генә китерәчәк дигән фикердә, чөнки Русиядә андый балаларның хәле өчен беренче чиратта хәзерге коррупцион хакимият гаепле.

Хәммәтова җитәкчелегендәге вакыфның үз исемен атамаган бер хезмәткәре Gazeta.ru сәхифәсенә актрисаны Путинның сайлау кампаниясендә катнашырга мәҗбүр иткәннәр. Аның әйтүенчә, әгәр Хәммәтова бу видеоны әзерләмәсә, аның “Тормыш бүләк ит” вакыфына һәм Балалар гемотологиясе үзәгенә акча бирүне туктату белән янаганнар.

Gazeta.ru сәхифәсе әлеге хезмәткәрнең “Безнең барыбызга да дәшмәскә куштылар. Әйе, аны мәҗбүр иттеләр, аңа янадылар. Шәхсән аның үзенә түгел, ә балаларга янадылар. Вакыфка һәм гемүзәккә һаваны, финанслауны туктату белән куркыттылар. Алар тотыклар алдылар”, дигән сүзләрен китерә.

Gazeta.ru сәхифәсенең бу турыда Хаматова белән сөйләшергә теләк белдерүенә, әлеге хезмәткәр: “Ул бик авыр хәлдә, минем белән шулай эш итмәүләре минем бәхетем”, дип җавап биргән.

Чулпан Хәммәтова элегрәк үзе дә хакимият белән мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә сәнгать әһелләренә Русиядә эш алып баруның бик авыр булуына, балалар гомерен саклап калу белән намус арасында сайлаганда, балалар гомерен саклап калу хакына үзе теләгәнчә эш итә алмавына зарланган иде. Күренекле актриса әлеге видеода шулай ук Кремльдә Путин белән булган очрашу турында да сөйли.

XS
SM
MD
LG