Миңнеханов Ашгабадта Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашты

Your browser doesn’t support HTML5

[tatarstan.ru видеосы]

Төрекмәнстанга Татарстан мәдәнияте көннәренә барган Рөстәм Миңнеханов төрекмән президенты һәм анда яшәүче татарлар белән очрашты.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов узган атна ахырында Төрекмәнстанда булып анда үткән Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашты һәм Төрекмәнстан президенты Корбангули Бирдөмехәммәдов белән сөйләшүләр үткәрде.

Якшәмбе көнне Татарстан һәм Төрекманстан президентлары Ашгабадның Ат спорты комплексында Төрекмән юртагы бәйрәмендә катнашты. Әлеге бәйрәм вакытында Бирдемөхәммәдов Миңнехановка ахалтекин токымлы төрекмән атын бүләк итте.

Your browser doesn’t support HTML5

Миңнеханов Ашгабадта Төрекман юртагы бәйрәмен карады


Ат спорты комплексында Миңнеханов белән Бирдемөхәммәдов арасында үткән сөйләшүдә сүз мәгариф, мәдәният һәм икътисад өлкәләрендә хезмәттәшлек турында барды, дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат хезмәте.

Миңнеханов әлеге очрашуда Төрекмәнстанда татарларның күп булуын искә алган. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исәпләвенчә, Төрекмәнстанда 17 меңләп татар яши, шуларның 5-6 меңе Ашгабадта.

Миңнеханов шулай ук узган шимбә көнне Татарстан мәдәнияте көннәрен йомкалау концертыннан соң Төрекмәнстанда яшәүче татарлар белән дә очрашып аларның тормышы белән кызыксынды. Татарстан сәнгатькәрләре концертына 500-ләп татар җыелды. Татарстан мәдәнияте көннәрендә Татарстаннан 200-ләп кеше катнашкан.

Миңнеханов Ашгабадта Төрекмән юртагы бәйрәмен карады