Уфа татарлары җанисәп нәтиҗәләре ялган дип исәпли

Җанисәп нәтиҗәләренә ризасызлык чарасы. Уфа, апрель, 2011ел

Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре республикада 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләренең милләтләргә һәм телләргә кагылышлы өлешенең һаман да булса бәян ителмәвенә ризасызлык белдерә. Шушы мәсьәләне өйрәнүче татар галимнәре исә әлеге сәбәпнең нигезендә сәяси вазгыятьне катлауландырмау теләге ята дип белдерә.

Башкортстан татар милли оешмалары республикадагы халык исәбен алудагы хәрәмләшүләрнең иң зурысы 2002 елдагы җанисәптә булды дип белдерә. Ул чакта татарлар халык саны буенча икенче урыннан өченчегә тәгәрәп, икенчегә башкортлар менгән иде. Башкорт галимнәре һәм милли оешмалары вәкилләре исә “менә ниһаять гаделлек тантана итә – башкорт халкы үз асылына кайта башлады” дип белдерде. Шулай итеп ике як та үзен хаклы дип исәпли иде.

Ә 2010 елгы җанисәпкә татар милли оешмаларының зур өметләр баглавы билгеле. Чөнки республиканың элекке җитәкчелеге хакимияттән киткәч, халык исәбен алу барышына сәяси тыкшыну булмас һәм саннар дөрес килеп чыгар дип өметләнде татар җәмәгатьчелеге. Әмма барыбер элекке хәрәмләшүләр булды, дип белдерә алар. Ул чакта Башкортстанда “Гадел җанисәп өчен” дип аталган җәмәгатьчелек комитеты оешкан иде. Ул халык исәбен алуда янә дә татарларны башкорт дип яздырулар хакында мәгълүматлар туплады.

“Гадел җанисәп өчен” комитеты Башкортстан президентына һәм районнар, шәһәрләр хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгатьләр дә кабул итте. Анда республика төбәкләрендә янә дә мутлашулар, татарларны “башкорт” дип яздыру очраклары хакында әйтелә иде. Шомлы хәбәрләр аеруча, күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Шаран, Бүздәк, Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко, Чакмагыш районнарыннан килә, дип әйтелде ул мөрәҗәгатьләрдә.

“Соңгы халык исәбен алуга ел ярым вакыт үтсә дә, Башкортстандагы төгәл саннарның һаман да булса рәсми матбугатта бәян ителмәве күп кешедә сораулар уята. Ләкин моның төбендә сәяси сәбәпләр ята”, – дигән фикере белән уртаклаша танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков.

Кайбер мәгълүмат чараларында 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре хакында өзек-өзек кенә хәбәрләр булып ала. Мисал өчен, шушы көннәрдә Башкортстан Юлдаш телевидениесендә күпмедер мәгълүматлар бәян ителде. Алардан да капма-каршылыклы фикерләр туа, дип белдерә татар милләте вәкилләре. Татар зыялыларына, иҗат әһелләренә күп ярдәмнәр күрсәткән, милләт язмышы, татар теленең киләчәге өчен борчылып яшәүче Таһир Ахунов та бу хакта фикере белән уртаклаша.

“Иң кызыгы шул – Башкортстанда башкортлар татардан күп итеп күрсәтелә, шул ук вакытта татар телен башкорт теленнән хәтсезгә күбрәк кеше куллана, – ди Таһир Ахунов. – Республикада рәсми саннарга караганда, 1 миллион 10 мең татар яши дип күренә. Шул ук вакытта татар телен кулланучылар 1 миллион 100 мең чамасы. Димәк, бу җанисәп дөрес саналмаган дигән сүз. Ләкин ничек кенә булмасын, кеше барыбер үзенчә сөйләшә. Бу шулай булырга тиеш, иркенлек, иреклек булырга тиеш”.

Шулай итеп, халык исәбен алуга ел ярым вакыт үтеп киткән булса да, аның нәтиҗәләре һаман да күп сорауларга һәм бәхәскә урын калдыра. Ничек кенә булмасын, һәр халык – башкорт та, татар да бу бәхәстә үзен хаклы саный. Ә инде җанисәп нәтиҗәләре белән чынбарлык туры килми икән, монысы инде, димәк, тормышның әле үзенең дә табигый кануннары бар дигәнгә өстәмә бер дәлил генә.