"Сайлауны кайтару – республиканы юкка чыгару алдыннан күз буяу гына"

Фаик Таҗиев

Русиядә төбәк башлыкларын сайлау тәртибенә кайту әзерлекләренә карата Чаллыдагы Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев фикерләре.

Татарстан дәүләт шурасы киләчәктә республика җитәкчесен (президент булып каламы ул, башлыкмы, илбашымы) сайлап кую тәртибенә кайту өчен җирлек әзерли башлады. Бер яктан караганда, әлеге канун бар төбәкләр өчен мөһим булырга тиеш сыман. Әмма демократиягә таба адым дип саналган бу үзгәрешкә карата халыкның битарафлыгы күзәтелә.

Шушы яңа вазгыять турында татар иҗтимагый-сәяси тормышында билгеле берничә кешенең фикерен сораштык. Баксаң, алар Мәскәүнең төбәк башлыкларын сайлап куюга хәер-фатиха бирүен ишеткән, әмма Татарстанда бу гамәлне тормышка ашыру эшенең инде башлануы хакында хәбәрдар түгел икән.

Чыннан да, республика башлыгын сайлап кую турындагы канунны тикшерү бүгенге көн күзлегеннән караганда игътибарга лаек та түгелдер. Чөнки яңа сайлаулар әле 2015 елга гына билгеләнгән, кем бар, кем юк дигәндәй, яңа канунга битарафлык та шуннан киләдер.

Шулай да, булачак сайлаулар уңаеннан әзерләнә торган яңа канун демократиягә таба адым булачакмы? Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев әлеге сорауга болай җавап бирде:

“Нинди генә кануннар әзерләсәләр дә, аларга ышанычым юк. Татарстан президентын сайлауга кагылышлы әзерлек башланудан да бернинди яхшылык көтмим. Нинди ысуллар куллансалар да, безнең файдага түгел, алар уйлаганча булыр. Татарстан Путин сәясәтен тормышка ашыруны төп максат итеп куя. Татар халкы, аның мәнфәгате бөтенләй исәпкә алынмый. Сайлау турында сөйләгәндә хакимият халыкны күз алдында тотмый, бары “күзгә төтен җибәрә”. Мин үзем сайлаучы, җәмәгать эшлеклесе буларак, Татарстан президентын сайлау дигән әйбердән уңай нәрсә көтмим.

Демократия бар дип күрсәтү Мәскәүгә кирәк. Әлеге мәкерле сәясәткә халык күңелен бирми, шуңа аларга булмаганны, бар дип күрсәтү кирәк. Мин моны республиканы юкка чыгару алдыннан демократиягә ошаган декорация, күз буяу дип саныйм. Бу – урыс хакимиятенең чираттагы мәкере, бернинди яңа үзгәрешләр дә түгел”, дип белдерде Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведев катнашында узган яңача сайлауга багышланган “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә катнашкан иде. Бу җыеннан соң Чаллыда журналистлар белән очрашуында ул сайлау турындагы канунга тәкъдим ителгән үзгәрешләргә уңай бәя биргән иде.