Разил Вәлиев: “Татар халкының рухи байлыгы, рухи хәзинәләре турында сөйлибез икән, аның иң өстә яткан тарихи йортлары, һәйкәлләре кебек матди мирасы турында гына түгел, матди булмаган мирасы турында да сөйләргә тиешбез.”
Your browser doesn’t support HTML5
Разил Вәлиев: Татар халкының рухи байлыгы да тарихи мирас
Рафаил Вәлиев: “Тарихи һәйкәлләр комплекслы өйрәнелергә тиеш. Татарстанда 7500дән артык һәйкәл бар. Боларның бары тик мең ярымы гына дәүләт саклавы астында. Калган алты мең һәйкәл югалу алдында тора. Бу бик зур проблем.”
Your browser doesn’t support HTML5
Рафаил Вәлиев: Татарстанда алты мең һәйкәл югалу алдында
Дамир Исхаков: “Французлар тарихи һәйкәлләрен җимерер алдыннан ун ел бәхәсләшәләр, аннан соң гына карар чыгаралар, без исә башта җимерәбез, аннан соң бәхәсләшәбез. Шушы яктан без алардан аерылып торабыз.”
Your browser doesn’t support HTML5
Дамир Исхаков: Башта җимерәбез, аннан бәхәсләшәбез
Дамир Исхаков: “Тарихи һәйкәлләрнең исемлеге булмау сәбәпле читкә чыгучы үз туристларыбыз да кайда, нәрсә булганын белмиләр”
Your browser doesn’t support HTML5
Дамир Исхаков: Тарихи һәйкәлләрнең исемлеге кирәк
Дамир Исхаков: “Традицион ислам мәсъәләсендә уйланырга, фикерләшергә кирәк. Халкыбызның күпчелеге Биләр шәһәрендәге тарихи Мәүлем хуҗаны белми һәм аны мәҗүсилек белән бәйләп карый.”
Your browser doesn’t support HTML5
Дамир Исхаков: Традицион ислам турында уйланырга кирәк
Разил Вәлиев: “Казанга татар һәйкәлләрен карарга килгән туристларга аңлатырлык бердәнбер татар тарихи һәйкәле булган Сөембикә манарасын да экскурсоводлар бөтенләй икенче төрле итеп аңлаталар.”
Your browser doesn’t support HTML5
Разил Вәлиев: Сөембикә манарасын экскурсоводлар дөрес аңлатмый
Марсель Әхмәтҗанов: “Үзебезнең этнонимны сакларга кирәк. Трамвайларга “Болгар - һәр татарның йөрәгендә” дигән мәсхәрәле шигарьләр язып йөрүне туктатырга кирәк. Бу бер дә килешми.”
Your browser doesn’t support HTML5
Марсель Әхмәтҗанов: Үзебезнең этнонимны сакларга кирәк
Дамир Исхаков: “Сезгә ничектер, миңа “Кәҗә бистәсе” дигән исем бик сәер яңгырый. Бу исем ялгыш булырга мөмкин. Моны тикшерү зарур. Безгә шулай ук шәҗәрәләрне саклау мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк.”
Your browser doesn’t support HTML5
Дамир Исхаков: Шәҗәрәләрне дә сакларга кирәк
Дамир Шәрәфетдинов: “Мин архив документлары да зур мирас дип әйтер идем. Без, Швециядәге татар тарихына караган “Тюрконика. Көнчыгыш коллекциясе” дигән барлык документларны да алып кайта алдык. Шулай ук Төркия архивы да бик нык булышты. Чиратта Мисыр һәм Кытай архивларын җентекләп өйрәнү тора.”
Your browser doesn’t support HTML5
Дамир Шәрәфетдинов: Архив документлары да зур мирас
Дамир Исхаков: “Кара археологлар кулында борынгы бабаларыбызга караган акчалар бар. Һәм алар бу акчаларны сатып алырга тәкъдим итәләр. Татарстан музейлары каршында алар белән шөгыльләнә торган махсус фонд булдырырга кирәк.”
Your browser doesn’t support HTML5
Дамир Исхаков: Кара археологларда тарихи акчалар бар