Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлар тарихи ядкарьләрне саклау эшенә алына


Җыелыш барышы.
Җыелыш барышы.

Татарстан дәүләт шурасы депутатлары да тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау эшенә тотына. Тик алар хакимият эшен башкармаячак, ә аларны кануни яктан контрольдә тотачак. Әмма бу контроль бераз соңга калган кебек күренә. Чөнки прокуратура мәгълүматларына караганда, тарихи биналарның ташландык хәлгә китерүчеләргә карата ачылган 67 җинаять эшеннән алтысын гына мәхкәмәгә тапшырып була. Калган 61енең мөддәте узган.


"Универсиада алдыннан миллион сумнар тотып төрледән-төрле спорт корылмалары төзибез, ә башкалабыз уртасындагы тарихи биналарга игътибар итмибез. Уникаль йортлар ташландык хәлдә кала бирә. Бу биналарны заманында кемнәрдер алган һәм алар кемгәдер саткан. Әлеге тарихи объектлар чит илләрдә булса, хакимият бу биналарны саклап калу өчен теше-тырнагы белән ябышыр иде. Әмма бездә бүгенгә кадәр моңа җавапсыз каралды", дип бүгенге чараны ачып җибәрде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Тарихи биналарның ташландыкка әйләнүенә кем гаепле?

Ләкин ул заманында кайсы биналарны кемнәрнең сатып алуы һәм тарихи биналарны кемнәрнең шушындый хәлгә китерүе турында төгәл генә мәгълүмат бирмәде.

Үз чыгышын кырыс тонда дәвам иткән Мөхәммәтшин, шулай да Казан үзәгендәге тарихи биналарның ташландык хәлгә килүеннән хакимиятне, Казан шәһәре җитәкчелеген, мәдәният министрлыгын җаваплы тотты.

Бераздан узган эшкә салават дигәндәй, тавышын йомшарта төшеп, хәзерге вакытта булган тарихи ядкарьләрне саклап калырга, төзекләндерергә һәм аларны башкаланың туристлык маршруты челтәренә кертергә дигән бурыч куйды.

Җаваплылык 1 миллион сумга тиң

Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан парламентында кабул ителгән һәм 30 гыйнвардан башлап үз көченә кергән канун кушканча, моннан ары мәдәни мирас биналарын сакламаучы җаваплы шәхесләргә карата 1 миллион сумлык җәза бирелә башлаячак. Моны һәр кеше белеп торсын иде, дип тә өстәде ул.

Линар Закиров, Ринат Закиров, Мәкъсүм Сәләхов
Линар Закиров, Ринат Закиров, Мәкъсүм Сәләхов
Фәрманнар дигәннән, Фәрит Мөхәммәтшин узган елның 12 декабрендә махсус күрсәтмә дә имзалаган. Әлеге күрсәтмә буенча Казандагы тарихи-мәдәни мирас объектлары билгеле бер депутатлар карамагына беркетелгән. Моны хакимиятнең эшен эшләү дип түгел, ә депутатлар көче белән бу мәсьәләне чишүне тагын да тизәйтү өчен эшләнде дип аңларга кирәк, диде ул.

Бүгенге җыелышта 30 га якын депутат катнашты. Шулай ук мәдәният министры урынбасары, прокуратура вәкиле, президент ярдәмчесе дә бу җыелышта урын алды.

“Саклау астында 1335 бина бар, ничәсе төзекләндереләсе билгесез”

Мәдәният министры урынбасары дигәннән, яңа түрә Светлана Персова сүзләренә караганда, быелның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда дәүләт саклавы карамагында 1335 бина исәпләнә. Боларның 953е республика, 105е федераль, 277се муниципаль дәрәҗәдә, дип белдерде ул.

Әмма җыелышта катнашучылар, бүгенге көндә республикада җимерелергә торган ничә тарихи бина барлыгын белә алмады. Чөнки Персова сүзләренчә, министрлыкта бу турыда төгәл генә мәгълүмат юк икән.

Шулай да алдан уздырылган тикшерүләр буенча бу сан 200 чамасы дип әйтеп куйды ул. Персова чыгышының ахырында, тарихи ядкарьләрне саклау һәм төзекләндерүгә игътибар юнәлткәннәре өчен депутатларга рәхмәтен дә җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин: ”Депутатлар күпкә сәләтле”

Министр урынбасарының бу чыгышы, парламент рәисен бик канәгать калдырмады булса кирәк. "Безгә бик алай рәхмәт әйтергә кирәкми. Үзегез тырышып эшләмәсәгез һәм бүгенгә кадәр булган ялгышларыгызны төзәтмәсәгез, бу депутатларның сезне вазифагыздан алырга да сәләтле икәнен онытмагыз", дип төрттерде ул, әлеге эштә төп җаваплылыкның мәдәният министрлыгында булуын сиздереп.

Аннан, "тарихи биналарны саклау көрәшен ни өчендер мәдәният министрлыгы түгел, гади ватандаш Олеся Балтусова күтәреп чыкты", дип күршедә утыручы президент ярдәмчесенә ымлады парламент рәисе.

Олеся Балтусова: ”Оппозициядән хезмәттәшлеккә күчү авыр юл”

Татарстан президентының игътибарын Казан үзәгендә җимерелеп барган тарихи биналарга юнәлтүдә актив роль уйнаган, аның белән шәһәрнең мәдәни мирас урыннарын карап йөрү сәяхәтләренә катнашкан Олеся Балтусова депутатлар алдында сүзне кыска тотты.

Олеся Балтусова һәм Светлана Персова
Олеся Балтусова һәм Светлана Персова
Ул чыгышының башында ук бу мәсьәләне берүзенең генә күтәрмәвен, студентлар, активистлар һәм җәмәгатьчелекнең дә үзенә зур теләктәшлек күрсәтүен белдереп, президент ярдәмчесе тыйнаклыгын саклап калуны өстен күрде.

"Без тизрәк төзелеш, төзекләндерү эшләренең башлануын көтәбез. Чөнки вакыт безгә каршы эшли. Төзекләндерү рөхсәте алу вакыты барыбер сузыла, әмма тарихи биналар ул вакыт эчендә җимерелергә мөмкин. Бигрәк тә агач биналар куркыныч астында", дип белдерде ул.

Тарихи биналарның ничәсендә бүгенге көндә эш башланган?

“Иске шәһәр” префектурасы җитәкчесе Линар Закиров сүзләренчә, Казандагы тарихи биналарның 477сенең хуҗасы белән утырып сөйләшенгән, килешүләр имзаланган. Быелның 1 апреленә кадәр 27 бина хуҗасы үз бинасында төзелешне башлатып җибәрергә, 117сенең тышкы күренеше тәртипкә салынырга, 27се реконструкцияләнергә тиеш. 44 бинада килешү кушканча алгы диварлар төзекләндерелә. Узган ел 8 тарихи бина аукционда сатылды, дип белдерде ул.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, бүген Казан башкарма комитетында, үз араларында сәүдәгәр Апанай йорты да булган, төзекләндерелеп сафка бастыру шарты белән, тагын 3 тарихи бина яңа хуҗаларына кавышты.

Бүгенге җыелышта прокуратурадан да бер вәкил катнашты. Аның чыгышындагы кайбер саннар депутатларны йөзләрендә гаҗәпсенү китереп чыгарды.

Модест Фатыйхов
Модест Фатыйхов
Федераль кануннарның үтәлешен тикшерү бүлеге җитәкчесе Модест Фатыйхов сүзләренчә, тарихи биналарның юкка чыгарылуына кагылышлы 67 җинаять эше кузгатылган булса да, боларның бары тик 6сында гына эшнең нәтиҗәсе күренергә мөмкин. Ә калган 61е буенча беркемне дә җавапка тартып булмаячак. Чөнки бу эшләрнең кануни мөддәте чыккан. Тик шулай да прокуратура кул кушырып утырырга җыенмый. Безгә тиешле мәгълүматны җиткерсәгез иде, дип белдерде ул үз чыгышында.

Җыелыш баштарак әйтелгәнчә бер сәгать эчендә тәмамланды. Соңрак кайбер депутатлар үзләрен кызыксындырган мәдәни мирас объектларына кагылышлы сорауларны Персова һәм Балтусовага юнәлтте. Үзләреннән күпкә олырак булган депутатларның сорауларын яшь түрәләр, ничек кирәк алай җавапларга тырышты.

Җыелышлар хисап тотуына әйләнеп калмасмы?

Мондый җыелышлар алга таба депутатларның бер хисап тотуына гына әйләнеп калмасмы? Депутатлар Татарстандагы тарихи ядкарьләрне саклауга үзләреннән нинди өлеш кертәчәк һәм бу ярдәм нинди рәвештә булачак? Бу һәм башка сораулар белән депутат Разил Вәлиевка мөрәҗәгать иттек.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
"Бу темада безнең эшчәнлегебез хисап тотудан гына гыйбарәт булмаячак. Чөнки һәрбер депутат үзенең объектын барып карады инде. Шул тарихи һәйкәлләр белән танышты. Аларның үткәнен өйрәнде. Кемдер анда инвесторлар белән дә әңгәмә корды. Без киләчәктә ай саен, квартал саен, ярты ел саен депутатлардан хисап алачакбыз. Һәм үзебезнең фикерләребезне, тәкъдимнәребезне киләчәктә мәдәният министрлыгына да, хөкүмәткә дә, президентка да җибәрәчәкбез. Мәсьәлә бик тә җитди. Монда сүз халкыбызның рухи мирасы, тарихы турында бара. Бу һич кенә дә формаль эш булмаячак. Моның нәтиҗәләре күренми калмас", дип белдерде ул.

"Ни өчен депутатларга мондый вазифа бирелде, аларның төп эше канун чыгару, ә башкарма хакимиятнең эшен контрольдә тоту түгел бит?" дигән сорауга исә ул, депутатларның төп эше канун чыгару булса, берүк вакытта кабул ителгән кануннарны контрольдә тоту да, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда нәкъ менә мәдәни мирас объектларын саклау турында канун бар. Бүгенге эшебез шушының белән дә бәйле, дип тә өстәде.

Депутат фикеренчә, ул, әлеге канунның үтәлешен тикшереп тору эшендә соңга калынды, дип уйламый. Моңа кадәр без, бу мәсьәләгә игътибар иттек. 2006 елда да, 2009да да бу мәсъәләгә багышлап үзебезнең комитет утырышын үткәргән идек. Ел саен без бу мәсьәләне күтәреп чыгабыз. Бу эшне без бергәләп эшләргә тиешбез. Мәдәният министрлыгы да, шәһәр-район җитәкчелеге дә, хөкүмәт тә, дәүләт шурасы да һәм һичшиксез президентыбыз да бу эштә читтә калмаска тиеш, дип белдерде Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев бүгенге җыелыштан чыккан вакытта Азатлык радиосының сорауларына җавап биреп.
XS
SM
MD
LG