Accessibility links

Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау елы ничек үтәсе әлегә билгеле түгел


Казандагы Шиһабетдин Мәрҗәни йорты
Казандагы Шиһабетдин Мәрҗәни йорты

Президент Рөстәм Миңнеханов 2012 елны тарихи-мәдәни мирасны саклау елы дип игълан итеп, ел дәвамында башкарасы эшләрне бер ай эчендә барлап расларга дигән фәрман чыгарды.

9 гыйнвар көнне президент Дмитрий Медведев фәрманы белән илдә Русия тарихы елы дип игълан ителгән иде. Шуннан соң әлеге елны татарның яшь активистлары Батырша, Татарстанның аксакаллар шурасы Татар тарихы, дин әһелләре Коръән елы дип атады.

26 гыйнвар көнне Татарстанда да Русиянекеннән әллә ни аерылмаган шул рухтагы тарихи-мәдәни мирасны саклау елы булачак дип игълан ителде. Тарихи-мәдәни мирас, архитектура һәйкәлләре Татарстанның иң авырткан җире. Казандагы тарихи биналарның җимерелүе, күпләренең инде бетеп юкка чыгуы, шыксыз корылмалар төзелеп шәһәрнең төссезләнүе бары тик узган ел гына дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде.

Олеся Балтусова һәм Рөстәм Миңнеханов Казанның Бауман урамында. 28 август 2011
Олеся Балтусова һәм Рөстәм Миңнеханов Казанның Бауман урамында. 28 август 2011
Татарстан президентының тарихи биналарны саклауда уң кулы булган, узган елның 12 октябрендә аның киңәшчесе итеп билгеләнгән Олеся Балтусова, Татарстанның әлеге гамәлен Русия күләмендәге елга кушылу булды, ди.

“Русиядә 2012 ел Русия тарихы елы дип аталгач, төбәкләр дә аны үзләрендә ничек атарга икән дип уйлана башлады. Президент карар кылды, без дә монда тарих темасына (Русиянекенә – Н.А) туры килә торган итеп атарга тиеш идек. Мирасны саклау эше алып барылгач, Болгар һәм Зөяне торгызу өчен “Яңарыш” вакыфы эшләп килгәч, Казанда һәм республикада да зур эшләр кузгалгач, барсы да тарихи-мәдәни мирасны саклау елы дип атасак ,дөрес булыр дип белдерде”, ди Балтусова.

2012 елда Татар бистәсенең хәле ничек булыр?

Үзеңнеке – үзәктә дигәннән, 2012 ел тарихи-мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителгәч, татар җәмәгатьчелеге Казанның Татар бистәсендәге биналарны рәткә кертүгә дә аерым игътибар булыр дип өметләнә. Күп сүзләр сөйләнсә дә, әле һаман бер урында таптанган сыманрак тәэсир кала. Балтусова да кәгазь эшләренең кирәгеннән дә артыграк вакыт алганлыгын яшерми.

“Без, әлбәттә, һәрберебез дә нәтиҗәләр көтәбез. Кыш көне төзеп булмый. Без барыбыз да төзү эшләре башлардай вакытны көтәбез. Президент кушуы белән Апанай мәчете янын тәртипкә китерүдә урман хуҗалыгы министрлыгы шөгыльләнә. Ул тирәдә яшәүчеләргә яңа йорт корылачак. Ул тарихи һәйкәл түгел, ә йорт элек ничек булган шул рәвешчә ясалачак.

Исәнбаевлар йортының арт ягындагы кушып салган өлеше яңартылачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Шиһабетдин Мәрҗәни яшәгән йортны, Муллин йортын төзекләндерүне дә үз өстенә ала. Бу биналарга килгәндә дә әлегә беренчел эшләр генә башкарыла. Проектларга килгәндә дә күп сораулар туды. Җир мәсьәләләрен дә хәл итеп бетерәсе бар. Мин үзем элек читтән караганда, вакыт үтә бит, ә нәтиҗәсе юк, кичекмичә протест чарасы оештырырга кирәк дип уйлый идем. Шуның эчендә кайный башлагач эшнең бик күп икәнлеген күрәсең. Без хәзерге вазгыятьнең тоткыннары, нәтиҗәгә ирешү өчен беренче чиратта бюрократик эшләр кыенлыклар тудыра”, ди Балтусова.

Эшләр алга барсын өчен һәрвакыт контрольлек итәргә, этеп-төртеп торырга кирәклеген дә яшерми ул.

Татар бистәсе проектлар өлкәсендә чемпион

Балтусова, Татар бистәсе өчен комплекслы бер програм әзерләнсә, бик яхшы булыр иде, ди. Моңа кадәр Татар бистәсенә мөнәсәбәттә алты програм эшләнгән иде инде. Балтусова да әлеге өлкәдә Татар бистәсен “чемпион” дип атый. Татар бистәсен коткару өчен төзелгән әлеге алты програмның берсенең дә тормышка ашмавын әйтеп авыр сулап та куя. Шулай ук президент ярдәмчесен Казанда Адмиралтийство бистәсенең аянычлы язмышы да борчый.

Олеся Балтусова
Олеся Балтусова
“Миндә Татар бистәсен торгызу идеясе бар-барын. Хәзер аннан вак утраулар гына калган бит. Иң беренче чиратта исән калган иске мәчетләрне һәм шулай ук сакланган утарларны (усадьба) турында да кайгырту кирәк. Эшне алардан башлау кирәк. Без әзерләнә торган стратегиягә таянып эш итәрбез дип уйлыйм. Киләчәктә урман хуҗалыгы министрлыгы эшенең нәтиҗәсен дә күрербез дип уйлыйм. Безгә Мәскәү һәм Петербурдагы кебек Казан тарихын саклау стратегиясен расларга кирәк. Март ахырына кадәр аны әзерләп бетереп президентка тәкъдим итәргә тиешбез”, ди Балтусова.

Димәк, Татарстанда ике документ та бер тирәдәрәк имзаланыр мөгаен. Тарихи Казанны саклау стратегиясе дә, 2012 елда тарихи-мәдәни мирасны саклауда башкарасы эшләр исемлеге дә.

Тарихи-мәдәни мирасны саклау елы буларак кайсы министрлыкларның бу эшләргә җәлеп ителәчәге әле, Балтусова сүзләренчә, тәгаенләнмәгән. Дөресрәге, ул бу документның ничек әзерләнү нечкәлекләре турында хәбәрдар түгел. Шулай да быел Татарстан башкаласында бигрәк тә әһәмият биреләчәк (приоритеттагы)биналар исемлеге булдырылган инде. Боротынский, Толстой, Горький музейлары, Михляев йортын төзекләндерү белән бергә, Галиевлар мәчетенең манарасы куелачак һәм Тукай музееның түбәсе алыштырылачак. “Якын араларда нәкъ шушы корылмаларда эш башланачак”, ди Балтусова.

Татар классикларының музейлары чират көтә

Казанда әлеге биналардан тыш, татар әдәбияты классикларының музейлары да начар хәлдә. Милли музей да ярым-йорты гына төзекләндерелгән килеш тора.

Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова узган елның июнь аенда радиобызга “Музыка мәдәнияте музеена хәрабә хәлендә дип әйтерлек бина бирелгән. Тукай музее, Салих Сәйдәш музее, Шәриф Камал яшәгән фатирдагы Татар әдәбияты музее, Максим Горький музее – барлыгы 15 бүлекнең 12-сен кичекмичә төзекләндерергә кирәк”, дигән иде.

Кем белә, бәлки татар мәдәнияте-сәнгатенә караган биналар Татарстандагы мәдәни-мирасны саклау елы уңаеннан үткәреләчәк төзекләндерелү эшләре исемлегенә эләгер...

Туган як тарихын да өйрәнер вакыт җиткән

Гадәттә республикада ел аерым бер темага багышлангач, моңа бөтен районнар да кушылып, үзләренең эшлисе эшләре исемлеген булдырып, аны тормышка ашырырга керешә. Инде тарихи-мәдәни истәлекләргә килгәндә, аларны район башлыклары югарыдагы җитәкчеләргә ярарга тырышып, ашык-пошык төзекләндереп бөтенләй ярамаслык хәлгә дә китереп куярга да мөмкин. Балтусова, артык курыкмаска кирәк, район-шәһәрләрдә безнең тарихи архитектура истәлекләрен саклау иҗтимагый оешмасының әгъзалары бар, алар контрольдә тотачак, ди.

Үзе исә ул 2012 елда туган як тарихын (крайны) өйрәнүгә янә игътибар бирелә башласа, әйбәт булыр иде, дип әйтә. Элек мәктәпләрдә ул махсус дәрес буларак керә иде, аны яңадан булдыру кирәк, ди Балтусова.

Казанның архитектура һәйкәлләре


XS
SM
MD
LG