Казан “Булгария” корбаннарын искә алды

Your browser doesn’t support HTML5

10 июльдә Казан елга портында “Булгария” корбаннарын искә алдылар. Бу чара махсус оештырылмаган иде, бары тик ВКонтакте интернет челтәрендә "Булгария" төркемен булдырган яшьләр үз акчаларына 122 шар (һәлак булучылар саны), шәмнәр алып һәлак булган кешеләрнең туганнарына таратып һавага очырдылар. Елга портына йөзләрчә кеше килде.