Accessibility links

«Булгария»: Балалар язмышы әле дә тетрәндерә


АКШта Лиза ЛаРю балаларның корбан булуына тетрәнеп көй иҗат итә. Вконтакте челтәрендә оештырылган төркем ятим калганнарга ярдәм җыя. Татарстан социаль яклау министрлыгы балаларга нинди ярдәм күрсәтелгәнлеге турында җавапны суза.

10 июль көнне «Булгария» фаҗигасенә нәкъ бер ел була. «Булгария» казасында 122 корбан арасында 28 баланың да булуы җир шарының төрле кыйтгаларында яшәүчеләрне тетрәндерде. Кушма Штатларда яшәүче Лиза ЛаРю «Булгария балалары» дип аталган эпик композиция иҗат итте. Ул 13 минутлык бу әсәрен фаҗигагә бер ел тулган көнгә әзерләде. Бу әсәрнең тулысынча яңгыраячагы турында Кушма Штатлардагы радиоларда хәбәр ителде.

Лиза ЛаРюнең әнисе сөйләгән хатирәләрне тыңлап кечкенә вакыттан ук күңеле тетрәнгән була. «Әнием кечкенә чакта чиркәү приютында яшәгән. Андагы кара тәнле балалар кача һәм өйләренә кайтып китә алмасын өчен аларны бер бинага бикләп куя торган булганнар. Бервакыт, бу бинада янгын чыга һәм балаларның барсы да янып үлә», дип хатирәләрен барлый көй авторы.

«Булгария» казасы вакытында да балалар күбесе көймәнең кызыл почмагына, алар өчен оештырылган чарага чакырылган була. Күпләр әнә шул кызыл почмактан чыга алмый кала.

«Булгария» балаларына багышланган җырны тәкъдим итеп Лиза ЛаРю: «Кешеләр кайсы гына илдә яшәмәсен барлык балаларны да тынычлыкта үстерергә, аларның иминлеген тәэмин итәргә һәм бу безнең иң беренче максатыбыз булырга тиеш», дип әйтә.

Баерга теләү кеше гомереннән өстенрәк

Азат Фәйзрахмановка 27 яшь, Казанда яши. Бу фаҗига турында ишетүгә үк ул Казан елга портына төшә. Монда үткәрелгән чараларның барсында да катнашырга тырыша. Балаларның күпләп корбан булуы аны бигрәк тә тетрәндерә.

Азат Фәйзрахманов
Азат Фәйзрахманов
«Хәзер кемнәрнедер гаеплиләр. Монда төп мәсьәлә әлеге көймәнең җитәрлек дәрәҗәдә яхшы итеп каралмавында дип уйлыйм. Рейска чыкканда тикшереп тормыйча гына документлар имзаланган.

Дөресен әйткәндә, бездә елга портындагы көймәләр бик тузган. Беркемгә бернәрсә кирәк түгел, заводлар эшләми, туктап калган. Бу глобаль проблем булып тора. Монда тикшерүче оешмалар да гаепле, алар көймәләрне тиешенчә контрольдә тотмый», ди Фәйзрахманов.

Ул үзенең бу фаҗигагә берничек тә битараф булып кала алмавын әйтә. «Гомердә булмастай хәл, көймә ниндидер океанда түгел, ә безнең янда гына Идел елгасында батты... Мондый хәл һәркем белән дә булырга мөмкин», дип өсти ул.

Юрий Сафиуллин
Юрий Сафиуллин
Юрий Сафиуллин Казанда яши. Аңа 30 яшь. Юллардагы казаларны күргәндә дә тетрәнеп китүен әйтә ул.

«Шулкадәр баланың корбан булуы әйтеп бетергесез фаҗига. Үзем андый көймәләрдә еш йөрим, кайчан да булса, мин дә һәм теләсә кем шул хәлгә дучар булырга мөмкин бит.

Бөтенесе көймәнең начар хәлдә икәнен белеп торды, әмма акча артыннан куу әнә шул хәлгә китерде. Бездә иминлек турында иң соңыннан гына уйлый башлыйлар. Баерга теләү кеше гомеренә караганда өстенрәк тора», ди Сафиуллин.

Рамил Гатауллин
Рамил Гатауллин
Рамил Гатауллинга 20 яшь, Яшел Үзәндә яши. Ятимлекнең нәрсә икәнлеген әти-әнисен югалткан кешенең үзе генә белүен әйтә. Рамил кечкенә вакытта ятим кала. Ятимлекне бернинди акчалар белән дә алыштырып булмый, ди ул.

«Мин «Булгария» казасында ятим калган балаларга дәүләттән җитәрлек ярдәм итәләр дип уйламыйм. Аларга аеруча игътибар кирәк. Җәй көне тернәкләндерү лагерьларына алып барсалар, гел яннарына социаль яклау хезмәткәрләре килеп хәлләрен белешеп торса, Казанда үткән мәдәни чараларга бару оештырылса азрак кына булса да күңелләре күтәрелеп китәр иде», ди Гатауллин.

Балалар өчен булган күп кенә җәйге лагерьларның ярым ташландык хәлгә килүенә дә хакимиятләр гаепле дип белдерә. Гатауллин үзе концертлар оештыру белән шөгыльләнә. Гомумән фәкыйрь гаиләдән булган балаларның күп булуын әйтә. Аларга ярдәм итү өчен елына бер-ике тапкыр махсус чаралар оештыруларын белдерә.

Балаларның күбесе әби-бабасы тәрбиясендә

Гатауллин да, Сафиуллин да, Фәйзрахманов та Вконтакте социаль челтәрендә оештырылган “Булгария. Хәтер. Ярдәм. Хакыйкать” дип аталган төркемгә кушылган. Аңа барлыгы 6 мең 182 кеше теркәлгән. Бу төркемгә кушылучылар артканнан арта бара.

Бу төркемнең активистлары Азатлык радиосына Казан елга портында искә алу чарасын үткәрү өчен порт җитәкчелегеннән рөхсәт ала алмаулары турында хәбәр иткән иде. Дүшәмбе активистлар генераль директорны күрү өчен портка барган. Алар әйтүенчә, җитәкчеләрнең берсе гариза язып тормыйча да чара үткәрергә рөхсәт биргән. Тәртип саклау өчен полиция хезмәткәрләре булыр дип вәгъдә иткәннәр. Искә алу чарасы 10 июль көнне 20 сәгатьтә башланачак.

Әлеге төркем кулларыннан килгән кадәр бу фаҗигадә әти-әниләрен югалткан балаларга ярдәм итәргә тырыша.

Вконтакте сәхифәсендә "Булгария. Хәтер. Ярдәм. Хакыйкать" төркеме бите
Вконтакте сәхифәсендә "Булгария. Хәтер. Ярдәм. Хакыйкать" төркеме бите
“Без ярдәм чаралары уздырган вакытта беркайчан да акча җыймыйбыз. Кешеләргә мөрәҗәгать итеп алардан печенье, тәм-том алып килүләрен сорыйбыз. Балаларны 1 сентябрьгә әзерләгән вакытта мәктәп кирәк-яраклары, уенчыклар, киемнәр җыйдык. Башка шәһәрләрдән – Мәскәү һәм Самардан да ярдәм итүчеләр булды. Түбән Новгородтагы бер гаилә безгә почта белән мәктәп формасы җибәрде. Шахматлар, уенчыклар җибәрүчеләр дә булды.

Бер малай үзенең әти-әнисен югалткан, фәкыйрь гаиләдән ул. Аның кесә телефоны юк иде, бер гаилә аңа кесә телефоны алып бирде. 1 сентябрьгә дә, Яңа елга да без аларга бүләкләр әзерләдек. Яңа елда Кыш бабай белән Кар кызы һәр гаиләгә барып котлап та йөрде.

Күпчелек балаларның әтисе дә, әнисе дә һәлак булды һәм алар әбисе йә булмаса бабасы тәрбиясендә генә калды. Русиядә пенсияләр бик кечкенә булганга, әби-бабайлар аларга артыгын булыша алмый. Без аларга уенчыклар, җиләк-җимеш һәм тәм-томнар да җыябыз. Башта без әби-бабайларга шалтыратып нәрсә кирәклеген сорыйбыз”, дип белдерде активистларның берсе.

Министрлыкта белгеч каядыр киткән

Азатлык радиосы Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинга “Ятим калган балаларга ярдәм турында киңрәк мәгълүмат бирсәгез иде. Алар аерым исемлектәме һәм контрольдәме? Аларның бүгенге язмышы ничегрәк?” дигән сораулар юллаган иде. Хатта мәкаләнең 9 июль көнне әзерләнеп бетәчәге турында да әйтелде.

9 июль көнне Азатлык радиосына министрлыкның матбугат хезмәте башлыгы Рафаил Гыйниятуллин: “Бу сорауга җавап бирә алырдай белгеч әлегә министрлыкта түгел. Мин аның кайда икәнлеген әйтә алмыйм. Бөрсекөнгә шалтыратыгыз”, дип кенә әйтте.
XS
SM
MD
LG