Уфаның Сипай бистәсендәге Хәмзә мәчете каршына куелган һәйкәл ачылуына өч көннән соң көлгә әйләнде.
Башкаланың Октябрь районындагы Сипай бистәсендә алты ел элек Хәмзә мәчете ачылган иде. Аны эшкуар Хәмзә хәзрәт үз исәбенә төзетеп, бүген шул мәчетнең имам хатыйбы вазифасын тарта. Шуны да әйтергә кирәк, ул барлыгы 14 мәчет төзеткән, моның өчен Русия мөселманнары башы мөфти Тәлгат Таҗетдин аңа могтәбәр мөфти исеме биргән.
Хәмзә мәчете каршына пластмассадан эшләнгән, бронза төскә буялган гыйбадәт кылучы карт һәйкәле куелган иде. Шул бер төн эчендә янып бетте. Бу хакта Хәмзә хәзрәт шуларны сөйләде:
Мин аны кабат эшләтергә уйлаган идем, бер чечен милләтеннән булган кеше "тагын яндырулары ихтимал" дигәч, башка һәйкәл куярга булдык. Анда ачып куелган Коръән китабы булачак. Һәйкәлне кемнәр яндыруына килгәндә, әлегә алар тотылмаган. Шулай да мин аларның ваһһабитлар булуына шикләнмим. Алар һәйкәлне яндырганчы дөрес эшләмәвем турында килеп әйтсәләр дә була иде бит”.
“Мин мәчет төзегәнгә алты ел узса да, аны теркәтә алмыйм. Бөтен документлар әзер. Чөнки сорыйлар. (Ул кулы белән акча сорау мәгънәсен ишарәләде). Ә мин изге йорт төзетер өчен бирә алмыйм, чөнки бу гөнаһ була.
Мәчеткә йөрүче мөселманнар каршылык чарасы уздыру турында да уйлый. Ләкин Хәмзә хәзрәт аларны тыеп килә. Ул моны үзенә һәм мәчеткә басым тагы да көчәюе мөмкин дип аңлата.
Хәмзә мөфти Казандагы дини лидерларга һөҗүм, мондагы һәйкәл яндыруларны традицион исламга карата ачылган сугыш дип аңлата һәм андый фаҗигаләрнең бу башы гына дип фаразлавын дә әйтте.