Әрмәнстан президенты Азәрбайжанга каршы һәр сугышны җиңәргә әзерлеген белдерде

Ереван – Әрмәнстан президенты Серж Саркисян үз иленең күрше Азәрбайжан башлаган һәр сугышны җиңәргә әзер булуын белдерде.

Саркисян сүзләренчә, Әрмәнстан үзе сугыш теләми, ләкин Бакуның аңа каршы сугыш башлау ихтималын кире какмый.

Саркисянның бу белдерүе, берьяктан, якшәмбедә Таулы Карабах төбәгендә бәйсезлекнең 21 еллыгы уңаеннан үткән чараларга туры килде.

Икенче яктан, бу белдерү Азәрбайҗан рәсмиләре әрмән офицерын үтергән хәрби Рамил Сәфәровка ярлыкау белдереп аны майор дәрәҗәсенә күтәргәннән соң икенче көнгә ясалды.