Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмән офицерын үтергән азәри хәрбие Рамил Сәфәров майор дәрәҗәсенә күтәрелде


Рамил Сәфәров
Рамил Сәфәров
Баку – Азәрбайҗан рәсмиләре әрмән офицерын үтергән азәри хәрбие Рамил Сәфәровны лейтенанттан майор дәрәҗәсенә күтәрде. Әлеге карарны шимбә көнне саклану министры Сәфәр Адиев игълан итте.

Җомга көнне Маҗарстан хакимиятләре Сәфәровны Азәрбайҗанга тапшырганнан соң, президент Илһам Алиев аңа ярлыкау белдерде.

2004 елда Сәфәров Будапештның хәрби тулай торагында әрмән офицеры Гурген Маркарянны балта белән чабып үтергән иде. Алар икесе дә НАТО програмы кысаларында Маҗарстанның саклану университеты оештырган инглиз теле курсларына килгән булган.

Маҗарстан мәхкәмәсе Сәфәровны гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Сәфәров мәхкәмәдә үзенең гамәлен милләтара нәфрәт белән аңлатты. Аның сүзләренчә, Маркарян берничә тапкыр бар халык алдында Карабах низагында һәлак булган азәриләрнең хәтерен мыскыл иткән һәм Азәрбайҗан әләмен кимсеткән булган.
XS
SM
MD
LG