Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижаудагы мәхкәмәдә прокуратура "Баймак эше" нигезендә биш гаепләнүчегә 8әр ел колония сорады


Баймакта протестлар вакытында, 2024 елның 17 гыйнвары
Баймакта протестлар вакытында, 2024 елның 17 гыйнвары

Аларның барысы да гаепләрен тулысынча таныган һәм үзләренә зур мөддәтләр билгеләмәүне сораган.

Бүген, 18 декабрьдә, Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге Индустриаль район мәхкәмәсендә прокуратура "Баймак эше" нигезендә гаепләнүчеләр — Буранбай Абушахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдинны сигезәр ел иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләүне сорады.

Бу хакта Башкортстан активистларына сылтанып, Idel.Реалии яза. Соңрак мәгълүматны кайбер гаепләнүчеләрнең якыннары да раслады.

Биш фигурантның барысын да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2нче өлеше) һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1нче өлеш) гаеплиләр.

Бүген үк гаепләнүчеләр соңгы сүз белән чыгыш ясады. Idel.Реалии мәгълүматларына караганда, аларның барысы да гаепләрен тулысынча таныган һәм үзләренә зур мөддәтләр билгеләмәүне сораган.

Буранбай Абушахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйзатуллин һәм Мөнир Исәнгилдингә карата хөкем карары 23 декабрьдә игълан ителәчәк.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG