Казанда туган телләрне саклау турында сөйләштеләр

Төркия галиме Акалын Шөкрү Хәлүк форумда чыгыш ясый

18-21 октябрьдә Казанда туган телне һәм әдәбиятны саклау мәсьәләләренә кагылышлы халыкара җыен узды. «Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү» дигән халыкара фәнни-гамәли форумны КФУның Филология һәм сәнгать институты оештырды.
Форум кысаларында берничә конференция үтте: «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар», «Классик филология һәм татар әдәбияты белеме фәне: мөһим мәсьәләләр һәм үсеш юллары».

Галимнәр, шәкертләр, аспирантлар татар теле галимнәре Флера Сафиуллина һәм Вахит Хаков истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференцияләрендә дә катнашты.

Җирле галимнәрдән тыш, форумда чит илдән килгән кунаклар да бар иде. Галимнәрнең туган телне саклап калуга кагылышлы фикерләрен белештек.

Хәлүк: “Төрки телләр алынмалар белән чүпләнә”

Профессор Акалын Шөкрү Хәлүк – Төрек лингвистик җәмгыятенең элекке президенты. Аның фикеренчә, төрки милләтләргә телнең чисталыгы өчен көрәшергә кирәк. Чит тел алынмалары аркасында бүген төрки милләтләр бер-берсен аңлый алмый дип саный Төркиядән килгән галим.

Акалын Шөкрү Хәлүк

“Бу форумда катнашу минем өчен бик зур дәрәҗә. Татарстан Дәүләт шурасына, КФУга, Фәннәр Академиясенә һәм форумның башка оештыручыларына зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Төркиядә дә телне үстерүгә багышланган шактый зур эшләр алып барыла. Соңгы унбер ел дәвамында мин Төрек лингвистик җәмгыяте президенты булып тордым. Бүгенге чыгышымда төрек теленең үсеше мәсьәләләренә кагылып үтәм.

Туган телне саклау – һәр кешенең төп бурычы. Башка телләрдән килгән сүзләр ана телебезгә зур зыян китерә дип уйлыйм. Мәсәлән, татар теле дә, төрек теле дә инглиз сүзләре белән тулып ята. Нәкъ менә шул читтән кергән алынмалар бер-беребезне аңларга мөмкинлек бирми. Соңгы 100-150 елда төрекчәгә француз теле, ә татарчага инглиз һәм алман телләре йогынты ясады. Нәтиҗәдә, бүген төрек һәм татарга аңлашыр өчен тылмач кирәк. Без “трән”, сез “поезд” дисез, сез “кино” дип сөйлисез, ә без “синема” дип ияләшкән. Әмма моңа карамастан лексика бер үк кала. Без аңа ныклап тотынып торырга тиешбез”, диде профессор Хәлүк.

Күлдиева: “Телләрне канунга нигезләнеп үстерергә кирәк”

Казакъстаннан килгән Гөлнара Күлдиева “Казакъстан тәҗрибәсендә милли телләрне саклау шарты буларак тел сәясәте” темасына чыгыш ясады. Галим Лев Гумилев исемендәге Евразия милли университетында фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Гөлнара Күлдиева

"Казанга сокланам. Казан – фәнни, интеллектуаль җирлек. Татар телен дөрес юлдан алып бару, саклап калу һәм үстерү максаты киләчәктә тормышка ашаячагына өметләнәм. Хөрмәтле профессорларга, галимнәргә һәм шәкертләргә бу эштә зур уңышлар телим. Мин, Казан университетын тәмамлаган кеше буларак, бу җирнең изгелегендә шикләнмим.

Казакъстанның тел сәясәтенә тукталып үтәсем килә. Бездәге тел сәясәте 20 елдан артык эшләп килә. Илдәге барлык телләрнең бертигез үсештә булуы – җитәкчеләребезнең төп уңышы. Беренче чиратта, бу сәясәт дәүләтнең Конституциясенә нигезләнеп эшләнелә. Моннан тыш, махсус тел програмнары, телләр турындагы кануннарны документларга нигезләнеп алып барабыз. Телләр өчен шартлар тудыру – үсешнең төп аспектларының берсе.

Форумга килүнең төп максаты – Казакъстандагы тәҗрибә белән уртаклашу һәм илдә барган процесслар белән таныштыру. Бу фәнни җыен Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән башкарылуы бигрәк тә зур өмет уята”, диде Гөлнара Күлдиева.

Босфлюг: “Татар телен урамда күбрәк ишетәсем килә”

Элизабет Босфлюг – данлыклы Йель университетында докторлык диссертациясе яза. АКШ галиме славян һәм төрки телләр буенча белгеч. Форумда ул “Луизианада кейджи халкы һәм аларның теле” темасына чыгыш ясады. Бүгенге көндә галимә Казанда яши. Бирегә татар телен өйрәнер өчен килгән.

Элизабет Босфлюг

“Мин татар телен әле генә өйрәнә башладым, чөнки Төркиядәге татарлар турында диссертация язам. Татар теле – матур бер тел дип әйтер идем. Телегезне өйрәнү аз гына авыррак, чөнки төрле киртәләр бар. Мәсәлән, мин Татарстанга татар телен өйрәнер өчен килдем, әмма урамда урысча сөйләшергә мәҗбүрмен. Нәтиҗәдә, практик өлеше бик аз. Кешеләр үзара урысча аралашуны кулай күрә, чөнки урыс теленең дәрәҗәсе татарчадан өстенрәк. Әгәр хәлләр киресенчә булса, аны өйрәнү кыенлык тудырмас иде. Ә хәзер, кызганычка каршы, миңа урамда беренче булып урысча мөрәҗәгать итәләр.

Your browser doesn’t support HTML5

Элизабет Босфлюг: "Татар телен күбрәк ишетәсем килә"



Казанда тугыз ай яшәячәкмен. Биредә татар теле дәресләренә көн саен йөрим.

Бу форумда катнашуыма бик шатмын. Чакыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Минем чыгышым файдалы булыр дип ышанып калам”, диде Элизабет Босфлюг.