Магнитский акты, ятим балалар һәм әхлак

Дума бинасы янында "Ятим балалар турында" канунга протест белдерүчеләр тоткарлана, Мәскәү, 19 декабрь 2012

26 декабрьдә Федерация шурасы "Ятим балалар турында" канунны бертавыштан раслады. Документ имзалау өчен президентка җибәрелде. Узган атна матбугат очрашуында Путин канунга уңай каравын әйткән иде.
АКШның “Магнитский актына” җавап итеп әзерләнгән "Ятим балалар турында" канунны Русия думасы узган җомгада кабул иткән иде. Интернетта бу "әхлаксыз канунны" хуплаган депутатларның үзләрен “Магнитский исемлегенә” кертергә чакырган кампания бара.

Русиядәге ятим балаларны АКШ ватандашларына асрауга бирүне тыйган канун өлгесен Русия думадасында 420 депутат уңай тавыш бирде, җидесе каршы булды, берсе тотылып калды. Федерация шурасы аны бертавыштан раслады.

Депутатлар канунны тикшергән вакытта бер төркем активист Дума бинасы янында протест чарасы үткәрде. Чарада катнашкан кимендә унөч кеше тоткарланды.

Русия рәсмиләре бу канунның Кушма Штатларның “Магнитский акты” дип аталган документына җавап буларак кабул ителгәнен яшерми.

Русиянең хокук яклаучылары һәм активистлар Думаның адымын әхлаксызлык дип бәяләде һәм канунны хуплаган депутатларның үзләрен “Магнитский исемлегенә” кертергә чакырды. Интернетта мөрәҗәгать урнаштырып алар имза җыю кампаниясен башлап җибәрде.

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, депутатлар бу “кешелексез канунны” хуплап “Русиядәге меңнәрчә ятим баланың язмышын куркыныч астына куя”. "Ул ятимнәрнең кайберләре авыру йә гарип, Русия аларга ярдәм итә алмый, канун көченә керсә аларның исән калуы икеле" диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгать авторлары бу канунны ятим балаларның хокукларын бозу дип бәяли һәм аны хуплаган депутатларны “Магнитский исемлегенә” кертергә чакыра. Ул исемлеккә кергән түрәләргә Кушма Штатларда финанс һәм виза чикләүләре кертү күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, мөрәҗәгать авторлары “Магнитский актын” коррупция һәм кеше хокукларын бозуга катышы булганнарны җавапка тартырга ярдәм иткән, Русиянең үзе өчен үтә файдалы гамәл дип саный.

Имза җыю Ак йортның “We the People” дип аталган махсус сәхифәсендә бара. Бу проект узган елның сентябрендә ачылган иде. Американ рәсмиләре бу сәхифәдә 25 мең имза җыйган һәр мөрәҗәгатьне тикшереп бер ай эчендә җавап бирергә вәгъдә итә.

Русия депутатларына каршы мөрәҗәгать кирәкле 25 мең имзаны якшәмбедә бер тәүлек эчендә җыйды. Мөрәҗәгать Русиянең социаль челтәрләрендә дә таратылды. Ихтимал, имзалаучыларның күбесе Русия ватандашлары. Оештыручылар бер ай эчендә имзалар санын бер миллионга җиткермәкче.

Шушы тәрәккыят Русия түрәләрен дә борчуга салды. Якшәмбедә думаның тышкы бәйләнешләр комитеты рәисе урынбасары Вячеслав Никонов, “Магнитский исемлегенә” депутатлар кертелсә, Русия кырыс чаралар күрәчәк, АКШ белән дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатуга бара ала” дип кисәтте.

26 декабрьдә "Ятим балалар турында" канунны Федерация шурасы бертавыштан кабул итте. Документ имзалау өчен президентка җибәрелде.

Узган атна матбугат очрашуында журналистлар Русия президенты Владимир Путиннан бу канунга мөнәсәбәте турында берничә тапкыр сорады. Путин канунга уңай каравын әйтте. Үз карашын ул АКШта асрауга алынган балаларның кыерсытылуы, алар арасында хәтта үлем очраклары булуы, Русия вәкилләренең андагы мәхкәмәләргә кертелмәве белән аңлатты.

Белешмә: 1996 елдан бирле Кушма Штатларда Русиядән барлыгы 60 меңләп бала асрауга алынган, аларның шактые авыру йә гарип. Шулар арасыннан 19 баланың гомере өзелгән, шул исәптән, асрауга алучылар гаебе белән дә.
Чагыштыру өчен: Русиянең баш прокуратурасы мәгълүматларына күрә, нәкъ шул вакыт эчендә Русиянең үзендә асрауга алынган 1500 бала үтерелгән.

Фотогалерея. Петербурда яшәүче фотограф Александр Беленький күп еллар буена Русиянең балалар йортларында балаларның тормышы турында фотолар төшереп килгән. Сезнең игътибарга аның фотоларын тәкъдим итәбез.

Ятим балалар йортларындагы тормыш



Хөрмәтле укучылар, сез бу турыда ни уйлыйсыз? Ятим балаларны чит илгә асрауга бирүне хуплыйсызмы? Фикерегезне безнең форумда әйтә аласыз.