Africa Race-да җиңгән "КАМАЗ-мастер" экипажы Татарстанга кайтты

"КАМАЗ-мастер" Дакар узышында

«Бигеш» һава аланында пилотлар Антон Шибалов, Дмитрий Сотников, штурман Евгений Яковлев һәм бөтен техник төркемне туганнары, дуслары һәм җанатарлар каршы алды.

"КАМАЗ-Мастер" Africa Race узышында йөк зачетында җиңү яулады. Әлеге экипаж ярышта беренче тапкыр катнашты.

КАМАЗлар берьюлы ике кыйтгада ярышты. Дакар-2013 узышлары 20 гыйнварда Чили башкаласы Сантьягода төгәлләнәчәк.