"Казан чормасы" күргәзмәсендә совет чоры уенчыклары

Your browser doesn’t support HTML5

"Казан чормасы" рәсем күргәзмәсе ачылды

Казанның дәүләт сәнгать музеенда “Казан чормасы” дип аталган күргәзмә ачылды. Аның авторы Елена Титова үзенең эшләрендә совет чоры уенчыкларын куллана: йомшак аюлар, курчаклар, куяннар. Рәссам төрле ысуллар белән эш итә: коллаж, инсталляция, рәсем.

Күп эшләр коммунизм чорының сорылыгы белән сугарылган булса да, Титова үзенең күргәзмәсе белән балачакның матур хәтирәләрен яңартырга тели.

"Балачакта чормада яткан бу уенчыклар миңа беркайчан да чүп-чар булып тоелмый иде. Олылар өчен ул күп урын алып торган чүп-чар булгандыр. Ә балалар өчен, минемчә, бу бик кызыклы. Алар өчен ул ниндидер хәзинә сыман", - ди Елена Титова.

Күргәзмә 10 мартка кадәр дәвам итәчәк.