Татар егетенең уңышы: Метеоритны һөнәри камерага төшергән

9:04:57. Ул иртәдә төшерелгән беренче фотоларның берсе. Шартлауга 15 минут кала көнчыгыш күренеше.

9:14:27 - 9:15:59. Панорама күренеше

9:17:11. Метеорит шартлауга 3 минут кала көньяк-көнбатыш күренеше.

9:19:43. Панорама күренеше өчен төшерелгән фото. Метеорит шартлауга берничә секунд калганда көнчыгыш күренеше. Шартлау уң якта булачак

9:20:33. Метеорит һич көтелмәгәндә шартлый. Камера шартлау булган якка диярлек (югарыдагы фотода) каратып штативка урнаштырылган була. Панорама күренеше өчен чираттагы фотоны төшерергә дип ракурсны үзгәртергә җыенган Марат ян якта көчле шартлауны күреп ала һәм тиз генә борылып шартлау яктылыгын иң көчле чагында фотога төшереп ала. Метеорит шартлау бар тирә якны яктырта.

9:20:33. Метеорит шартлавы иң якты чагына җиткәндә Марат кыска вакытка гына бите белән аның кайнарлыгын сизә, шулай ук яктылык аның күзләрен авырттыра.

9:20:43. Шартлаудан соң метеорит юлында калган кызган кисәкчекләр.

9:21:35, 9:21:45. Ике горизонталь фотоны берләштереп ясалган панорама күренеше. Марат бу шартлауның нәрсә булуын аңлый алмыйча аптырашта кала. Башта ул моны метеорит шартлавы дип түгел, ә атом-төш бомбасы шартлавы булырга мөмкин дип уйлый. Соңрак Җиргә ниндидер астероидның (2012DA14 астероиды) якынлашачагы турында матбугат хәбәрләрен исенә төшерә. Аннан соң бу берәр очкыч казасы булырга мөмкин, дип тә уйлый.

9:24:11, 9:24:15. Ике вертикаль фотоны берләштереп ясалган панорама күренеше. Шартлаудан соң ике минут үткәч аның тавышы да килеп җитә. Ул ачык һәм бик көчле була. Якында кошлар дәррәү күтәрелеп төрле якка оча башлый. "Ул чакта мин шок хәлендә идем", ди Марат.

9:32:15 - 9:32:31. Шартлау тавышлары килеп җиткәннән соң берничә минут үткәч төшерелгән дүрт горизонталь фотоны берләштереп ясалган панорама күренеше.

9:33:01 - 9:33:13. Ике фотоны берләштергән панорама күренеше.

9:38:43 - 9:39:07. Дүрт фотоны берләштереп ясалган панорама күренеше.

9:44:03 - 9:45:15. Алты горизонталь фотоны берләштереп ясалган панорама күренеше.

09:52:49 - 09:53:19. Дүрт горизонталь фотоны берләштереп ясалган панорама күренеше. Фотога төшерүне тәмамлаганнан соң Марат тирә-юньне күзәтеп, әле генә булган хәл турында уйланып тора. Метеорит шартлаудан соңгы минутларда кешеләр телефоннан күп шалтыратканга күрә, телефон аша кем белән булса да бәйләнешкә керү мөмкин булмый. Бу хәл аның борчылуларын тагын да арттыра. Гаиләсе белән бәйләнешкә кергәннән һәм интернеттан бик үк аңлашылмаучы беренче мәгълуматларны алганнан соң гына ул игътибарын яңадан күл буенда төшерелгән фотоларга юнәлтеп аларны эшкәртүгә керешә.