"Тел вәкиле Татарстанның дәрәҗәсен күтәрәчәк"

Ким Миңнуллин

Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмы (2013-2023) әзерләнеп бетеп, 1 апрельгә хөкүмәткә тапшырылырга тиеш. Әлеге документ июньнән көчкә керер дип көтелә.
Татарстанның дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмы расланып кабул ителсә, бу эшкә 1 миллиард 860 миллион сум акча тотылырга мөмкин. Әлеге документ өлгесендә республикада тел сәясәте вәкиле, дәүләт телләрен куллануда ярдәм өчен юридик үзәк булдыру да карала. Програмда республикада документлар әйләнешен ике телдә итү, дәүләт оешмаларында эшләүчеләр ике телне дә (рус һәм татар) яхшы белгәннәргә 15% өстәмә түләү дә карала.

Әлеге програмны әзерләүдә катнашкан Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин, Азатлык радиосына әңгәмәдә, бу документка моңа кадәр кабул ителгән програмнарда булып та тормышка ашмаган маддәләр керүен һәм шулай ук замана таләпләренә туры китереп яңа максатлар куелуын белдерде.

Миңнуллин фикеренчә, республикада тел сәясәте вәкиле булдыру Русия күләмендә генә түгел, Европа күзлегеннән караганда да зур алга китеш булачак.

– Сез Татарстанда моңа кадәр кабул ителгән телләрне үстерү програмнарын әзерләүдә һәм шулай ук бу 2023 елга кадәр исәпләнгән соңгы документ өлгесен эшләүдә катнашкан белгеч. Бу 10 елга исәпләнгән програмның асылы нәрсәдә?

– Бу документ Татарстанда өченче програм булып тора. Беренчесе 90-нчы елларда, аннан соң 2000 елга чыккач булды. Бу соңгы програм күпкә яңача эшләнә. Тормышның алга баруын исәпкә алып яңа мәсьәләләр куела. Мин бу програмны уңай бәялим. Компьютер технологияләре, уку-укыту һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелә анда. Күп нәрсә шушы програм кысаларында аның финанслануы белән бәйле булачак. Әлеге документ нигезендә тел сәясәте вәкиле булдыру – бу тел мәсьәләсенә яңача якын килү. Татарстан Русия белән чагыштырганда гына түгел, ә Европа күзлегеннән караганда да алга киткән юнәлешләрне ала дип уйлыйм.

– Татарстанда тел сәясәте вәкилен булдыру, сезнең тел төбегездән аңлашылганча, телләрне үстерүдә үзенә күрә бер яңа баскыч булачак. Телне саклау өчен бер җаваплы кеше куелачак дип әйтеп буламы моны?

– Шулай дип күзаллана инде. Бу вәкил кеше хокуклары вәкиле, бала хокуклары вәкиле шикелле булачак. Бәлки ул модага иярү кебек тә тоеладыр. Телгә бәйле шушы вәкил бар дип яңгыравы гына да, минем аңлавымча, бик кирәк әйбер.

Бу програмга беренче тапкыр күз салган кеше өчен яңалыклар күп булып тоелса, моңа кадәр эшләнгән програмнарны алып карасак, бу эшнең эзлекле рәвештә үсә баруын күрергә була. Әйтик, беренче програм бер төрле булса, икенче програмда норматив-хокукый яктан да аерым маддәләр бар иде. Үз чоры һәм үз вакыты өчен беренчесенә караганда көчлерәк куелган иде. Бу тел вәкиле билгеләү, ниндидер структура булдыру, компьютер технологияләрен яңа дәрәҗәдә кулланулар – барысы да эзлекле рәвештә алга баруны күрсәтә торган әйбер дип күзаллыйм.

Тел вәкиле билгеләүне мин мәсьәләне үткенрәк итеп кую һәм бу проблемны яңа сыйфатта яңгырату өчен кирәк дип саныйм. Ул кабул ителерме, әллә юкмы – әле алдан әйтеп булмый, чөнки Русия бу елларда бик нык үзгәрешләр кичерде. Без тел белән шөгыльләнгән вакыт белән чагыштырсак та үзгәрешләр бик күп булды. Програмга бәя бер төрле генә була алмый.

– Сез ничек уйлыйсыз, әгәр програм кабул ителсә һәм тел сәясәте вәкиле расланса, ул турыдан-туры президентка буйсына торган кеше булырга тиешме?

– Башка вәкилләр тәҗрибәсен карасак, шулай булырга тиеш. Әгәр башкача булса, аның дәрәҗәсе түбәнрәк һәм телгә мөнәсәбәт тә түбәнрәк икәне күренәчәк. Кеше хокуклары вәкиле дә, балалар хокуклары вәкиле дә, әле күптән түгел генә булдырылган бизнеска бәйле вәкил дә президентка буйсына. Әгәр тел мәсьәләсендә дә шушы адым белән барсак, татар халкының, Татарстанның дәрәҗәсен бик нык күтәрә торган әйбер булыр иде бу. Тел мәсьәләсендә башка халыклар алдында зурлыгыбыз, көчебез күренер иде.

– Програмда дәүләт хезмәтендәгеләрнең ике телне дә яхшы белү мәсьәләсе дә куелган дип аңладык?

– Бу күптәнге мәсьәлә инде. Без 1996 еллардан башлап исемлекләр төзеп, аны телләр комитетында тикшереп һәм алдагы програмга аерым норматив-хокукый документ буларак керткән идек. Бу програмда узган програмда үтәлмәгән әйберләр бар. Без ул куелган максатларны эзлекле рәвештә башкара алмадык, чөнки 2000 еллар башыннан сәясәт бик нык үзгәрде. Телгә караган күп әйберләр хәл ителмичә калды. Ул вакыттагы мәсьәләләр тормышка ашкан булса, бүген алга китү өчен бер таяныч, бер баскыч булып торыр иде. Бу мәсьәләләр куела икән, мин аның куелуын хуплыйм, әмма безнең эзлекле рәвештә бару юлы бераз бозылды. Башкарыла алырмы ул хәзер? Теге вакытта да сүзе күп булган иде аның.

Бу уңайдан шуны әйтәсем килә: бер генә мәсьәләне аерып алып аны алга җибәреп булмый, ул тулаем бер комплекста каралырга һәм аның ниндидер бер эзлекле рәвештә барырга тиеш. Узган програмда безнең норматив-хокукый документлар бар иде. Рәсми документлар, кешеләрнең кулындагы шәхесне белдерә торган аерым документлары, тышкы мәгълүмат бирүче язмалар, оешмаларның эш барышындагы утырышларының татар телендә булуы – шушы әйберләр күпмедер күләмдә, мин бүгенге күзлектән карыйм, болар кискен катгый куелган шартлар да булмаган икән дип уйлыйм. Бу әйберләрне күрмәмешкәрәк салышыпмы, җаен табыпмы, бөтенләй игътибар үзәгеннән төшереп калдырып уздык. Бу әйберләр ниндидер формада кабул ителгән булса, бүген яңа баскычка күтәрелү җиңелрәк булыр иде.

– Ике дәүләт телен дә яхшы белү катгый куелса, татарча белмәгән урыс телле түрәләр моңа каршы булмасмы?

–Каршылык булмый гына түгел... Әле теге вакытта телне үстерү югары дәрәҗәдә булганда да хөкүмәт бинасында премьер-министр җитәкчелегендә телләр комитеты утырышында Татарстан районнарының, шәһәрләренең башлыклары анда килеп хисап тота торган вакытта да бу мәсьәлә бик катлаулы иде. Шушы утырышларда ук аның катлаулыклары күренде. Бу мәсьәлә бүген дә бик катлаулы һәм ул бик нык үлчәп һәм туачак өстәмә сорауларга җавап табылырга тиеш әйбер. Бүген мин бу проблема туачак дип уйлыйм. Ә бу сорауларга җавап әзерме? Моңа шик бик зур.

Урында эшләгән кешеләрнең тел белүе мәсьәләсе үзе генә хәл ителә алмый. Аерым бер мәсьәләне генә хәл итеп булмый, ул комплекста караларыга тиеш дип әйттем инде. Аңа тагын да ниндидер өстәмә шартлар да тудырылырга тиеш. Бу мәсьәләгә караганда җиңелрәк хәл ителердәй әйберләр дә бар. Әле алары да тормышка ашмаган килеш кала. Вакыт барышында эзлекле эш барган булса бу мәсьәлә җиңелрәк булыр иде. Соңгы ун елда дөнья бик нык үзгәрде, әйткәнемчә.

– Сез җиңелрәк хәл ителердәй мәсьәләләр дә бар иде дидегез?

– Монда яшерен-батырын түгел, шул ук мәгълүмат җиткерә торган бөтен язма атрибутлар, бөтен шәһәрләрдә, төрле оешмаларның тышыннан элмә тактадан башлап эчендәге язулар, аннары шулай ук татарча кереп мөрәҗәгать итү, татар телендә гариза язып бирү, кабул итү бүлмәләрендәгеләрнең татар телендә сөйләшүе һәм башкаларга да шушы ук таләпне кую, килгән гаризаларга шул телдә җавап биреләме – менә шулай итеп рәттән алып китсәк, бүген җитәкчене ике телдә сөйләшергә мәҗбүр итүгә караганда, аерым шәхескә бәйле булмаган күпләгән әйберләр бар. Минем менә шуларны исәпкә алып әйтүем.

– Мәгарифтә махсус програмнар әзерләү өчен Каюм Насыйри исемендәге институт булдыру да карала. Бу идеяне ничегрәк бәялисез?

– Бу федераль университетның филология һәм сәнгать институты тарафыннан тәкъдим тиелгән проект. Мин моны уку-укытуга һәм телне пропогандалау өчен ниндидер компьютер програмнарын, проектларны шушы институт аша эшләргә җыена торганнардыр дип аңлыйм. Укытучларның укытуы, интернеттан укыту, яшьләр һәм халык белән аралашып аларга татар теле турында мәгълүматлар бирү – комплекста мин аны шундый институт була торгандыр дип уйлыйм.

Академик юнәлештә эзләнүләр ул Фәннәр академиясендә һәм безнең институтта хәл ителә. Икенче яктан караганда, бу дәүләт бюджетындагы эшләп утыра торган институт була алмый. Бу програм финанслана икән һәм бу маддәне дә финансларга ризалык бирәләр икән, шул акча хисабына яши торган институт була инде бу. Шушы юнлештә эшләүчеләрне бергә туплаган иҗади төркем рәвешендә күз алдына китерәм.

– Сезнең тел, әдәбият, сәнгать институты әлеге програмга ниләр тәкъдим итте?

– Без програмга берничә зур проект белән кердек. Анда турыдан-туры сүзлекләр мәсьәләсе күтәрелә. Лексикографияне киң планда алу, аның эчендә күптөрле сүзлекләр, шул исәптән электрон вариантларын да эшләү карала.

Безнең татар әдәби теле тарихы өйрәнелмәгән мәсьәлә булып тора. Соңгы 8-9 гасырлык язма чыганакларга таянып бу эшне планлы рәвештә алып барабыз икән, аңа дистә еллар вакыт китәчәк. Анда унга якын хезмәт дөнья күрергә тиеш. Бүгенге көн таләпләреннән чыгып татар теле грамматикасын аерым эшләү каралаган. Башка эшләр белән шөгыльләнү сәбәпле, хәзергә алай иңләп алып өйрәнү юк.

Аннан соң географик атмаларга караган каталог эшләүне тәкъдим иткән идек. Ул шулай ук зур эш булып тора. Республикадагы барлык географик атамаларның каталогын булдыру, аларны транслитерация мәсьәләләрендә паралель рәвештә өйрәнү карала.

– Сез монда атамалар каталогын телгә алдыгыз. Күп кенә географик атамалар бик нык бозылган, аларны рус теленә тәрҗемә итеп бозып бетергәннәр инде.

– Бу күптәнге җитди проблем булып тора. 90-нчы елларда бу мәсьәләне күтәреп була иде. 90-нчы елларның икенче яртысында шушы географик атамаларга бәйле рәвештә төрле нигезләмәләр һәм тәкъдимнәр дә эшләнде. Аннан соң мәскәүләр белән канун өлгесе дә булдырылды. 1998 елда Дәүләт шурасында депутатлар белән конференция дә уздырдык. Татар телендәге географик атамаларның рус телендәге бирелеше, гомумән, бөтен мәсьәләләр әлеге канун өлгеләренә кергән иде. Бу тиеш дигән әйберне бүгенге чынбарлык белән чагыштырсаң – анда җитди мәсьәләләр бик күп. Мисал өчен, тәрҗемә ителгән атамалар үзе бер зур кисәк булып тора. Ә чынлыкта географик атамалар бөтенләй тәрҗемә ителмәскә тиеш. Алар кызганычка каршы бөтен карталарга, белешмәлекләргә, Русия күләмендәге бөтен документларга да кертелгән.

Әле күптән түгел генә Мәскәүдән төшкән бер документ өлгесе кулга керде. Яңабаштан эшләнгән проект бу. Анда да бу мәсьәләләрдә әллә ни алга китеш юк. Мин санап узган һәм шулай башка мәсьәләләрне ул документка үзебезнең тәкъдимебез итеп керттек. Ул тагын Мәскәүдә эшләнәчәк. Әмма безгә икенче ягын карау кирәк. Без үзебезнең республикада нәрсәләр эшли алабыз, вәкаләтебез нинди – шул ягын карау кирәк. Бер яктан, без эшләп чыгарбыз, икенче яктан, бөтен кануннар, норматив нигезләмәләр атамаларны алыштырырга, төзәтергә мөмкинлек бирәме? Бу мәсьәлә күп яклы. Фәнни яктан эшләп чыгу ул бер өлеше һәм кирәк.

– Халыктан радио-телевидениедә тел дөрес кулланылмый дигән сүзләрне ишетергә туры килә. "Күп очракта калька итеп сөйлиләр, тел бик нык бозылып тәкъдим ителә", диләр. Бу мәсьәлә әлеге програмга кертелердәй әйберме? Бу хәлне гомумән кем контрольгә алырга тиеш?

– Мин моны бик җитди мәсьәлә дип кабул итәм. Радио-телевидениеләр – алар дәүләтнеке һәм коммерциялесе, ягъни бәйсезләре дә бар. Минем аңлавымча, дәүләтнекенә килгәндә элементар нормалар бар. Дәүләткә карый торган оешмалар да телнең дөреслеген тәэмин итми икән, бу инде аларның проблемы. Бу өлкәдә дәүләтнең коммерциядәге мәгълүмат чаралары белән ниндидер эшләү ысуллары булырга тиештер дип уйлыйм мин үзем. Бу хәл дөньядагы зур үзгәрешләр сәбәпле яшьләр белән дә бәйле. Дөрес итеп сөйләү мәҗбүри үтәлергә тиеш таләпме ул дигән сорау да куела башлады хәзер. Бу сорауны яшьләр дә һәм шулай ук радиоларда эшләүчеләр дә күтәрә.

Миңа калса, шушы оешмалар бу мәсьәләгә җитди якын килеп, курслар уздырырга һәм укытырга кирәк. Алар дөрес, матур сөйләүгә ихтыяҗ бар һәм ул үтәлергә тиешле таләп дип аны кабул итәргә тиеш.

Ул журналистлар татар мәктәпләрендә укыган, күбесе журналистика факультетларын бетергән, бу ягыннан килеп караганда да, ниндидер игътибар җитеп бетми күрәсең.

– Телләрне үстерү програмы татар мәгарифенең хәле кыен булган вакытта әзерләнде. Яңа мәгариф кануны да милли мәгарифка киң колач белән үсәргә мөмкинлек бирми. “Татар мәктәпләре инде ябылудан туктады, без аларны япмаячакбыз, ә алга таба киресенчә ача башлаячакбыз” дигән сүзләрнең ишетелгәне юк әле. Һаман да тегендә ябарга җыеналар икән, монда ябарга теләкләре бар дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Сез аңлыйсыз, әгәр татар мәктәбе ябылса, укучылар урыс мәктәбенә китеп бара. Телнең нигезе булган мәктәпләрнең хәле авыр вакытта бу програм нәтиҗә бирерме?

– Бу хакта белеп яшәсәк тә, бүгенге шартлар, бүгенге сәясәт, бүген без тоткан позиция нинди мөмкинлек бирә шуннан чыгып эшләү кирәк, минемчә. Бу програмда күтәрелгән барлык әйберләрне дә мин дөрес һәм кирәк дип кабул итәм, анда бик үк чынбарлыкка ашмасларын күрсәм дә. Бу програмның яңгыравы, аның халыкка, җәмәгатьчелеккә җиткерелүе мөһим. "Менә шундый әйбер дә бар икән, менә шундый тел сәясәте вәкиле бар икән" дип кемнәрнедер уйландырыр ул. Институт турындамы, йә булмаса, програмга кергән башка юнәлешләрме, халыкның бер өлешен генә булса да ниндидер уйга этәрер дигән ышаныч белән яшим.

Хөрмәтле укучылар! Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмы кабул ителеп, тел сәясәте вәкиле вазифасы булдырылса, бу урында кемне күрергә теләр идегез? Фикерләрегезне безнең форумда әйтә аласыз.