Кыргызстанның беренче ханымы: Казан белән аралар якынаюга куанам

Рәисә Атамбаева

Үзәк Азия илләрендә андагы президентларның хатыннары турында бик сөйләнмиләр. Хатыннары түгел, президентларның үз тормышы хакында да мәгълүмат табу җиңел түгел. Ә менә Рәисә ханым Атамбаева очрагында киресенчә, ул һәрвакыт ире – Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев янында, һәркемгә ачык. Шул исәптән, Азатлык радиосына да.
Әтисе Татарстанның Сарман районыннан, әнисе Бөгелмәдән булган, үзе Кыргызстанның Ош шәһәрендә туган Рәисә Атамбаева президент хатыны гына түгел, ул берүк вакытта фән кешесе дә, һәм һәр татар хатын-кызы кебек бөтен туганнарын кайгыртучы да. Азатлык белән сөйләшүгә Рәисә ханым Япониядән сәфәрдән кайтып төшкәч, Бишкәктә инде төн уртасы булса да вакыт тапты.

– Бу кадәр эш һәм сәфәрләр белән Бишкәктә татарлар белән очрашырга вакыт табасызмы?


– Тырышам инде, бәйрәмнәргә гел чакыралар мине. Менә 8 март алдыннан татар хатын-кызлары әбиләрне җыеп чәй мәҗлесе оештырган идек. 23 февральдә ирләр бәйрәмен уздырдылар. Микроволновка мичләре юк иде, акча җыеп шуны алдык, татар җәмгыятенә кунакка килүчеләр хәзер бәлешләрне шунда җылытып чәй эчә ала. Гөлсинә Хәйдаровна белән (1999 елдан бирле "Туган тел" җәмгыяте рәисе Гөлсинә Ульмаскулова – А.К.) даими элемтәдә торабыз. Ул бары тик татарча гына сөйләшә, аның белән ана телендә аралашу бик рәхәт була.

– Сез медицина кешесе, эшегез дә бар, президент хатыны булу вакытыгызны күп аламы? Үз эшегез ничек бара?

Рәисә Атамбаева Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән Казанда Конгресс көннәрендә

– Эш бик күп. Медицина академиясендә кафедрада да, аннары "Беренче ханым" буларак та. Ярдәм сорап күп мөрәҗәгать итәләр. Узган елдан бирле "Сәламәт ил" ("Здоровая страна") исемле фондыбыз бар. (Рәисә Атамбаева - фонд президенты, шулай ук Кыргыз дәүләт медицина академиясенең гигиена кафедрасы доценты – А.К.) Бу фонд кысаларында да төрле эшләр башкарабыз. Эш торган сан арта. Гыйлем өлкәсендә дә ниятләребез бар, фәнне дә үстерергә кирәк бит. Ял көннәре элек ял итә идем, хәзер ял юк. Кунаклар килгәндә президент янында булырга кирәк. Аның белән рәсми сәфәрләргә йөрергә кирәк. Яз җитү белән кунаклар да күбрәк килә башлый. Менә бу көннәрдә генә Австрия, аннан соң Төркиядән ил башлыкларын көтәбез. Эш артканнан арта. (көлә)

– Совет елларында Үзәк Азиядә “татарлар” дигәч укытучылар, табиблар - зыялылар күз алдына килә иде. Хәзер сезнең тирәдә татарлар күпме? Алар нәрсә белән шөгыльләнә?

– 90нчы елларда татарлар моннан күпләп китте. Кыргызстан дәүләт буларак аякка басканда авыр вакыт иде ул. Ош шәһәрендәге туганнарым да Татарстанга китте. Татарлар гына китте дип әйтеп булмый, руслар да, башка милләт вәкилләре дә китте. Әти-әниләрем Оштан минем янга күчеп килде. Туганнарым Татарстанга китте, ләкин шул да бар - соңгы елларда кайберләре кире кайтты.

Монда туып гомер буе бу якларда яшәгәннәргә, бигрәк тә олы кешеләргә Татарстандагы һава шартлары килешмәде, авырулары көчәйде. Мондагы климатны башка җир белән дә чагыштырып булмый. Бертуган абыем Татарстанда инде 20 елдан артык яши, аның да кире Кыргызстанга кайтасы килә. Тормыш та җайлана бара монда, бик сизелә ул хәзер. Авыр булды, чыннан да. Ике инкыйлаб халыкны егып сылды. Икътисадны җимерде, кешеләр эшсез калды. Хәзер тормыш яхшыра. Бер энем монда минем, абыем да безнең янга кире кайту турында уйлана. Әти белән әни дә монда җирләнгән.

– Кыргыз җәмгыятендә хатын-кызларның урыны кайда? Белем алу, теләгән җиргә эшкә урнашу, һөнәри үсеш мөмкинлекләре бармы?

Рәисә Атамбаева Төркиянең беренче ханымы Хәернисә Гөл белән

– Менә ирем президент булганга 1 елдан аз гына артык вакыт узды. (Алмаз Атамбаев президент итеп 2011 елның декабрендә сайланды. – А.К.) Әлбәттә, ниндидер зур нәтиҗәләргә ирешер өчен бу бик кыска вакыт, ләкин бу өлкәдә дә күп эшләр башкарылганын беләм, чөнки үзем дә яшьләр һәм хатын-кызларның хәле белән даими кызыксынып торам.

Кешеләр үзләре дә, мөмкинлекләр артты, ди. Мәктәптә яхшы укып бердәм дәүләт имтиханын уңышлы бирүчеләр турыдан чит илләр, Русия югары уку йортларына керә ала. Хатын-кызлар сервис күрсәтү, белем һәм медицина өлкәсендә күбрәк эшли. Ялкау булмаган, белеме булган бер хатын-кыз да эшсез утырмый. Әле премьер-министр булганда (2010-2011) ирем медицина хезмәткәрләре һәм укытучыларның эш хакын өч мәртәбә арттырды. Күп кешедән ишеттем ул чакта, "шул кадәр күп акча алдык кулга, гомердә моның кадәр акча тотканыбыз булмады", диделәр. Моны ишетү шул кадәр рәхәт булды. Аңа кадәр бит 10%, 20% итеп кенә арттыралар иде. Хәзер казнада акча арткан саен аны бары тик хезмәт хакларын, пособияләрне арттыруга тотачаклар. Гади халык моны күрә һәм аңлый башлады.

– Русиядә укытучылар һәм ата-аналар балалар тәрбияләүдә зур кризис дип белдерә. Сезнең гаиләдә һәм кыргыз җәмгыятендә яшьләр тәрбиясе ничек куелган?

– Безнең өйдә аллага шөкер, проблема юк. Улым Әнкарада университетта укый, кызым мәктәптә 10 сыйныфта, тагын бер ел мәктәбе бар. Икесе дә тырышлар. Бала тәрбияләү - бездә дә катлаулы мәсьәлә. Хәзер генә без яңа проект башларга торабыз.

Тәрбиягә төрле яктан килеп була, мәдәни һәм социаль яклары бар. Соңгы елларда сугышлар һәм инкыйлаблар белән бездә яшүсмер балалар игътибарсыз калды. Мин 14-18 яшьтәге балаларны күз алдында тотам. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы да "бала яшен" 18гә кадәр озайтты. Яшүсмерләр, бигрәк тә бу яшьтәге кызлар тәрбиясенә медицина ягыннан карарга кирәк. Кызлар тәрбиясе ул дәүләтчелекнең нигезе бит.

Рәисә Атамбаева Азәрбайҗанның беренче ханымы Мәһрибан Алиева белән

Совет чорында яшүсмерләр тәрбиясенә - табиблар күзәтүеннән алып идеологиягә кадәр - зур игътибар бирелгән булган. Бу яшьтә балада бик катлаулы физиологик һәм рухи үзгәрешләр була. Моннан тыш Кыргызстандагы кебек социаль тотрыксызлык шартларында балаларның психикасы бозыла. Мәктәп бетерүчеләр арасында авыру балалар бик күп. Мәгълүмат чараларыннан балалар үзләренә ярамаган төрле тискәре һәм агрессив мәгълүмат, кинолар таба. Без хәзер Кыргызстанда шул өлкәдә булган тәҗрибәне өйрәнеп балалар тәрбиясе программаларын үзгәртергә җыенабыз.

Кризис бездә генә түгел, әйтүегезчә, башка илләрдә дә бар. Кыргызстанда соңгы 10-15 елда гомумән балалар кайгысы булмады. Үз гаиләмне генә алганда, балаларга куркыныч яный дип ничә тапкыр илдән китәргә мәҗбүр булдык. Ирем өчен курыктым. Хәзер менә барысын да төптән үзгәртергә җыенабыз. Аллаһы тәгалә саулык-сәламәтлек, көч бирсен, хөкүмәт акча биреп торсын.

– Рәисә ханым, президент әфәндене өчпочмак ярата дип беләбез. Тагын ниләр ярата ул?

– Татар ризыкларын бик ярата. Бәлеш, өчпочмак ярата. Әнием кискән токмач ярата иде. Авыл тавыгы белән салынган аш, юка итеп җәелгән токмач. Хәзер кибеттә нинди генә токмач юк. Ул барыбер йомырка сарысына гына басылган җеп юкалыгындагы токмач ярата, чын бәйрәм аның өчен шул була. Инде мәрхүм әнием безнең белән озак торды, ул әзерли иде.

– Туганнар белән җыелып бәйрәм итәргә вакыт табасызмы?

Рәисә Атамбаева кызлары Алия белән Кыргызстан президенты инаугурациясендә

– Әлбәттә, туган көннәрне бергә бәйрәм итәбез, 8 март кебек бәйрәмнәрдә туганнар белән җыелабыз, очрашабыз. Олы яшьтәге туганнарыма кирәк чакта ярдәм итәргә тырышам. Гаилә өчен вакыт һәрвакыт табам. Балачакта әти-әниемнең безнең белән татарча гына сөйләшүе чын бәхет булган икән. Мин татарча яхшы аңлыйм, әмма үз балаларым белән инде урысча сөйләшәм. Без үскән 60нчы елларда мәктәптә татарча түгел, кыргызча да укытылмады. Русча укыдык барысын да.

Казан белән элемтә булуына бик куанам, туганнарым белән генә түгел, фәнни өлкәдә хезмәттәшлек итәбез. Сентябрь аенда безнең кафедраның 60 еллыгына гигиена белгечләренең зур конференциясенә казаннар да киләчәк. Үзем аңарчы барып кайтырмын дип торам. Бар яктан да уңай тәрәккыять Кыргызстанда.

– Президент хатыны булу сезгә эшегездә булышамы? Комачаулыймы?

– Нәрсә дип әйтим (авыр сулап куя). Менә бер ел бу статуста инде мин, эш артты. Гел кеше алдында булырга, сәфәрләргә йөрергә туры килә. Үземә вакыт калмый. Ләкин эшләгән һәр эшебез файда китергәнен уйласак, арыганнар бетә, кайдандыр яңа көч өстәлә.

Кыргызстан президенты Алмаз Атамбаев һәм беренче ханым Рәисә Атамбаева Япония императоры Акиһито һәм хатыны Мичико белән

Ирем белән сәфәрләргә чыкканда гел матур булырга кирәк (көлә). Кайдадыр мине телевидениедә күреп берәрсе - шундый матур идең ул сәфәрдә дип язсалар - рәхәт булып китә инде. Кыргызстан халкы минем кыргыз милли киемнәрен киүемне бик ярата. Кытайга бараммы, Европагамы, менә Казанга кайтканда да кыргыз киемендә идем. Читтәгеләр дә безнең милли бизәкләрне күрә, соклана.

Безнең милли кием тегү бик югары дәрәҗәгә куелган. Элекке елларда осталар качып эшли иде. Салымнар югары иде, тагын башка нинди сәбәпләр булгандыр. Ирем премьер-министр булганда андый кече эшмәкәрләргә эш шартларын үзгәртте. Алар эш рөхсәте - патент өчен генә акча түли дә калган табышы үзләренә кала. Патент акчасы тулысынча казнага керә, төрле салым һәм түләүләр кебек чиновниклар кесәләрендә калмый. Алар шулай итеп рәхәт сулыш алды. Бездә тегелгән хатын-кызлар киемнәре хәзер төрле илләргә сатыла.