Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президенты Уфага килде


Кыргызстан президенты Уфага килде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев хатыны Рәисә ханым белән бүген Уфага килде. Һава аланында аларны республика башлыгы Рөстәм Хәмитов та хатыны белән каршы алды. Кыргыз җитәкчесенең Башкортстанга эш сәфәре кысаларында Уфада кыргыз мәдәнияте көннәре ачылды. Анда кыргыз киносын, концертларын һәм бизәү-кулланма сәнгате күргәзмәсен карарга мөмкин. 2015 елда Кыргызстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре үткән иде. Кыргызстан белән Башкортстан арасында тауар әйләнеше күп түгел, 30 миллион доллар чамасы. Ансы да Башкортстаннан озатылган тауарларга туры килә. Республикада кыргыз капиталы катнашындагы биш ширкәт эшли. Югары уку йортларында Кыргызстаннан 60 студент белем ала. Кыргызстан башлыгы Башкортстан җитәкчеһе белән очрашып үзара хезмәттәшлек даирәсен киңәйтү, икътисади бәйләнешләрне ныгытырга ниәтли.

XS
SM
MD
LG