Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан башлыгы: "Русия хәрби базасы республикадан килешү мөддәте чыккач китәргә тиеш"


Алмазбәк Атамбаев
Алмазбәк Атамбаев

Мәскәү Бишкәкнең стратегик партнеры булып калачак, ләкин хәрби яктан Кыргызстан үз көчләренә таяначак, ди Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаев.

Килешү мөддәте тәмамлангач Русия хәрби базасы Кыргызстаннан китәргә тиеш булачак дип белдерде 1 декабрьдә илнең президенты Алмазбәк Атамбаев журналистларга.

Мәскәү Бишкәкнең стратегик партнеры булып калачак, ләкин хәрби яктан Кыргызстан үз көчләренә таяначак, дип ассызыклый Атамбаев.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Русия президенты Владимир Путин аны "аңлаган".

Атамбаев үз карары белән илнең Манас һава аланыннан АКШ хәрби көчләренең дә чыгарылганын искә төшерде.

Кыргызстанда Русиянең Кант авиабазасы урнашкан. Ике ил арасында килешү 2003 елда 15 елга төзелгән, ә 2009 елда тагын 49 елга озайтылган иде.

"2016 елда килешүнең хәзерге мөддәте тәмамлана, шуннан соң Русия базасы тагын 49 ел анда калырга һәм аннан соң 25 елга озайтылырга тиеш иде. Әмма без 25не кыскартып 15 елга калдырдык - 49 һәм 15 дип аңлатты Атамбаев.

Кыргызстанда моннан тыш Русия хәрби диңгез флоты баш идарәсенең элемтә бүлеге, сейсмик станция һәм торпеда коралын сынау базасы урнашкан.

XS
SM
MD
LG