Югары рада Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирүне көнтәртибенә кертмәде

Акмәчеттә Әхмәтхан Солтанның тууына 90 ел тулу уңаеннан куелган баннер

Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исеме бирелсен дигән тәкъдимне Кырым депутатлары 2010 елда кире какканнан сон, “Батькивщина” оппозицион депутатлар төркеменә кергән депутат, милиция генералы Геннадий Москаль «Ватан канатлары» оешмасы рәисе Нури Бейтулаев тәкъдиме белән Украина Югары Радасында "Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирергә" дигән карар проектын бу елның 8 гыйнварында теркәтүгә ирешкән иде.

Украина Югары радасының сишәмбе көнне узган утырышында канун өлгесе көнтәртибенә кертелмәде. Утырышта 176 депутат канунны көнтәртибенә кертүне яклап тавыш бирде, 30зы каршы, 60тан артыгы битараф, 146 депутат тавыш бирүдән баш тарткан, дип хәбәр иттте Кырымнан Диләвер Осман.

Тәкъдимне "Ватан канатлары" кырымтатар очучылар оешмасы һәм аның рәисе Нури Бейтулаев башлады. Нури Бейтулаев бу эше өчен 2011 елда Кырым республикасының транспорт комитетыннан эштән дә чыгарылган иде, ләкин ул, моңа карамастан, бу эшне дәвам итте һәм комитет белән хаксызга эштән чыгарылуы турындагы мәхкәмә эшләре барышында 21 гыйнвардагы утырышта аның файдасына карар чыгарылды.

Югары раданың бу карарын Бейтуллаев татарларга каршы дискриминация, дип бәяләде.

Украинаның башка шәһәрләрендә һава аланнарына танылган кешеләрнең исемнәрен бирү өчен парламент карары кирәк булмаган.