Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исеме бирелерме?


Әхмәтхан Солтанның 90 еллыгына әзерләнгән шигар
Әхмәтхан Солтанның 90 еллыгына әзерләнгән шигар

Акмәчеттә ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы, очучы-сынаучы Әхмәтхан Солтанга багышланган «Амет-Хан – гордость Крыма!» китабы тәкъдим ителде.

23 гыйнварда Акмәчеттә ике тапкыр Советлар берлеге каһарманы, очучы-сынаучы Әхмәтхан Солтанга багышланган «Амет-Хан – гордость Крыма!» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Китап махсус урыс телендә басылып Кырым һәм Украина Югары Радаларында таратылды.

Кырымтатарларның төрле оешмалары Әхмәтхан Солтан исеменең Акмәчет һава аланына бирелүен инде 2009 елдан башлап таләп итеп киләләр. 2010 елда Кырым парламенты депутатлары бу тәкъдимгә каршы тавыш бирде, җәмәгатьчелек исә бу мәсьәләне туктамый күтәреп килә. «Амет-Хан – гордость Крыма!» китабының чыгуы, аны тәкъдим итмәсә дә, бу таләпләрнең дәвамы булса кирәк. Китапны «Йылдыз» (Йолдыз») әдәби журналы материалларын файдаланып әзерләгән язучы Риза Фазыл: «Без бу чараны Әхмәтхан Солтанның фаҗигале үлеменең 42 еллыгы алдыннан үткәрәбез, очрашуның гомум максаты – Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирүгә ирешү», диде.

Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирергә дигән тәкъдимне «Ватан канатлары» кырымтатар очучылар оешмасы һәм аның рәисе Нури Бейтулаев башлады һәм аны хәзер дә дәвам итәләр. Нури Бейтулаев бу эше өчен 2011 елда Кырым республикасының транспорт комитетыннан эштән дә чыгарылган иде, ләкин ул, моңа карамастан, бу эшне дәвам итә һәм комитет белән хаксызга эштән чыгарылуы турындагы мәхкәмә эшләре барышында 21 гыйнвардагы утырышта аның файдасына карар чыгарылды.

Университетта узган тәкъдим итү кичәсендә университет ректоры, Украина каһарманы Фәүзи Якубов: «Без Әхмәтхан Солтанның узган юлларын, тарихын беләбез. Менә монда рәссамыбыз Айдар Алиев утыра. Минем шундый тәкъдимем бар – ул Акмәчет һава аланының Әхмәтхан Солтан мәйданы проектын әзерләсен, аның матур һәйкәлен ясасын, без аны анда урнаштырыйк», – диде.

Китап тышлыгы
Китап тышлыгы
Кырым Югары Радасының Милләтләр һәм сөргенгә дучар булган ватандашлар эшләре даими комиссиясе рәисе, Кырымтатар Милли Мәҗлесе рәис урынбасары Рәмзи Ильясов: "2010 елда Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирү мәсьәләсе каралганда Югары Раданың 43 депутаты уңай тавыш бирде, ләкин уңай карар өчен сигез тавыш җитмәде. Минем депутатлар белән алып барган сөйләшүләрем дә файда бирмәде", диде. (Кырым Югары Радасында 100 депутат. Аларның 80-е Украина президенты Виктор Януковичның Регионнар фиркасе фракциясендә).

Әхмәтхан Солтанның Алупкадагы йорт-музее мөдире Мостафа Мостафаев үз чыгышында, очучының исемен Акмәчет һава аланына бирергә дигән таләпләргә Русиядәге очучылар да кушыла, бәйсез Украина Каһарманы №1 очучысы Александр Галуненко да моның тарафдары, диде.

“Әхмәтхан Солтанны очучылар бик хөрмәт иткәннәр. Аны өч тапкыр Советлар берлеге каһараманы булган очучылар Александр Покрышкин һәм Иван Кожедуб белән бер рәткә куйганнар. Очучыларның Мәскәүдә узган бер чарасында бу хакта Покрышкинның улы сөйләгән иде”, диде ул.

Сугыш елларында 25 яшендәге Әхмәтхан Солтан ике тапкыр каһарман дәрәҗәсен алган иде. Аңа өченче тапкыр каһарман исемен бирергә тиеш иделәр дигән сүзләр дә буш сүз генә түгел икән. Русиянең Жуковский шәһәрендә Советлар берлеге каһарманнары клубы рәисе, Әхмәтхан Солтанның шәкерте, каһарман очучы Геннадий Ирейкинның бу хактагы сүзләре дә китерелә китапта. Ул: "Әхмәтхан Солтанны өченче тапкыр каһарман исеменә инде үткәргән сынаулары өчен тәкъдим иткән иделәр, бу дөрес сүз, ләкин бу мәсьәләдә аның кырымтатар булуы комачаулады. Бөтен документларында ул үзен татар дип яза иде”, ди. Китапта «Крымский татарин трижды герой Советского Союза – это невозможно!» дигән мәкалә дә бар.

Гомумән китапны тәкъдим итү кичәсе форматыннан чыгып хатирәләр кичәсенә әверелде. Чарада катнашкан очучы Дружин исә Акъярдагы (Севастополь) Белбек һава аланына килгән бер очкычка Әхмәтхан Солтан дип язылачагын хәбәр итте. Украинада бу беренче мондый очкыч булачактыр.

Шуны да әйтергә кирәк, Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исеме бирелсен дигән тәкъдимне Кырым депутатлары 2010 елда кире какканнан сон, «Батькивщина» оппозицион депутатлар төркеменә кергән депутат, милиция генералы Геннадий Москаль «Ватан канатлары» оешмасы рәисе Нури Бейтулаев тәкъдиме белән Украина Югары Радасында "Акмәчет һава аланына Әхмәтхан Солтан исемен бирергә" дигән карар проектын бу елның 8 гыйнварында теркәтүгә ирешкән. Украина депутатларының бу карарга ничек тавыш бирүен вакыт күрсәтер.



Белешмә

Әхмәтхан Солтан 1920 елда Кырымның Кара диңгез буенда урнашкан Алупка шәһәрендә туа. Кырымдагы Кача очучылар мәктәбен тәмамлый. 1941 елда сугышка китә. Беренче фашист очкычын Ярославль күгендә таран ысулы белән бәреп төшерә. Бу каһарманлыгы өчен аңа Ярославль шәһәренең хөрмәтле ватандашы исеме бирелә. Ул сугыш елларында төрле фронтларда сугышып 49 дошман очкычын бәреп төшерә, үзе бәреп төшергән очкычларның кайберләрен эскадрилья башлыгы буларак башка очучыларга да яздыра. 1943 елда беренче тапкыр, 1945 елда икенче тапкыр Советлар берлеге каһарманы була.

Алупкадагы Әхмәтхан Солтан музее
Алупкадагы Әхмәтхан Солтан музее
Сугыштан сон ул хәрби академиягә укырга керә. Ләкин, анда, "Син, әлбәттә, каһарман, ләкин синең халкың – сатлык", дигән бер офицерга суга. Шулай итеп ул рапорт язып академиядән китәргә мәҗбүр була. Үзенең элекке хәрби җитәкчесе Тимофей Хрюкин ярдәме белен Жуковскийда урнашкан сынау очышлары институтына эшкә урнаша, анда очучы-сынаучы булып эшли башлый. 25 ел дәвамында ул 107 очкыч сыный. Канатлы ракетлар башлангычы булган очкыч-снарядны, тавыштан тиз очкан очкычны, һавада ягулык алу ысулын сынаган, беренче космонавтлар Юрий Гагарин, аннары ачык галәмгә чыккан Алексей Леонов, Игорь Волк һәм башка космонавтлар өчен очкычта югарыга күтәрелеп авырлык югалу шартлары тудырган кеше була Әхмәтхан Солтан.

Ул Мәскәүгә килгән кырымтатар милли хәрәкәте вәкилләре белән даими очрашып, кырымтатарларны Кырымга кайтарыгыз дигән мөрәҗәгатьләргә кул куя, Үзәк комитетның кирәкле ишекләрен ачып мили хәрәкәтнең, халыкның хатларын кертә. 1970 елда Мәскәүдә аның 50 яшьлек юбилее очкычлар конструкторлары, очучылар катнашында зурлап бәйрәм ителә. Фаҗигале үлеме алдыннан ул очышларын туктаткач кырымтатар халкын Кырымга кайтару эшләренә тулаем кушылачагын әйткән иде. 1971 елның 1 февралендә чираттагы очкычны сынаганда Әхмәтхан Солтан төркеме белән очкычта шартлап һәлак булды.

2010 елда Ярославльдә аңа һәйкәл ачылды, 2000 елда ул, ниһаять, Кырымның хөрмәтле ватандашы исеменә лаек булды. Тик 2010 елда гына ул укыган Алупка мәктәбенә Әхмәтхан Солтан исеме бирелде.

Франциянең Ле Бурже авиасалонында инде күптән Әхмәтхан Солтан һәйкәле тора. Аның астында «Аллаһтан бирелгән очучы» дигән сүзләр язылган. Аның сыны Махачкала һава аланында, туган шәһәре Алупкада да тора.
XS
SM
MD
LG