Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар язучысы Риза Фазыл алты китап нәшер итте


Риза Фазыл
Риза Фазыл

8 ноябрьдә Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге кырымтатар китапханәсендә кырымтатар язучылар берлеге рәисе Риза Фазыл үзе нәшер иткән алты китапны укучыларга тәкъдим итте.

Бу китаплар төрле авторларның китаплары, ләкин аларны нәшергә әзерләү мәшәкатьләрен язучы Риза Фазыл үз өстенә алган. Нәшер ителгән китаплар арасында ике тапкыр Советлар герое, очучы Әмәт-Хан Солтан турындагы “Амет-Хан – гордость Крыма”, мәрхүм язучы Чыңгыз Дагҗының “Севдигим Ялта”, быел тууына йөз ел тулган күренекле җырчы Сәбри Әрәдҗәпованың “Минем мәшәкатьле гомер юлларым”, мәрхүмә шагыйрә Зәйнәп Абассованың шигырьләр җыентыгы бар. Азатлык хәбәрчесе Риза Фазыл белән күрешеп сөйләште.

– Ни өчен бу китапларны сайлап алдыгыз?

– Мин гомерем буе китапларын чыгарырга омтылган кешеләргә ярдәм итеп килдем. Бу юлы мин мәрхүм авторларның китапларын, бер яшь аспирантның һәм китабын чыгара алмаган шагыйрь Шукри Аппазов китапларын әзерләдем. Нәшер ителгән китаплар арасында “Амет-Хан Султан - гордость Крыма” китабы аеруча зур урын тота. Бу китап махсус рус телле укучылар өчен әзерләнде. Аның йөз нөсхәсе Кырым Югары Радасы депутатларына тәкъдим ителде. Бу китапта каһарман очучыбызның бөтен тәрҗемәи хәле, аңа багышланган китаплар, шигырьләр, куелган һәйкелләр, кыскасы, тулы бер мәгълүмат бар.

– Ни өчен бу китап депутатларга бирелде?

– Акмәчет һава аланына Әмәт-Хан Солтан исеме бирелсен дигән тәкъдимнәргә 2010 елда депутатлар каршы чыккан иде. Хәзер бу мәсьәлә депутат Рөстәм Тимергалиев исеменнән яңадан күтәреләчәк. Шуңа күрә без депутатларга Әмәт- Хан Солтанның кем булуын аңлаткан бу китапны махсус рус телендә чыгардык.

Тагын бер китап – җырчы Сәбри Әрәдҗәпова китабы. Бу китапның кулъязмасы Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский китапханәсендә саклана. Ул гарәп хәрефләре белән язылган. Кырымтар музыка сәнгате, сугыш еллары Кырымда ничек булды, кырымтатар ашлары хакында шактый бай мәгълүматлар бар бу китапта. Риза Фазыл бу китап хакында да сөйләде, "мин Сәбри Әрәдҗәпованың кырымтатар ашлары рецептлары хакында брошюрасын да әзерләдем, ул да чыгачак", диде.

– Бу китапларны чыгарганда нинди кыенлыкларга очрадыгыз?

– Әлбәттә, бу минем китапларым түгел, аларны утырып карарга кирәк, редакцияләргә кирәк.

Лондонда яшәп 92 яшендә вафат булган танылган кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагҗы 2011 елда Кырымга кайтарып җирләнгән иде. Дагҗы үзен зур роман язучы итеп танытты, ә беренче адымнарын ул шигырьләрдән башлаган иде. Менә шул сәбәптән Риза Фазыл аның шигырьләр җыентыгын әзерләп чыгарган.

– Мин хәзер тагын дүрт авторның китапларын нәшриятка әзерлим. Мин бу эшләрне бушлай эшлим. Быел дәүләт хисабына кырымтатар телендә тик биш китап чыгачак.

– Гомумән, кырымтатар әдәбиятын яшәтәчәк әсәрләр языламы?

– Андый әсәрләр бар, ләкин күп түгел.

– Картларны алмаштырачак яшь буын язучылар киләме әдәбиятыбызга?

– Шигърияттә Әминә Усәин, нәсер жанрында 23 яшьлек Гөлнара Ильясова бар.

– Бүгенге көндә кырымтатар әдәбиятының дәрәҗәсе нинди?

– Халкыбызның вазгыяте ничек булса, әдәбиятыбызның хәле дә шундый. Язучыларга гонорар түләнми, дәүләт ягыннан игътибар юк.

– Әсәрләр тик акча өчен язылмый бит, андый әдәбият бәлки чын әдәбият та була алмас. Акча рус, украин телле язучыларга да түләнмәгәнгә ошаган. Бәлки без сүзебезне чын талантлар хакында алып барырга тиешбездер? Менә кем әдәбиятны яшәтте һәм яшәтәчәк?

– Әлбәттә, әдәбият тик акча өчен яратылмый, тик бу мәсьәлә дә мөһим.

– Соңгы тапкыр кырымтатар язучылары берлегенә җиде яңа әгъза кабул ителде. Аларның уртача яшьләре 60 яшь. Бу язучыларның әдәбиятка бирәчәк җимешләре инде күп булмаска ошаган. Бу вазгыятьне үзгәртү өчен нәрсә эшләргә тиешбез?

– Милли мәктәпләрдә, матбугатта әдәбиятны пропаганда итәргә кирәк, дәүләт ягыннан язучыларга, әдәбиятка игътибар ителсә, болар комплекслы рәвештә эшләнсә, әдәбиятыбыз да бер юлга басар иде.

– Соңгы елларда чыккан кырымтатар язучыларының кайсы китапларны искә алыр идегез?

– Урие Эдемованың «Айдын геджеде» (в Светлую ночь) романы, Шерьян Алининның «Хатыралар юкю» публицистика очеркларын, Иса Абдураманның шигырь җыентыгын.

– Сез әзерләгән китаплар арасында иң кирәкле китап - кайсы китап?

– Әмәт-Хан Солтан хакындагы китап.
XS
SM
MD
LG