Казанда Навальныйны яклап пикетлар узды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда Навальныйны яклап пикет узды

16 һәм 17 апрельдә Казанның Бауман урамында оппозиция активисты Алексей Навальныйны яклап урам җыеннары узды. Чарага төрле оешмалар һәм партияләрдән унга якын кеше килде.
Алексей Навальныйны яклау чарасына төрле оешмалар һәм партияләрдән (Сул фронт, Халык альянсы, ЗооСпас) унга якын кеше килде. Шундый ук акцияләр бу көннәрдә Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды.

Активистлар Навальныйга карата башланган мәхкәмә эшенә каршы чыга. Хакимиятләр аны "Кировлес" дәүләт оешмасының акчаларын үзләштерүдә гаепли.

"Минемчә, бу бары тик сәяси эш. Үземне Алексей Навальныйның тарафдары дип әйтә алмас идем. Ләкин урамнарга чыгарга кирәк, чөнки, менә минем кәгаземдә язылганча, бүген аны алып китәрләр, иртәгә безне. Навальный – хакыйкатьне әйтеп бирергә кыюлыгы җиткән кеше. Ул президент Путинга, Медведевка карата мөнәсәбәтен белдерә. Әлбәттә, без бүген демократик Русиядә яшәмәгенебезне беләбез. Сәяси эзәрлекләүләр, 37нче ел башлана. Шуңа күрә мин бүген бу мәйданга килдем", - ди пикетта катнашкан Фидаил Үтәганов.

"Навальный эше хокук саклаучы оешмаларның хәзер нинди хәлдә булуын күрсәтә. Хакимияттә булганнарга һәм аңа каршы торганнарга кануннар сайлап кына кулланыла. Бу бер аерым эш кенә түгел, бу тулы бер агым. Минемчә, хакимият бу процесстан отудан күбрәк югалтачак кына", - ди КФУ укытучысы Искәндәр Ясәвиев.