Чех дизайнерлары оча торган велосипед үрнәген күрсәтте

Your browser doesn’t support HTML5

Чехиядәге өч ширкәт боралак сыман очучы велосипед үрнәген күрсәтте. Прагада үткән бу чарада кеше урынына курчак утыртылган, электр белән хәрәкәтләндерелгән алты җилканатлы, читтән идарә ителә торган велосипед биш минут чамасы очып йөрде. Бу велосипед әлегә кешене йөртә алмый. Әмма дизайнерлар шул юнәлештә эшне дәвам итә һәм беренче чиратта яхшырак аккумулятор кирәк булачак, ди.