Казандагы никахларны теркәү бинасы “Гаилә үзәге” дип аталачак

Никахларны теркәү өчен Казансу ярында төзелгән яңа бинага “Гаилә үзәге” дигән исем бирелгән.

Инде хәбәр итүебезчә, 5 июльдә Казан шәһәрендә никахларны рәсми теркәүче яңа ЗАГС бинасы ачыла. Казан Универсиадасының 27-нче җәйге Универсиада булуы хөрмәтенә, бу көнне биредә 27 яшь парны теркәячәкләр.

Киләчәктә Казандагы никахларның күпчелеге шунда узачак. Бинаның өч бүлмәсендә көненә бер йөзләп никах тантанасы үткәрү мөмкин булачак, диелә.