Казанда хәләл супермаркет ачылды

Бүген Казанның Иске татар бистәсендә хәләл супермаркет ачылды. "Бәхетле" челтәренең беренче хәләл кибете булган бу сәүдә үзәгенең мәйданы 2.000м2.

Супермаркетта 10 меңләп исемдә тавар һәм ашамлыклар тәкъдим ителгән, аларның якынча чиреге "Бәхетле" ширкәте җитештергән ризык. Кибеттә бөтен ризык та, тәм-том да хәләл таләпләренә туры китереп әзерләнә.