Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәхетле" җитәкчесе: Акча эшлим дип өскә гөнаһ аласы килми


Казанның Иске татар бистәсендә ачылачак "Хәләл" кибет
Казанның Иске татар бистәсендә ачылачак "Хәләл" кибет

Казанның Иске татар бистәсендә 1 гыйнварга кадәр "Хәләл" кибет ачылачак. Анда кимендә сигез мең исемдә тавар тәкъдим ителәчәк, кибеттә бөтен ризык та, тәм-том да хәләл таләпләренә туры китереп әзерләнәчәк. Бу хакта Азатлыкка "Бәхетле" ширкәте җитәкчесе Мөслимә Латыйпова белдерде.

Мөслимә Латыйпова ачылачак бу кибетне Казанда гына түгел, ә Русиядә хәләл ризыкны үзе әзерләп үзе саткан һәм шул ук вакытта дөньядагы хәләл тавар җитештерүчеләрнең эшләнмәләрен дә тәкъдим иткән бердәнбер урын дип атый. "Бәхетле" җитәкчесе Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Мөслимә ханым, "Хәләл" кибет ачу идеясен күңелегездә күптән йөрттегезме? "Хәләл" кибет ачарга нәрсә этәргеч бирде?

– Озак йөрттегезме дигәннән, бурыч та түгел ул, йөк тә түгел ул. Күңелгә кечкенә вакытлардан, әби-бабамнан салынган булгандыр ул. Әнинең, әбинең: "Теге ризык ярамый, бу ризык хәрәм", дигән сүзләре яшь вакытларда истән дә чыккан булгандыр. Базар икътисадына аяк атлагач та бөтен гореф-гадәтләребез, Аллаһы тәгаләгә баш ию, аны бар дип белүләр, аның белән сөйләшүләр һәм аны хөрмәт итеп яшәүләр безнең бөтенебездә яңадан туды бит.

"Хәләл" кибет ачу теләге гел күңелдә иде. Аның кирәклеген үзебез дә беләбез, чөнки мөселманнар өчен генә түгел, һәркемгә сәламәт ризык файдага гына. Исәнлеге-саулыгы турында уйлаган кешеләргә хәләл ризык сату урыннары – кирәкле кибетләр алар. Бу кибетне ачу өчен мин үзем кирәк микән, юк микән дип алай артык уйланмадым да. Аны ачу кесә байлыгы белән түгел, ә күңел байлыгы белән эшли торган эш дип уйлыйм мин.

– Кибетне Казан шәһәренең Иске татар бистәсендә ачарга җыенасыз. Бу тирәдә мәчетләр барлыгын һәм аларга йөрүчеләр күплеген дә истә тоттыгызмы?

– Бу яңа кибетнең урыны ул Ходай тәгалә ризалыгы белән үзе җиңел генә килеп чыкты. Мин хосусый ширкәт җитәкчесе буларак, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хәләл кибет ачасым килә, хәзер мөселман илләреннән инвесторлар булып күп киләләр, хәләл ризыкка үзебездә дә ихтыҗ зур, мөселманча әзерләнгән ризыклар гына ашый торганнар күп дип мөрәҗәгать иткән идем. Ул: "Бина таба алсак, аны сезгә арендага бирербез, кулдан килгәнчә булышырбыз", дип бу идеяне хуплады.

Мөслимә Латыйпова
Мөслимә Латыйпова
Озак эзләдек, чөнки безгә зур мәйдан кирәк иде бит. Безнең "Бәхетле" кибетләрендә пилмәннәрне дә үзебез ясый торган һәм башка ризыклар җитештерә торган бүлекләр бар. Анда без хәләл ризыклар ясый алмыйбыз. Хәләл дигәннән, бөтен ризыклар да бер кибеттә ясалырга тиеш. Ит җитештерүчеләрдән хәләл итләр, хәләл тавыклар алгач без бөтенсен яңадан эшкәртеп аларны куллануга әзер ризык дәрәҗәсенә җиткерергә тиеш.

Дөрес, хәзер хәләл ризыкларны һәм таварларны күп җитештерүчеләр чыгара. Әмма хәләл итләрдән, хәләл ризыклардан өчпочмаклар, бәлешләр, кыстыбыйлар, пәрәмәчләр пешереп, тавыклар кыздырып, төрле салатлар ясап сатучы кибетләр юк. Күп кибетләр җитештерүчеләрнең хәләл таварын ала да шуны халыкка тәкъдим итә. "Бәхетле" кибетләрендә 1200 төр ризыкны ресторандагы кебек без үзебез әзерлибез һәм сатабыз.

Шунлыктан безгә "Хәләл" кибет өчен ике мең дүрткел метрдан ким булмаган мәйданлы бина кирәк иде. Таптык, һәм ул Иске татар бистәсендә булып чыкты. Ничектер уйламаганда үзеннән-үзе килеп чыкты. Күрәсең, яхшы, туры, дөрес юлда без. Мин шулай дип уйлыйм.

Хәләл дигәннән, ул бит әле ит дигән генә сүз түгел. Бүген безнең кибетләрдә 40 мең төрле ашамлык, тавар бар. Ә "Хәләл" кибеткә без әлегә сигез мең генә төр ризык исемлеге туплый алдык.

– Сез "Хәләл" кибетегездә ризык әзерли башлагач, аларны киләчәктә "Бәхетле" челтәренең башка кибетләренә дә җибәрү турында уйламыйсызмы?

– Безнең пешереп һәм кыздырып әзерләнә торган ризыкларның саклану вакыты бик аз, чөнки без аларга ясалма химик компонентлар, консервантлар салмыйбыз. Безнең салатлар алты сәгать кенә саклана ала. Аннан да артыграк торса алар әчи башлый. Әгәр инде озаграк саклыйм дисәң ниндидер химик матдә кушу кирәк. Шунлыктан без пешкән, әзерләнгән әйберләрне кибеттән кибеткә йөртмибез. Безнең кайсы кибеттә пешерелгән, шунда ук сатыла да. Чәк-чәк, кулдан киселгән токмач һәм пилмәннәр генә үзәкләштерелгән урында әзерләнә һәм кибетләргә таратыла. Лимон, каймак бәлешләре, гөбәдия, өчпочмак, зур бәлеш булсын, аларны да озак сакларга ярамый, чөнки аларга консервантлар кушылмый.

Ачылачак "Хәләл" кибетнең яртысы сату залы, яртысында пешерә, әзерли, кыздыра торган бүлекләр булачак. Бу җитештертү бүлекләре дә көн ахырына кадәр эшләячәк. Андагы аш-су осталары тиз генә килеп, пешереп куеп тиз генә кайтып китмәячәкләр. Алар кибет ачылганчы ук ике сәгать алдан эш башлаячак, бөтен әйберләрне әзерләп сату залына куячак. Бездә бүген җитештерелгән ризыкларны иртәгә сату тыела.

– "Бәхетле" кибетләрендә моңа кадәр дә хәләл тавар сатыла иде. Аларны теләп ала иделәрме?

– "Бәхетле"дәге хәләл таварлар исемлегендә сөттән эшләнгән ризыклар, чәй, казылыклар һәм башкалар бар. Ихтыяҗ булса да, "Бәхетле" кибетләрендә төрлелек күп түгел. Кайбер ширкәтләр хәмер, консервантлар кушылмаган конфетлар да җитештерә башлады. Алар бездә дә бар.

Мин үзем дә үзебезнең кибетләрдән көн дә диярлек ашамлыклар сатып алам. Казан, бер яктан, бик зур шәһәр түгел дә кебек. Күпләр бер-берен белә диярә була. Мин имамнарны, абыстайларны, хәзрәтләрнең барсын да диярлек күреп беләм. Алар гел-гел бер сорау бирә иде. "Мөслимә, кайчан хәләл кибет ачарсың икән? Сезнең өчпомакларны безнең дә ашыйсыбыз килә, аны өйдә болай тәмле итеп пешереп булмый бит", дип сорый иделәр. Безнең аш-су осталары көненә өчәр мең өчпочмак пешерә. Хатын-кызның барсы да аш-су осталары кебек тәмле итеп пешерә дә белмәскә мөмкин. "Тутырмалар ашыйсыбыз килә, кибетләрегезгә керәбез дә аларны күреп кызыгып чыгып китәбез", дип әйтүчеләр дә булды.

Безнең "Хәләл" кибет үзебездә әзерләгән ризыкларны тәкъдим итәчәк. Ул әлегә бөтен Казанга бер генә кибет була. Аңа шәһәрнең башка җиреннән йөрергә җайсыз булачак. Бу кибетне безнең сынау, тәҗрибә туплау проекты дип тә әйтергә була. Ихтыяҗ булса, тагын бер кибет ачарга мөмкин булачак. Беренчене ачу авыррак, әлбәттә.

Без кыш айларыннан бирле таварлар исемлеген барлыйбыз. Безгә тавар китерүчеләрне тикшереп бетердек. Без алар хәләл тавар китерә микән дигәнне тикшерүне үз өстебезгә генә ала алмыйбыз. Ашаган гөнаһлы түгел, ә ашаткан гөнаһлы диләр. Халкыбызны кибетебезгә чакырып хәләл ризык урынына хәрәмне сатсак – гөнаһы зур булачак.

"Бәхетле" кибетендә аш-су осталары өчпочмак пешерә
"Бәхетле" кибетендә аш-су осталары өчпочмак пешерә
"Хәләл" кибетне ачабыз да, бизнесыбыз өскә үрләп китә дип эшләгән эш түгел бу, ә халкыбызга кирәк дип башлаган эшебез. Әгәр кирәк булса, икенчесен, өченчесен ачу алай авыр булмаячак. Беренчесен җиренә җиткереп ачасыбыз килә.

"Хәләл" кибеттә сатыласы бөтен таварлар исемлеген Татарстан мөселманнарының диния идарәсе белән килештерәбез. Алар һәр таварның, һәр ризыкның хәләл таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә. Алар шулай ук тавар җибәрә торган җитештерүчеләрне һәм арадашчыларны да тикшереп чыгалар. Аннан соң гына безгә сатып алырга рөхсәт бирәләр.

Казан Универсиадасында "Бәхетле" челтәре эшләде. Без 12 мең спортчыны ашаттык. Анда безнең, шулай ук, хәләл ризыклар да тәкъдим ителде. Без анда үзебезне сынап карадык. Универсиадага тәкъдим ителгән 200 төр ашамлыкны диния идарәсендә тикшертеп хәләл тамга куллануга сертификат алдык.

Диния идарәсе белән килешү төзелде һәм алар алга таба да безне бөтен яктан тикшерәчәк. Хәзер без "Хәләл" кибеттә дә хәләл тамгасы куллану сертификаты алырга тырышачакбыз. Бу тамга үзебезгә дә, сатып алучыга да ышанычны дәлилләү булып торачак.

– "Хәләл" кибеткә хезмәткәрләр алу турында сезнең "Бәхетле" сайтында игълан тора. Хезмәткәрләрнең мөселман булуы беренче шартмы? Татарча белүчеләргә өстенлек биреләме?

– Эшкә урнашу өчен безнең бу бәйгедә төрле милләттән, теләсә-кайсы диндәге, Русиядә эшкә урнашу таләпләрен үтәгән теләсә кем катнаша ала. Аларга аерым бер таләпләр юк. Шулай да, чисталык һәм пөхтәлек беренче урында булырга тиеш. Бездә болай да чәчләрне башлык астына җыю, тырнакларның буялмавы, эш вакытында йөзек һәм алкаларның булмавы шарт. Безнең хезмәткәрләр ризык әзерләгәндә бөтен эшләрне дә перчатка белән башкарырга тиеш. Хезмәткәрләр Татарстанда татар телен дә белсә, әлбәттә, бу хупланачак. Әмма хезмәт хакларында һәм премияләрдә ул чагылмаячак.

Мин кибеткә кергәч, әгәр кибетчесе татар булса, аның белән татарча сөйләшәм. Әгәр янымда 10 кеше басып торса, миңа татарча сөйләшү килешми. Анда бит чуашы, русы, яһүдие, марие, грузины бар. Бездә төрле халык яши, 160 милләт вәкиле бар. 10 кеше алдында үз телемдә генә сөйләсәм, дөрес булмас кебек, башкаларны түбәнсетү сыман килеп чыга.

– Татарстанда татар теле дәүләт теле бит. Ул хәзергедән күбрәк яңгырарга тиеш түгел мени?

– Әлбәттә, күбрәк ишетәсе килә, әмма башка халык та бар. Безнең "Бәхетле"дә хезмәткәрләрне эшкә алганда һәм эшләүчеләрне бәяләгәндә бер генә таләп куела, алар үз эшләренең остасы булырга тиеш.

Кибетләребезне "татарский" түгел, "Татарстанский" дип әйтәм
Безнең Мәскәүдә сигез кибетебез бар, Аллага шөкер. Кайвакыт "татарский магазин" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин шунда: "Сез дөрес әйтмисез. Безнең кибетләр "татарский" түгел, "Татарстанский", дип әйтәм. Бездә күп халык яши һәм һич кенә дә милләтчегә әйләнергә ярамый. Бөтен кеше дә бер төрле эшли. Безнең эштә иң югары бәя – ул осталык.

– "Хәләл" кибеттә намаз укырга теләүчеләргә урын булыр микән?

– Һичшиксез. Без эшкә алу турында мәчетеләргә, ислам университетына да хәбәр иттек. Ислам юлы буйлап дөрес баручылар алар күп җирләрдә эшли алмый бит. Кем белә, бәлки намаз укырга вакыт та бирмиләрдер, бәлки укырга мөмкинлекләр, урын юктыр. Кибетебездә хезмәткәрләр өчен намаз бүлмәсен без алдан ук проектка керттек. Ул бүлмә сатып алучылар өчен түгел, ә хезмәткәрләр өчен генә булачак.

– "Бәхетле" сайты кибетләрдә нинди таварлар сатылу турында да хәбәр итә. Хәләл юнәлеш турында да бу сайтыгызда берәр бүлек ачарга теләгегез юкмы?

– Алла бирса, "Хәләл" кибет турында аерым язачакбыз. Шулай ук анда кибетне ачу тантанасына килгән кешеләрнең фикерләрен дә урнаштырачакбыз. Бу яңа сайт кибет ачуга ук эшләп китәчәк. Анда сатылган таварлар исемлеге дә куелачак. Бәлки, кибет һәм ризык әзерләү урыннары буйлап виртуаль экскурсия дә эшләрбез. Бу кибетне көтәләр, аның ачылачагын күпләр ишеткән инде.

– Кибет кайчан ачылачак соң? Кайбер мәгълүмат чаралары 15 декабрь дип белдерә.

– 15 декабрьгә кибет әзер булырга тиеш. Без ул датаны төзүчеләр өчен куйдык. Кайсы гына кибетебезне төземик, йә булмаса төзекләндермик, төзүчеләргә аерым бер дата куябыз. Әгәр без авызыбызны 20 декабрь дип ачсак, алар тагын эшләрен 20-сенә кадәр сузачак.

Ачылу көне әле тәгаенләнмәгән, ике мең дүрткел метр бит ул, эше бик-бик күп. Яшәеш челтәренә тоташу мәшәкатьләре бар, электрга тоташу белән дә кыенлыклар килеп чыкты. Зур мәйданнарда пешергәч, ризык әзерләгәч, безгә 400 киловатлы энергия кирәк, ә бу бинага 180 киловатлы гына ут үткәрелгән. Аллаһы тәгалә ризалыгы белән бөтенесен башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Исәбебез 2014 елның 1 гыйнварына кадәр ачу.

– Кибетнең эчен ничегрәк бизәргә җыенасыз?

– "Бәхетле" кибетләренең барсының да дип әйтерлек дизайнын мин үзем ясыйм. 25 кибет ачканга, хәзер барсына да өйрәнеп беттек инде. Аларда йә төсен, йә булмаса рәвешен генә әзрәк үзгәртәсең. Бу кибет барыбызга да бик кадерле, чөнки бөтен хәләл ризык үзендә әзерләнгән Русиядә беренче хәләл кибет булачак ул.

Кибеткә килеп кергәч тә сатып алучылар хәләл рөхсәте тамгасын күрәчәк. Дизайнда алтын төсен кулландык, әмма көнчыгыш рухы булмаячак. Безнең хәзер мөселман дигәч тә көнчыгыш сәнгате турында уйлый башлыйлар. Безнең кибет диварларында татарның элек-электән килгән бизәкләре, орнаментлары булачак. Бу бизәкләр нигезендә читекләр, калфаклар чигелә. Диварларга шул бизәкләрне урнаштырдык. Аллага шөкер, үзебезнең күңелебезгә дә хуш килә.

– Бәя сәясәте ничегрәк булачак? Кибет ачыласын ишеткәннәр арасында кыйбат булыр микән дип уйланучылар да бардыр.

– Хәләл казылык һәм башка әзер таварларны без җитештерүчеләрдән алабыз. Төп алар куйган бәя, ә безнеке өстән кушылма гына булачак. Хәләл итнең бәясе гадәти иттән әллә ни артык кыйммәт түгел. Бер генә ит комбинаты хәләл ит җитештерсә, ул монополист булыр иде дә, алтын бәясенә чыгар иде. Хәзер хәләл җитештерүчеләр күп, хәләл базарда да конкуренция.

Күп кенә җитештерүчеләр: "Мөслимә, безнең таварны ал әле, безнеке чын хәләл, бик тәмле", дип мөрәҗәгать итә. Сөбханалла, хәзер хәләл эшләнмәләр җитәрлек. Яхшыны арзан бәядән алырга тырышабыз. Кыйммәт бәя куйсак, аларны сатылмыйча ташларга туры килергә мөмкин, ә безгә сату яхшырак. Безнең "Бәхетле" кибетләреннән даими сатып алучылар бездәге бәяләрнең башка кибетләр белән аермасын күреп тора. Ул аерма зур түгел.

– Сез бүген әңгәмә вакытында Татарстанга гарәп илләреннән дә инвесторлар килә дидегез. Чит илләрдәге хәләл ризык җитештерүчеләр белән турыдан-туры элемтәләрегез бармы?

– Мин үзем Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә еш булам. Андагы кибетләрне болар ни эшли, ничек сата икән дип гел карап йөрим. Барган саен андагы кибетләргә кереп безнеке ничек булыр икән дип чагыштырам. Безгә кайбер таварларны сатарга рөхсәт итмәделәр, әмирлекләрдә аны саталар микән дип тикшереп чыгам. Монсы бер булды.

Икенчедән, без үзебез Европадан тавар алып кайтабыз, башкаларда булмаган эксклюзив таварлар китерәбез. Европада хәләл таварлар тәкъдим иткән күргәзмә булганда безнең андагы вәкилебез әлеге күргәзмәләрне карый.

Хәләлеккә тикшерү узганда 40 меңнән 32 мең төрне сызып аттылар
Әле күптән түгел генә безнең хезмәткәрләр Германиядә үткән азык-төлек күргәзмәсенә барып кайтты. Алар анда шулай ук күп кенә хәләл таварлар барлыгын күргән. Берничә ширкәт белән аларның таварларын безгә китерү өчен килешүләр төзелде. Без, Алла бирсә, Европадан да турыдан-туры хәләл сертификатлы таварларны алып кайтачакбыз. Ул эксклюзив булачак, Русиядәге башка кибетләрдә сатылмаячак алар. Хәзер Европадагы хәләл таварларны барлыйбыз.

Безнең кибетебез Русиядә бик уникаль урын булыр дип уйлыйм. "Бәхетле" үзе 1200 төрле азык-төлек, тәм-том җитештерә, сатуда 120 төрле салат кына бар безнең. Аларның күбесе ит белән. Әгәр гадәти кибетләрдә хәләл салат ясыйк дисәк, шул ук такта, шул ук пычак кулланылачак һәм хәләллеге бетәчәк.

Майонезга килгәндә дә, хәләлне әзерләгәндә теләсә нинди майонезны кулланып булмаячак. Хәләллеккә тикшерү узганда 40 мең төрдән 32 мең төрне шатырдатып сызып аттылар. Хәләл комитет, ярамый дигәч, без аларны сата алмыйбыз. Аннары гөнаһы безнең өстә булачак. Акча эшлим дип өскә гөнаһ аласы килми.
XS
SM
MD
LG