Киевта бәрелешләр

22 гыйнварда Украинада протест чараларында катнашкан өчен зур күләмдә штрафлар билгеләүче яңа кануннар гамәлгә керде.

Демонстрациячеләр җыелган мәйданны чистарту өчен хакимият бирегә 8 мең милиция хезмәткәре һәм эчке гаскәрләр хәрбиләрен китерде.

Киевта 19 гыйнварда башланган бәрелешләрдә, рәсми саннарга караганда, 200дән артык кеше, шул исәптән 35 журналист яраланды.

Сишәмбе кичендә "Динамо" стадионының 13 метр биеклектәге колоннадасыннан егылып төшеп 22 яшьлек бер кеше һәлак булды.

22 гыйнвар иртәсендә Грушевский урамында утлы коралдан атып тагын бер кеше үтерелде.

Бәрелешләр булган урында протест белдерүчеләрнең берсе ял итә.

Оппозиция тарафдары Украина әләмен күтәреп чыгып баскан.

Бер хатын милиция хезмәткәрләрен көч кулланмаска үгетли.

Киевның Бәйсезлек мәйданы.

Украина журналисты Виталий Портников үзенә карата янаулар арту сәбәпле Украинадан бер Европа иленә китте.

Украинаның иминлек хезмәте АКШ һәм Польша ватандашлары протест чараларында катнашкан өчен аларны Украинага кертми башлады.

Киев үзәгендәге бәрелешләр 19 гыйнварда халык җыеныннан соң башланды.

Анда катнашучылар Югары Раданың протест чаралары үткәрү кагыйдәләрен кырыслатучы кануннар чыгаруына ризасызлык белдерде.