Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Уң сектор партизан сугышы башларга әзер


Киевтагы бәрелешләр
Киевтагы бәрелешләр

Киев үзәгендәге канлы бәрелешләрнең алгы сызыгында булган Уң сектор вәкилләре Януковичка каршы ахыргача көрәшәчәкләрен белдереп партизан сугышы башлау белән янады.

Украинада хакимияткә каршы протестлар канлы бәрелешләргә әверелеп берничә кеше һәлак булганнан соң кайберәүләр протест хәрәкәтенең радикальләшүе өчен үтә уңчы яшьләр төркемен гаепләде.

Украин милләтче оешмаларын берләштергән Уң сектор дип аталучы бу төркем узган якшәмбе көнне полиция белән канлы бәрелешләр башланганнан бирле иң алгы сызыкта көрәшә. Бу бәрелешләрдә кимендә өч кешенең һәлак булуы рәсми рәвештә расланды.

Уң сектор координаторы Андрей Тарасенко, әгәр дә полиция демонстрациячеләргә каршы көч куллануын дәвам итсә, киңкүләм ватандашлар сугышы башлау белән янады. "Әгәр алар кан белән бастырырга маташса, бу һәлакәткә китерәчәк. Украинада ватандашлар сугышы башланчак", диде Тарасенко.

Уң сектор президент Виктор Янукович ноябрь аенда Европа берлеге белән якынаю килешүен имзалаудан баш тартканнан соң башланган протест чараларының беренче көннәрендә үк оешты.

Тарасенко әйтүенчә, Уң секторның максаты -- хәзерге хакимиятне бәреп төшереп "халык дәүләте" төзү. Алар Януковичның хакимияттән чигенүен таләп итте һәм аңа үз гаиләсе белән Украинадан китәргә 24 сәгать вакыт бирәчәкләрен белдерде. Оппозициянең төп җитәкчелегеннән аермалы буларак, Уң сектор хакимият белән нинди дә булса сөйләшүләр үткәрүне кире кага.

Алар шулай ук VKontakte социаль челтәрендә үз тарафдарларын бәрелешләргә әзерләнергә чакырды һәм ярдәмгә тимер ядрәләр, бензин, лазер яктырткычлар, пыяла шешәләр, чылбырлар һәм фейерверклар китерүне сорады.

Уң сектор әгъзасы Иһор Мазор: "Хакимият халыкка каршы мөмкин булган барлык ысулларны куллана, нигә халык та үзен яклар өчен таяклар куллана алмаска тиеш ди", дип белдерде Азатлыкка.

Украина халкы тыныч демонстрацияләр буларак башланган протест чараларының куркыныч урам бәрелешләренә әверелүен зур борчылу белән күзәтә.

Ике ай буе дәвам иткән тыныч демонстрацияләр нәтиҗә бирмәгәннән соң, Тарасенко күпләрнең Уң секторның радикал ысулларын хуплый башлавын белдерде.

"Янукович китәргә тиеш. Халык моның өчен һәммә нәрсәне эшләргә әзер. Мин Уң секторны гына түгел, ә барлык Украинаны күз алдында тотам", диде ул.

Украинаның өч төп оппозицион фиркасе кешеләрнең үлүе өчен Януковичны һәм эчке эшләр министры Виталий Захарченконы гаепләде.

Премьер-министр Мыкола Азаров исә радикал протестчыларны "террорчылар" һәм "җинаятьчеләр" дип атады. Азаров шулай ук Украинада протест чараларын тыючы яңа канун нигезендә катырак чаралар күрү белән янады.

Әмма сәяси күзәтүчеләр Уң секторны Киев үзәгеннән көч белән бәреп чыгару киеренкелекне киметмәячәк, киресенчә, көч куллануны тагын да киңәйтеп җибәрергә мөмкин, дип кисәтә.

Сәяси күзәтүче Тарас Березовец Азатлыкка: "Мин кешеләрнең күзенә карадым да анда бернинди курку күрмәдем. "Беркут" (милициянең махсус көчләре) аларны берничек тә тарата алмаячак", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG