Бор чукрак хатыннары сугышка протест белдерде

Your browser doesn’t support HTML5

Бор чукрак (Фонтаны)кырымтатарча "саф чишмә" дигәнне аңлата, ул Акмәчет читендә Акъярга (Севастополь) бара торган юл кырыена урнашкан. Хатын-кызлар, үсмерләр, кечкенә кызлар кулларына шигарләр, кырымтатар байраклары тотып юл кырыена ярты чакрымга тезелде. Йөзләрчә иде алар. “Кырым. Ватан. Милләт”, “Путин, Кырымнан кулыңны ал”, “Без Украина белән”, “Сугыш булмасын” дип шигарләр әйтеп тордылар.