Тукай бүләген Сладковскийга бирү татарларны кимсетәчәк

Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе

Бу антология белән чын алдашу-афера кылынган, берише оятсыз адәмнәр үзләренең татарга бернинди катнашы булмаган әшнәләрен җыентыкка кертер өчен аның исемен дә оятсызларча алмаштырганнар.
Бүгенге көндә Йолдыз Исәнбәт татар музыкасын чын мәгънәсендә белүчеләрнең соңгыларыннандыр, мөгаен, ә инде белем дәрәжәсеннән аңа гомумән көндәшләр юк, минемчә.

Сладковский эшчәнлегенә килгәндә дә, Йолдыз ханым бик белеп сөйли. Чынлыкта бернинди дә "Татарстан музыкасы" юк, ул ясалма вә уйдырма төшенчә, ә бар конкрет татар музыкасы, урыс музыкасы, чуаш, мари, удмурт һәм башка халыклар музыкасы. Бу антология белән чын алдашу-афера кылынган, берише оятсыз адәмнәр үзләренең татарга бернинди катнашы булмаган әшнәләрен ул җыентыкка кертер өчен аның исемен дә оятсызларча (һәм дә әле мантыйкны бозып) алмаштырганнар.

Менә шуның турында сөйли дә инде Йолдыз ханым, чөнки башта ул "Татар музыкасы антологиясе" дип планлаштырылган иде. Әлеге "антология"гә турыдан-туры татар халкын мыскыл итә торган әсәр дә керткәннәр. Сүз Татарстанга һәм татар халкына бернинди катнашы булмаган Мәскәү композиторы А.Чайковскийның "В стане Тамерлана" дигән әсәре турында бара.

Тарихтан билгеле, Сәмәрканд залиме Аксак Тимер Идел буйларына яу белән килеп, безнең бабаларыбызны кырып-суеп чыга, Алтын Урда дәүләтенең җимерелүенә сәбәпче була. Сладковский әфәнде эшчәнлегенә янадан кайтыйк, ул үзенең концерт програмнарында гомумән татар музыкасын уйнамый. Ә инде бик сирәк очракларда уйнаганда да аны бозып башкара.

10 миллион доллар түләсәләр, "Sony Music" ширкәте теләсә нинди музыка яздыра һәм аны теләсә нинди исемлеккә дә кертә. Сладковский Мәскәүдән түгел, Петербурдан килде. Әйтергә кирәк, ул бик урта куллы гына дирижер. Петербурда ул Михайлов театры һәм Консерватория оркестрларында эшли, һәм анда аны бик түбән бәялиләр.

Безнең Казанда гына берише мәдәният житәкчеләре кош тоткан кебек кыланалар. Сладковскийны Казанга чакыру татар сәнгате өчен бик зыянлы бер гамәл булды. Илдә үзебезнең яхшы профессионал татар дирижерлары да житәрлек, ә без һаман пыяла кыйпылчыгы тапкан папуаслар кебек кыланабыз. Аңа Тукай буләген бирерләр инде, чөнки аның артында зур түрәләр тора (әйтик, Русиядәге Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко). Бу очракта без, татарлар, янә бер кимсетү кичерәчәкбез, безнең язмыш шундыйдыр инде, нишләмәк кирәк.

Тәлгать Барый
журналист, Казан

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.