Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан композиторлары әсәрләре дөнья музыкасында зур ачыш булачак"


Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе
Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе

Берлинның "B-Sharp" студиясе продюсеры, дөньядагы күренекле композиторларның музыкасы белән эшләгән Филипп Нидель Татарстан композиторлары әсәрләренә таң калган. Бу хакта Азатлыкка Татарстан дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский белдерде. "Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе"н тәкъдим итү кичәсе 23 гыйнварда Салих Сәйдәш исемендәге зур концертлар залында үтәчәк. Бу чарага Нидель дә чакырылган.

"Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе" әзер. Өч дисктан торган тупланма биш мең данәдә Яңа ел бәйрәме алдыннан гына Казанга кайтып җиткән. Татарстан дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте җитәкчесе Наталья Лукина сүзләренчә, әлеге язмалар килеп төшкән көнне үк 28 декабрьдә антологиянең берсе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган.

23 гыйнварда әлеге музыка тупланмасын тәкъдим итү кичәсендә катнашучыларга да әлеге дисклар бүләк ителәчәк. Бу чарада антологиягә әсәрләре кергән композиторлар, инде бакый дөньяга күчкән моң ияләренең туганнары, сәнгатькәрләр катнашачак. Антологияне тәкъдим итү кичәсенә "Sony Music Entertainment" компаниясенең башкарма директоры Ян Һендерсон, "B-Sharp" Берлин студиясенең продюсеры Филипп Нидель дә чакырылган.

Александр Сладковский
Александр Сладковский
Оркестр җитәкчесе Александр Сладковский сүзләренчә, дөньяның төрле илләрендә яшәүче күренекле композиторлар, оркестрлар һәм музыкантлар белән хезмәттәшлек иткән Филипп Нидель антологияне эшләгәндә үзгә моңга һәм аны башкару дәрәҗәсенә таң калган. Әсәрләр башта Казанда яздырыла һәм Берлинда "B-Sharp" студиясендә җыела, ягъни тавыш режиссерлары язмаларны иң мөкәммәл дәрәҗәгә җиткерә.

"Нидель татар композиторлары мәктәбенә мөкиббән. Ул үз гомерендә беркайчан да бу музыканы ишетмәгән. Студиядә эшләү бик катлаулы хезмәт, кабат-кабат кайтып тыңлау кирәк, көйгә чумган вакытта ул иң башта аларны бик һөнәри һәм зәвык белән эшләнгән әсәрләр дип бәяләде. Күңелгә үтеп керерлек бик югары дәрәҗәдәге музыка дип тә белдерде.

Ул дөнья күләмендәге бик күп музыка өстендә, оркестрлар, дирижерлар, музыкантлар белән эшләгән, көйләрне үзе яздырган һәм дөньяга чыгарган кеше буларак, аның сүзләре хак. Ул безнең көйләрне ишетеп хәйран калды һәм дөнья музыкасы өчен яңа зур ачыш булачак, дип әйтте.

Кызганыч, әлегә бу көйләрне беркем дә белми. Мин бу эшне башлаганда үзем өчен дөнья Татарстан композиторларның искиткеч һәм кабатланмас әсәрләрен белергә тиеш дигән зур максат куйдым. Без беренче баскычны төгәлләдек. Алга таба барсы да дөньяда бу антологиянең нинди кызыксыну тудыруыннан торачак.

Филипп – ул музыкант, музыканы бик яхшы аңлый һәм аны тоя. Ул әлеге көйләрне бик югары бәяләде. Аңа эш кушканга гына безне мактады дип уйлау кирәкми. Ул музыкага һәм аны башкару сыйфатына бик таләпчән кеше", ди Сладковский.

Сладковский (с) һәм Нидель
Сладковский (с) һәм Нидель
Антология өч дисктан тора. Беренче дискка классиклар Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Александр Миргородский, Нәҗип Җиһанов әсәрләре кергән.

Икенче диск үзгә – анда хатын-кызлар иҗат иткән әсәрләр урын алган. Мәсгүдә Шәмсетдинованың “Чыңгызхан”ы, Зөлфия Раупованың “Алтын сарай” дип аталган әсәрләр җыелмасы, Резедә Әхиярованың “Моңлы сазым” һәм Елена Анисимованың “Шудон Гур” әсәре дә кергән.

Өченче диск Анатолий Луппов, Ренат Еникеев, Шамил Тимербулатов, Рәшит Кәлимуллин һәм Александр Чайковский әсәрләреннән тора. “Хәзерге композиторларның әсәрләре урын алган дип белдерелсә дә, бу дискка Александр Чайковскийның “Тамерлан станы” дигән әсәр керде, чөнки ул безнең оркестрның визит карточкасы булып тора”, диде Лукина.

Антология «Sony Music Entertainment» и «RCA Red Seal Records» лейблы белән дөнья күргән һәм әлеге билгеле ширкәтләрнең махсус каталогына кертелгән. Дисклар «Sony Music Entertainment»ның Мәскәүдәге бүлегендә күбәйтелде.

Әсәрләр узган елның август аенда Казанда сигез көн дәвамында язылды. Сәйдәш залына "B-Sharp" студиясе җиһазлары куелган иде. Антологиягә өч сәгать ярымлык музыка кергән. Дискларның бер өлеше Универсиадага килгән чит ил кунакларына таратылачак.

Татарстанның сифоник оркестры чыгыш ясый
Татарстанның сифоник оркестры чыгыш ясый
Оркестр Универсиадага опера да әзерли. Халыкара уеннар барганда “Ак бүре” операсының дөньякүләм премьерасы булачак. Операның көен Мәскәүдә яшәүче татар композиторы Зөлфия Раупова, ә либреттоны Рүзәл Мөхәммәтшин яза. Шулай ук оркестр Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарында катнашачак. “Әлегә нинди әсәр уйнаячагыбыз билгеле түгел, яз башларына тәгаенләнер”, диде Лукина.

Якындагы чараларга килгәндә, озакламый Казанда Ренат Еникеевның иҗат кичәсе булачак. Бу бәйрәмдә оркестр бары тик Еникеев язган әсәрләрне генә башкарачак. Лукина сүзләренчә, алар махсус санаганнар, елъярым вакыт эчендә оркестр татар композиторларының 106 әсәрен башкарган.

Сладковский оркестр үзен һәм татар композиторлары әсәрләрен халыкара сәхнәләрдә дә танытырга тиеш дип саный. 19 сентябрьдә оркестр Чехия башкаласы Прагада чыгыш ясарга җыена. Прагада 8-22 сентябрьдә "Дворжак Прагасы" дип аталган халыкара музыка фестивале үтәчәк. Татарстан оркестры концерты 19 сентябрьдә булачак.

"Мин бу чараны Татарстан өчен дә зур әһәмияткә ия дип саныйм. Оркестр да бик талантлы һәм уникаль композиторларыбыз кебек үк беркем дә белмәгән хәлдә иде. Оркестрны җитди итеп күрсәтү кирәк. Геополитик кырда Татарстанны мәдәният аша танытуда бушлыклар бар. Без аны әкренләп тулыландыра барачакбыз. Мин теләгебезнең тормышка ашачагына ышанам”, ди Сладковский.

2011 елның август ахырында маэстро "Татарстан дөньяда спорт белән генә түгел, ә мәдәнияте белән дә данлыклы булырга тиеш" дип белдереп, күңелендә инде бүген дөнья күргән антологияне чыгару идеясе барлыгын беренче булып Азатлык радиосына җиткергән иде. Ул вакытта ул: "Кулдан килгәннәрне дә, килмәстәйләрне дә эшләргә кирәк", дип әйтте.
XS
SM
MD
LG