Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар операсы матур, әмма аны киң таныту юк”


Татар опера һәм балет театры бүген Һолландия шәһәрләре буйлап гастрольгә чыгып китә. “Шагыйрь мәхәббәте” Тукай ролен башкарган Әхмәт Агади авыруы сәбәпле 2011 елда гына куелачак.

Советлар Берлеге чорында ук илдә беренчеләрдән булып “килешү системына” күчкән Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры үз сәхнәсендә елына 30лап опера куя. Узган ел балет тамашалары белән бергә кичәләрнең саны 90 булган. Аларда да күбесе читтән чакырылган кунак җырчылар чыгыш ясый.

"Бу Европа һәм дөньяның күпчелек опера театрларында булган система", дип сөйләде Азатлык радиосына театрның сәнгать җитәкчеләренең берсе, операларны сәхнәгә куючы режиссер Эдуард Трескин.

Чит илләрдә Казан җырчылары һәм биючеләре 150-170 тамаша куя.

Быел Һолландиягә иҗади сәфәр бер айдан артык дәвам итәчәк. Казан театры Һолландиягә Доницеттинең “Лучия ди Ламмермур” һәм Вердинең “Трубадур” әсәрләрен алып бара. “Трубадурны” Эдуард Трескин сәхнәләштергән.
Нәҗип Җиһановның "Алтын чәч" әсәре - матур, әмма ни өчен ул сәхнәгә куелмый?


Русия Ислам Университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин Азатлык радиосына "Казан операсының милләткә файдасын күрмим", дип сөйләгән иде.

Эдуард Трескин татар халкының горурланырлык опералары бар, ди.

“Татар операсының горурлыгы дип “Шагыйрь мәхәббәте” операсын атар идем. Тукай ролен башкарган Әхмәт Агади аның өчен “Алтын битлек” бүләген дә алды. Бу бик авыр спектакль. Тукай ролен башкарырга икенче бер солист табу бик авыр. Исән булган булса бу рольне минем якын дустым мәрхүм Хәйдәр Бигичев кына башкара алган булыр иде. Әмма ул арабызда юк, шуңа күрә Тукай булып Мариинский театр солисты Әхмәт Агади җырлый, ул татарча белә”, диде Трескин һәм “Шагыйрь мәхәббәте” операсын тамашачылар кабат яңа елдан соң күрә алыр, дип өстәде.

Театрның матбугат хезмәте башлыгы Жанна Мельникова сүзләренә караганда, “Шагыйрь мәхәббәте” Тукай ролен башкаручы Әхмәт Агадинең авыруы сәбәпле кичектерелә. Елына ике тапкыр театр консерватория һәм башка музыка уку йортларын бетерүчеләрне чакыртып тыңлый. Әмма әлегә кадәр, Тукай роленә кереп Әхмәт Агади тавышына охшатып башкарырлык бер тенор булмады, ди Жанна Мельникова.

Зәвык мәсьәләсе

Совет чорында операны халыкка, халыкны операга якынайту тырышлыклары булды. Казан консерваториясен мәшһүр Нияз Даутов җитәкләгән чорда дистәләгән татар опера җырчысы тәрбияләнде. Күп кенә опералар татарчага тәрҗемә ителде. Моның файдасы булмады, халык операга йөрмәде.

“Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” әсәре - операларның иң матурларының берсе. Әмма ни өчен ул бүген сәхнәгә куелмый? Әйтүе кыен шул. Гомүмән, без элекке идеаллар җимерелгән, яңалары әле төзелмәгән бер чорда яшибез. Үзгәрешләр бик күп булды. Әлек операны яраталар иде. Татар операларын Нияз Даутов чорында күп куялар иде. Даутов дистәләгән, йөзләгән татар җырчыларын тәрбияләп үстерде. Хәзер алар барысы да эшсез йөрер иде”, ди Эдуард Трескин.

Татарстан симфония оркестрын күп еллар җитәкләгән танылган дирижер Фоат Мансуров вафатыннан соң оркестрның яңа җитәкчесе итеп Александр Сладковский билгеләнде. Журналистлар белән очрашуда Сладковский оркестрны эшчеләр янына берләшмәләргә алып чыгу теләге белән уртаклашты.

“Әлбәттә, яңа кешенең эшкә яңача тотынасы килә. Яңалык түгел бу. Без Совет чорында да Казаннан читкә чыгып йөрдек. Җәй саен Советлар Берлеге, Русиянең опера театрлары булмаган шәһәрләренә бардык. Ел дәвамында Түбән Кама, Чаллыга барып опералардан өзекләр җырладык.

Шәхсән мин моңа каршы. Операны завод белән фабрикаларга чыгыруга мин каршы. Завод белән фабрикаларда эшләргә кирәк, нәрсәдер җитештерергә кирәк. Операны пропагандаларга кирәк, диләр. Кирәк, әмма андый юл белән түгел. Реклама кирәк, сәнгатьнең дәрәҗәсен үстерергә кирәк. Бу инде бик авыр. Җитди сәнгатьнең хәле бүгенге көндә бөтен дөньяда авыр, Татарстанда гына түгел. Халыкның башына арзанлы попса тутырылган. Телевидение шуны гына күрсәтә, имеш халык шуны тели, дип. Халык нәрсә бирсәң шуны ала ул”, ди Трескин.

Эдуард Трескин 2008 елда Прага татарларын Татар кыллы уен кораллары квартеты белән очраштырды

Опера һәм балетка мәхәббәт табигатьтән һәм тәрбиядән килә. Килмәсә - мәҗбүр итү булмаска тиеш. Әлегә Казанда классик музыка һәм җитди операны балаларга аңлату өчен бик аз эшләнә, ди Эдуард Трескин.

“Казанның балалар өчен музыкаль театры юк. Анда балалар өчен язылган оперетталар гына түгел, көндезен җитди опералар да куелсын иде. "Евгений Онегин", "Сибирский Цирюльник" кебек җиди әсәрләр кыскартылып куелсын иде,” дигән теләк белдерә үзе дә танылган опера җырчысы булган, татар җырларын яратып башкаручы Эдуард Трескин.
XS
SM
MD
LG