Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният милләтне саклый


Татар милли мәдәниятенең көчле үсеш алмавына кем гаепле? Моңа Русиянең вертикаль хакимияте комачаулыймы, әллә татарлар булган мөмкинлекләрдән файдалана белмиме? Ни өчен татар китабы кибете подвалда урнашкан? IV татар яшьләре форумы делегатлары “Глобализация вакытында милли үзенчәлекләрне саклау мәсьәләләре” дип аталган секциядә шул турыда сөйләште.

27-31 август көннәрендә Казанда дүртенче тапкыр бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Анда дөнья илләреннән, Русиянең барлык төбәкләреннән, БДБ дәүләтләреннән татар яшләре катнашты. Форумның пленар утырышыннан соң төрле юнәлештәге берничә секциядә эшләде. “Глобализация вакытында милли үзенчәлекләрне саклау мәсьәләләре” дип аталган секциядә төп чыгышларны Русия Ислам Университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Камал театрының сәнгать бүлеге җитәкчесе Нияз Игламов, “Барс-медиа” компаниясенең пиар менеджеры Айгөл Шәвәлиева, журналист Римзил Вәли, форум делегатлары, мәдәният министрлыгы вәкиле Кадрия Идрисова ясады.

Рафыйк Мөхәммәтшин. Милли мәдәният нәрсәгә таянырга тиеш дигәндә, тел саклау проблемасы беренче урында тора. Туксанынчы елларда шәһәрләрдә телне саклау өчен үзенә күрә институтлар формалаша башлаган иде. Шәһәрләрдә татарча сөйләшкән яшьләр күренде. Ләкин кызганыч, бүген процесс тагын артка таба китте. Совет чорында, без университетта укыган чакта Казан Дәүләт Университетының татар филологиясе факультетына конкурс зур иде. Хәзер анда бөтен Русия буйлап яшьләр җыеп йөриләр. Кызганыч, татар мәктәбе институт буларак оешып китә алмады. Бүген татар мәктәпләре үз позицияләрен югалта бара. Бу Татарстан проблемасы гына түгел. Мәскәү Кремле вертикаль хакимият урнаштырып, бөтен яктан агачны юнган кебек, ботакларны чабып, бер вертикаль эшләмәкче. Милли мәдәният тә шушы вертикальнең бер корбаны булып тора.

Уңнан сулга: Айгөл Шәвәлиева, Нияз Игламов

Айгөл Шәвәлиева.
Мәдәниятне үстерүдә проблемаларны әйтеп уздык. Китаплар сатылмый, җәмәгать оешмалары әкренләп рус теленә күчә, хәтта форумнар урыс телендә бара. Минемчә, бүген форумга җыелган яшьләр бу проблемаларны берничек тә чишә алмый. Чөнки бу сәясәт, ул дәүләт белән эшләнергә тиеш.

Бүген татар халкының төп проблемасы – икътисадны, аның законнарын белмибез. Бөтен әйбер икътисад белән бәйле. Без рекламаны, җәмәгатьчелек инструментларын кулланмыйбыз. Шул ук театрны реклама ярдәмендә үстереп була.
Күпләр “Барс-медиа” компаниясен әрли. Әмма аларның маркетинг һәм рекламасы югары үсештә. Ул яктан алардан өйрәнергә кирәк. Бер дигән “Азатлык” радиосы бар. Аның кызыклы тапшырулары турында да халыкка җиткерергә кирәктер.

Рафыйк Мөхәммәтшин. Без күпме генә бу проблеманы чәйнәсәк тә, телне саклап калу өчен институтлар булмаса, ул үсә алмый. Әлбәттә, безнең театрларыбыз да, бию ансамбле дә, Опера һәм балет театры бар. Мин үзем Опера һәм балет театры юк дип саныйм. Алар артистларны яллыйлар да, дөнья буйлап йөриләр. Татар мәдәнияте өчен аның ни файдасы бар?

Нияз Игламов. Монда “традиция” дигән сүз яңгырады. Театр беркайчан да традициягә таянып яшәми. Чөнки театр җәмәгатьчелек алдында көзге булып тора. Безнең җәмәгатьчелек нинди – театр шундый.

Җитмеш елдан артык безгә сәнгать халык өчен дип әйттеләр. Халыкка сәнгать кирәк түгел. Бер гади генә хакыйкатьне аңлыйк инде. Сәнгать – ул зыялылар эше. Зыялылар сәнгать әсәрләрен барлыкка китерә һәм саклый. Татар опера, балеты турында сүз яңгырады. Фәрит Яруллинның “Шүрәле”се бөтендөнья классик әсәренә әверелде. Без аны беләбезме, горурланабызмы? Андый мәгълүматны массаларга җиткерергә кирәк. Безнең яшь композиторларыбыз бар. Нигә алар андый әсәрләр язмыйлар икән?

Шуңа күрә мин “традиция” дигән сүзне аңламыйм. Мәсәлән, безнең милли театрыбыз. Ул бит нәкъ традицияга каршы барлыкка килде.Традицияләр турында сөйләгәндә аккурат булырга кирәк.

Сез күбрәк элитар сәнгате турында уйлагыз. Нигә татарларга симфония кирәкми? Бездә музыкаль сәнгать үсеш алмаган. Безгә традицияләребезне сындырырга кирәк. Без бит шундый халык: авылдашларга гына ярдәм итәбез. Таралабыз, бетәбез бит, телебез бетеп бара.


Рөстәм Гыйльмөхәммәтов, Новосибирски шәһәре.
Мин музыкант буларак күп әсәрләр башкардым. Хәзер заманча итеп эшләнгән татар әсәрләре дә бар, бу яңа алым. Европада мәдәният бик алдынгы. Русиянең күп профессиональ җыр, театр коллективлары башкаларга көндәш була алмый. Без Европа, дөнья культурасыннан артта калдык. Форум делегатларына күрсәтелгән “Мулла“ спектаклен карадым. Форумга җыелган татар элитасы спектакль вакытында чыгып кереп йөрде, телефоннан сөйләште. Миңа алар өчен бик оят булды. Менә без бит театрда да үзебезне мәдәниятле итеп тота алмыйбыз.

Чынлыкта заманча итеп эшләнгән татар җырлары булган, әмма аларны онытканнар. Менә мин Себердән. 1960 нчы елларда Себер татарларының халык җырларын туплаган китап чыгарганнар. Әмма Новосибирски өлкәсендә милли мәктәпләр ябыла, китапларны ягарга боерык бирәләр. Без хәзер Казаннан ярдәм көтәбез. Җырлар туплаган китапларны табасыбыз килә. Казанда бик яхшы консерватория бар. Музыкада яңа алымнар табарга кирәк. Күптән түгел Байкал аръягыннан шалтыратып, гап-гади татар ноталары сорадылар. Чөнки аларны табуы да кыен. “Бас кызым, Әпипә”, “Сарман буйлары”ннан башка без берни дә белмибез, әмма татар сәнгате моның белән генә чикләнми. Башка якларны да күтәрергә кирәк. Профессиональ оркестрга сабантуйларда халык җырларын башкару мөмкинлеге булса да, без чыгыш ясый алмыйбыз, чөнки материал юк. Проблема менә нидә.

Римзил Вәли. Концептуаль яктан караганда, милли мәдәниятнең дошманы кем, беләсезме? Дөрес, глобализация. Ә глобализация килде: безнең кесәләребездә мобильник, мультимедиа. Глобализация милли мәдәнияткә дошман дисәк тә, “Барс-медиа” дискларын җәһәннәмдәге камыш арасында да яңгыратып була.

Корылтайларга Ташкенттан килүчеләр “безгә театр килми, безнең гәҗит, китап юк”, дип әйтә. Кая проблема? Рәхим итегез! Килегез, театр карагыз. Интернетка үрелегез. Диск кабызыгыз. Кирәк булса, театрларыбыз гастрольләргә бик шәп йөри. Бәла нәрсәдә соң? Бу глобализация дигән нәрсә милләткә ярдәм итә ала. Шул ук вакытта ул җимерә.

Икенче мисал. Казанда театр да бар, гәҗит тә бар, университет та бар. Ә Казанда торган татар балалары барысы да театрга барган дип уйлыйсызмы? Татар театрларының билетлары ничек сатылганын беләсезме? 40-50% урыннар буш кала. Шуңа күрә этномәдәни продукциягә (диск, китап, тапшырулар) бушлай реклама ясарга кирәк. Чөнки милли продукция хәзерге базар шартларына җайлаша алмады әле.

Сулдан беренче Рөстәм Мусин

Рөстәм Мусин, Актаныш.
Монда җыелып танышып утырганчы, безне Камал театрына алып барып “Зәңгәр шәлне” күрсәтсәләр иде. Юк шул. Монда гына сөйләшеп утырабыз. Читтән килгәннәрнең “Зәңгәр шәлне” дә күргәне юк. Без гел генә җыелабыз, сөйләшәбез, ашыйбыз, кайтып та китәбез. Форум дүртенче ел бара. Бер тапкыр “Шүрәлене” күрсәткәнегез бармы?

Кадрия Идрисова. Без инде бер сәгать утырабыз. Ләкин матур итеп фикерләшә белмибез, һәрвакыт пессимистик рухта сөйләшәбез. Татарның рухы пессимистик булырга тиеш түгел. Мин татар дигән горурлык безнең калебебездә булырга тиеш. Әгәр дә андый рух булмый икән, без форумда да русча сөйләшәчәкбез. Гаиләдә урысча сөйләшү башка милләт рухын күтәрергә ярдәм генә итә.

Сулдан беренче Кадрия Идрисова

Саша Долгов.
Глобализация вакытында милли үзенчәлекләрне саклау проблемаларына багышланган секцияне йомгаклап резолюция кабул ителде. Анда XXI гасыр глобализация һәм мәдәниятләр көндәшлеге гасыры. Күпгасырлык татар мәдәнияте башка мәдәниятләр янында зур конкуренциягә ия түгел диелә.

Глобализация процесслары яшьләрне милли гореф-гадәтләрдән читләштерә, яшь татарлар көнбатыш кыйммәтләренә нигезләнгән масса мәдәниятендә яши. Мондый шартларда элитар татар мәдәнияте яшьләрне милли мәдәнияткә җәлеп итәргә тиеш дип саный форум делегатлары. Шуңа Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Заманча татар мәдәнияте үзәге” төзү, әлеге үзәк кысаларында җанлы татар музыкасы, биюе, рәсем, күргәзмәләр оештыру, кино күрсәтергә тәкъдим ителде.
Шулай ук яшьләр татарча Интернет-телевидение оештырып, анда татарлар туында татарлар төшергән фильмнар, видео күрсәтергә, “Алтернатив театр” проектына теләктәшлек белдерергә карар итте.
XS
SM
MD
LG