Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Чыңгызхан” тарихны актара


Мәсгүдә Шәмсетдинова “Чынгызхан” симфониясеннән соң
Мәсгүдә Шәмсетдинова “Чынгызхан” симфониясеннән соң

Казанда С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка фестивале дәвам итә. 12 ноябрь кичендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үзенчәлекле һәм милли рухлы әсәрләр башкарылды. Алар арасында милләттәшләребез Шамил Тимербулатов һәм Мәсгүдә Шәмсетдинова әсәрләре дә бар иде.


Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка фестиваленең төп оештыручысы – Татарстанның дәүләт симфоник оркестрын бер ел элек җитәкләгән Александр Сладковский.

Ул Мәскәү һәм Петербур консерваторияләрен тәмамлаган, шул ук шәһәрләрдә берничә симфоник оркестр һәм капелла белән җитәкчелек иткән. Казанга килгәч тә, үзен көчле оештыручы һәм талантлы, югары дәрәҗәдәге башкаручы, дирижер итеп күрсәтергә тырыша.

Хәзер ул бу теләгенә эзлекле рәвештә ирешә бара. Казанга килгәч ул “Рахлин сезоны”, “Ак сирень”, “Казан көзе” дип аталган халыкара фестиваль оештырды. Concordia фестивале – Сладковскийның иң зур проекты.

Александр Сладковский
Александр Сладковский
Фестиваль программасы көчле әсәрләрдән төзегән. Татарстан президенты ярдәмендә оркестрга яңа инструментлар алынган, музыкантларга иң югары эш хакы билгеләнгән. Гобәйдуллина исемендәге фестиваль дә иң югары сәнгать үрнәге булырга тиеш.

5 ноябрьдә симфоник оркестр София Гобәйдуллинаның һәм Арнольд Шенбергның әсәрләрен атаклы виолончель остасы Давид Герингас катнашлыгында башкарып, үзенең нинди затлы музыка төркеме икәнлеген күрсәтте.

12 ноябрь концерты исә музыка авангардының Казанда ничек яшәгәнен һәм башкарылганын тамашачыга ишеттерде. Бу көнне дә Салих Сәйдәшев исемендәге зал иң югары зәвыклы тамашачылар белән тулган иде.

Башта Казан композиторлары укытучысы Анатолий Лупповның “Татар капричиосы” һәм Казанда яшәүче удмурт композиторы Елена Анисимованың удмурт көйләренә нигезләнгән симфоник фантазиясе башкарылды.

Тәнәфескә кадәр оркестр белән Александр Сладковскийның консерваториядә укучы шәкертләре җитәкчелек итте. Икенче өлештә Германиядә туган, Швейцариядә һәм Америкада яшәгән, Әнкарада консерватория ачуга ярдәм иткән һәм Төркия полифоник музыкасын үстерүгә өлеш керткән атаклы композитор Пауль Хиндеметның симфониясе башкарылды.

Анатолий Луппов
Анатолий Луппов
Моның белән оркестр һәм аның җитәкчесе Казан музыкантларының төрле жанрлардагы заманча әсәрләрне югары дәрәҗәдә башкаруга әзерлеген күрсәтте.

Иң ахырда Шамил Тимербулатовның увертюрасы башкарылды. Бу әсәр, күләме белән зур булмаса да (5-6 минутлык), талантлы композиторның оркестрга һәм аның җитәкчесе Сладковскийга багышлануы белән аерылып торды.

Шамил Тимербулатовның юбилей концертына әзерләнгән әсәрләрнең Сладковский җитәкләгән оркестр тарафыннан көчле башкарылуы композиторга шул кадәр тәэсир иткән ки, ул 12 ноябрь концертының ахырында сәхнәгә чыгып, шактый кызыклы фикер әйтте.

“Кичә 11.11.11 көне иде, димәк 12сендә ахырзаман килергә мөмкин булган”, диде әсәрләнгән музыкант. "Кичен мин йоклый алмый яттым. Йоклагач, минем янга Алла төште. Борчылма, Шамил, диде ул. Дөньяда Сладковский һәм аның оркестр булганда ахырзаман килмәс, мин аны кичектерәм!", диде Тимербулатов.

Әлбәттә, авангард музыка кичәсендә мондый эксклюзив белдерүләр ясауга зал рәхәтләнеп елмаеп, көлеп, гөрләтеп кул чапты. А.Сладковский да уңайсызлыгын яшергән булып, дирижер пультына башын салды.

Барысы да канәгать калдылар: композиторлар да, музыкантлар да, тамашачылар да. Чөнки бүген Казан музыка сәнгатендә ахырзаман түгел, киресенчә, яшәрү, үсеш күзәтелә.

Алдан әйтелгәнчә, бу концерт үзәгендәге әсәр – Мәсгүдә Шәмсетдинованың “Чынгызхан” симфониясе. Ул Тимербулатовның “Корылтай” увертюрасыннан алданрак башкарылды. Бу әсәрне Мәсгүдә ханым 2002 елда иҗат иткән, 2004 елда аны Казанда Фоат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестр башкарган иде.

Соңрак “Чынгызхан” тагын бер композиторлар җыенында башкарылды. Быелгы башкару бигрәк тә зур түземсезлек белән көтеп алынды. Яшь, талантлы һәм куәтле дирижер борынгы хәрби юлбашчының рухын үзенчә чагылдырды.

Фоат Мансуров оркестры башкаруында “Чынгызхан” симфониясендә миллилеккә басым ясалса, хәзерге башкаруда Чынгызханның зур шәхес һәм шул ук вакытта гади адәми зат булуы күз алдына килде.

Мәсгүдә Шәмсетдинова
Мәсгүдә Шәмсетдинова
Ни өчен композитор бу теманы сайлаган соң? Ни өчен симфониягә бу тарихи исем бирелгән? Әлбәттә, композиторлар конкрет тарихи фактлар һәм биографик вакыйгалар белән эш итми, алар үзләренең сиземләвен чагылдыра.

Соңгы 5-10 елда Чынгызхан исеме һәм аның язмышы турында фикерләр ешрак яңгырый, аның абруе үсә. Хәзер Казакъстанда да Чынгызханга һәйкәл куелган. Аның турында фильмнар төшерелә. Кыргызлар да, үзбәкләр дә аңа битараф түгел.

Бу шәхеснең хәзерге Монголия күләмендә генә түгел, ә бөтен Евразия халыкларын берләштерүче икәнлеге аңлашыла бара. Элекке елларда да татарлар үзләренең монгол булмавын расларга тырышса, хәзер Болгар төбәгенә генә тотынып ятмыйча, үзләренең борынгы империяләрен искә ала.

Чыңгызханга мәхәббәт халыкның үзендә дә сакланган. Чынгызхан белән кызыксыну, аны ярату Мәсгүдә Шәмсетдиновага әтисеннән күчкән. Менә шулай гади авыл агайлары да, урман-үсемлекләр турында “гаскәри Чынгыз кеби” дип язган Габдулла Тукай да Чынгызханны онытмаган.

Кайвакыт моның өчен каты җәза бирелсә дә, Русиянең элекке төрки милләтләрнең борынгы ватаны булуы хәтердән чыкмаган. Большевиклар Чынгызхан империясен Советлар Берлеге күләмендә тергезергә омтылган.

Күптән түгел Путин да Евразия берлеген тергезергә чакырды. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев мондый тәкъдим белән 10 еллап элек чыккан иде. Бу турыда сәясәт белгече Юрий Туровский “Известия” газетының 3 март санында “Код Чингисхана” мәкаләсендә язган. Сүз Европа һәм Азия халыкларын хәзерге чорда берләштерү хыяллары турында бара.

Хәзер инде “Чынгызхан” дигән сүз ярты Европаны яулаган монгол гаскәр башының исеме генә түгел, ә Европа һәм Азиядәге халыкларны берләштерүче төшенчә булып тора.

Бәлки Мәсгүдә Шәмсетдинова, бу әсәрен иҗат иткәндә, Чынгызхан исеменең һәм аңа мөнәсәбәтнең шулай кискен үзгәрәчәген белмәгәндер дә. Әмма чын сәнгать осталары тарихи хакыйкатьне күңеле белән сиземли.

Һәрхәлдә, бу симфонияне бик күпләр тыңлаячак һәм төрле фикерләр әйтеп бәхәсләшәчәк. Хәерлегә булсын. Бу дөньяның тарихы һәм тәрәккыяте белән бәйле күренеш. Һәм татарлар аннан читтә калмаган.
XS
SM
MD
LG