Җәмилев Кырымга кертелмәде: татарлар Кырымдагы юлларны яба

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев 3 май көнне Әрмәни базар (Армянск) чик буе ноктасында Кырымга кертелмәде. Чик буе хезмәте аңа 22 апрель көнне Кырымнан чыгып киткәндә биш елга керү тыелу турында кәгазь тапшырылуы белән аңлатты. Моңа ризасызлык белдереп Кырымтатар мәҗлесе Кырымга керү һәм чыгу юлларын ябарга, дигән карар кабул итте.

19 апрель машинада кайтканда да Җәмилевне Украина-Кырым чигендә Армянски (Әрмәни базар) шәһәре янында документларын тикшереп кертмәскә тырыштылар.