Кырым мөфтияте ислам югары уку йорты ачуны ашыктырмаска чакыра

Your browser doesn’t support HTML5

Кырым мөселманнары диния идарәсе республикада ислам югары йорты ачу мәсьәләсен башта яхшылап өйрәнергә кирәк, дигән фикердә. Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмаилов Азатлыкка: "Бу турыда ни дә булса әйтергә әле иртәрәк", диде. Бу атнада Русия мөфтиләр шурасы Кырымда ислам югары уку йорты ачуны сорап хакимияткә мөрәҗәгать иткән иде.