"Соңгы тапкыр авылда яулыкны 1937 елда салдырганнар"

Большая Елховка авылы урта мәктәбендә бәйрәм җыелышында яулыклы кызны кулларыннан алып этеп чыгарганнар

Мордовиянең Азюрка авылынды быел 1 сентябрь бәйрәмен зур борчылу белән көтәләр, чөнки хөкүмәт карары нигезендә укучы кызларга мәктәпкә яулыктан килү тыелган.

12 майда Мордовия республикасы хөкүмәтенең мәктәп киеме һәм укучының тышкы кыяфәтенә бәйле карары чыккан һәм анда яулык бәйләүгә каршы да берничә пункт бар. Документта әйтелгәнчә, бу таләпләр дәүләт уку йортында социаль һәм дини аермалыкларны юк итү өчен эшләнгән. Карарда язылганча, мәктәптә дини киемнәр, дини билгеләр булган киемнәр, башлыклар тыела, һәм, гомумән, тышкы кыяфәт дөньяви стильдә булырга тиешлеге билгеләнгән. Әлеге документны республика хөкүмәте башлыгы имзалаган һәм ул инде гамәлгә кергән.

Ромодан районы хакимияте башлыгы Сергей Чалов үзендә җыелыш уздырып эшмәкәрләрне, җәмәгать эшлеклеләрен җыйган һәм укучыларга яулыкларын салсын, дип әйткән.

"Азюркада 372 укучы бар һәм аларның яртысы кызлар. Бу кызлар, теләсә нинди карар чыгуга карамастан, яулыкларын салмаячагын әйтә, чөнки бу Конституциягә һәм, гомумән, аек акылга сыймый. Конституциянең 20 еллыгы уңаеннан бу документтагы төп таләпләр бозыла булып чыга.

Моңа кадәр яулыклы килеш йөрделәр һәм беркемгә комачауламадылар. Яулыкны салмасагыз, мәктәпкә штрафлар булыр, финанслауны азайтырга мөмкиннәр дип әйтелгән.

Балалар бакчасы төзүне сораган идек бит, яулыкларыгызны салмасагыз, сезгә бакча да юк дигәннәр, физкультура-сәламәтләндерү комплексы да булмас, дигән Чалов. Бу, белмим, янаумы, шантажмы. Ул Чалов инде озак еллар эшли һәм татарлар өчен беркайчан да файда китергәне булмады.

Яулыкның балалар бакчасына ни катнашы бардыр инде. Мин ул балалар бакчасы язмышын белергә теләп инде өч ел рәттән Русия президенты Владимир Путинның "кайнар элемтәсенә" мөрәҗәгать итеп киләм, миңа "сәлам дә юк, рәхмәт тә юк, бернинди җавап килгәне булмады" ди җәмәгать эшлеклесе Айся Әхмәров.

"Равил Гайнетдин һәм адвокатлар авылга килергә тиеш"

Хәзер Мордовиядәге өч мөфтияттән бары Равил Гайнетдингә караган мөфти Илдуз Исхаков кына яулык бәйләүне тыюга каршы ниндидер эш башкара. Ул укучыларның һәм аларның ата-аналарының паспорт күчермәләрен җыеп алып бу хөкүмәт карарын мәхкәмәгә шикаять итәчәген әйткән. Әхмәров үзе исә Мордовия балалар хокуклары вәкиле Наталья Юткинага мөрәҗәгать әзерләгән.

"Мөфтияткә активрак булырга һәм бу эшне 1 сентябрьгә кадәр сузмаска иде. Төрле оешмалар бит кануни нигездә мөрәҗәгатьне бер ай карый. Аннары халык ни эшләр соң? Укучылар сентябрь буе мәктәпкә йөрмәсме? Өч мөфтиятнең икесе бөтенләй дәшми. Аннары Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин кичекмәстән килсен иде, бу бит аның бурычы. Анда Мурат Мусаев дигән адвокат бар. Килсеннәр. Халык каршылыгын кетмәсеннәр.

Айся Әхмәров

Мордовия Диния нәзарәтендә җыелыш вакытында авыл халкы Путинга һәм башка җитәкчеләргә хат язсын дигәннәр, әмма бездә авылда интелигенция дә, хокук яклаучылар да юк. Халык нәрсә эшләргә дә белми. Мордовиядә татар депутатлары, башка җитәкчеләр дә бар бит, аларны да җыярга иде", ди ул.

Милли һәм дини нәфрәт арта

Әхмәров әйтүенчә, 2013 елда басым башлангач, яулыкларын салырга мәҗбүр булучы кызлар да булган.

"Саранскида 30нчы мәктәптә, медицина көллиятендә кызлар яулыгын салды, электро-механик көллияттә дә яулыклы кызга басым булган. Ул ислам динен кабул иткән урыс кызы барыбер салмаган.

Минем әбиемнең яулыкларын Азюркада мәктәптә 1937 елда салдырган булганнар. Шуннан бирле авылда беркемнең дә яулыкларын салдырмаганнар. Совет хөкүмәте вакытларын сүккән булабыз тагы, яулыкларны салдырмаганнар, шул ураза тотмасын өчен балаларга су эчерткәннәр-эчертүен", ди ул.

Әхмәров статистика нәтиҗәләре нигезендә, Мордовиядә милләт һәм конфессияара нәфрәт бик нык арта баруын әйтә.

"Прездиентның Идел буе бүлгесе вәкиле Бабич катнашлыгында хөкүмәт утырышы булган, һәм анда интелигенция дә, дин әһелләре дә катнашкан. Шунда Мордовиядә милләтара каршылыклар, Азюркада яулык мәсьәләсе бармы, дигәннәр. Тегеләр, бернинди проблем юк, дигәннәр. Миңа моны институт укытучысы сөйләде", ди ул.