Казанда Гает концертында Украина качакларына хәер дә җыелды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда Гает концерты үтте

1 августта "Казан-Арена" футбол стадионы алдында Гает концерты үтте. Татарстан мөфтияте оештырган чара барышында Татарстанга килгән Украина качаклары өчен хәер дә җыелды.

Татарстан мөфтияте Ураза Гаете уңаеннан узган ел Сами Йосыфны чакырган булса, быел Төркиядән нәшид башкаручылар Мәсут Куртис белән Седат Учанга тукталды.

Гает концертын карарга күбрәк олы һәм урта буынның килүе игътибарны җәлеп итте. Уңайлылык өчен өлкәннәргә урындыклар да җайлаштырылган иде. Койма буйлап исә өстенә "Украина качакларына ярдәм өчен" дип язылган "Зәкәт" хәйрия фондының әрҗәләре урнаштырылган булып чыкты. Бу ярдәм әрҗәләренең нинди максаттан куелуын концерт карарга килүчеләргә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Батров аңлатып бирде.

"Әрҗәләргә салынган сәдакаларның барысы да Татарстанга Украинадан килгән качакларга тапшырылачак. Авыр хәлдәге качакларга ярдәм итик" дип ул халыкны качакларга ярдәм итәргә чакырды.

Төбе күренеп торган сәдәка әрҗәләренең берсе янында утырган түбәтәйле татар абзые белән яулыклы бер апа исә бу әрҗәгә сәдака салмаячакларын әйтте.

"Мин сәдәканы үзебезнең мәчеткә илтеп салам. Әмма монда бирмим. Бу акчалар Украинага китәме, монда каламы -- ансын белмим. Шуңа күрә салмыйм. Башта безгә үзебезнең халыкның хәлен кайгыртасы бар әле", дип фикерләре белән уртаклашты абзый кеше.

Концерт исә кызганнан кыза барды. Башта Татарстан сәнгатьчеләре татарча мөнәҗәтләр башкарды. Аннан исә төрек җырчылары үз осталыкларын күрсәтте. Күпләр төрекчә аңламаса да, дини көйләрне тыңлап хозурланды.

Седат Учан үз чыгышында Фәләстин һәм дөньяның башка илләрендә газап чиккән мөселманнарны да онытмады.

"Газзәгә, Фәләстингә, Сүриягә, Гыйракка, Мисырга һәм бөтен мөселман илләренә Татарстан башкаласы Казаннан сәлам һәм догаларымны җибәреп калам. Татарстан сезне онытмады. Аллаһы Тәгалә мөселман илләрендә барган газапларны бетерсен", дип белдерде төрек сәнгатьчесе. Концерт карарга килүчеләр исә аның һәр сүзенә теләктәшлек күрсәтеп кул чапты.

Тыныч узган Гает концерты салют ату белән тәмамланды.