Чубаров: "Мәҗлескә басым арта"

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесенең өч вәкиле Кырым хакимиятенә эшкә кергән. "Басымга чыдамаган кешеләр арта", ди үзе Кырымнан читтә булган Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров.

Кырымтатар милли мәҗлесенең юридик идарәсе башлыгы Тейфук Гафаров Акмәчет шәһәр идарәсе башлыгы урынбасары булу тәкъдимен кабул иткән.

"Кичә һәм бүген мин Тейфук Гафаров белән сөйләштем. Ул бу адымның аяныч нәтиҗәсе, беренче чиратта үзенә булачак зыянын аңламады һәм тыңларга теләмәде", дип язды үзенең Facebook сәхифәсендә Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров.

Чубаров якын киләчәктә хакимияттә тәкъдим ителгән башка урыннарга да Мәҗлес әгъзалараның барачагын фаразлый. Моны ул кырымтатарларга басым артуы белән аңлата.

Мәҗлес рәисенә, кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә кебек үк Кырымга керү тыелган. Биш елга Кырымга кертмәү турындагы мөһерсез һәм кулдан язылган кәгазьләр аларның икесенә дә "чик буенда" тапшырылган иде. Кырым парламенты депутаты булган Чубаровның Кырымга кертелмәвен Украина Югары Радасында кеше хокуклары вәкиле Валерия Лутковская "БМО нормаларын бозу" дип бәяләде.

Тейфук Гафаров

"Узган ел Корылтайда сайланган Кырымтатар халкы мәҗлесенең 33 әгъзасенең өчесе бүгенге көндә биргән вәгъдәләреннән баш тартты (Ремзи Ильясов һәм Заур Смирновны да искә алып - ред.). Тиз арада дүртенчесе дә булырга мөмкин. Тегеләре аның белән көн саен "эшли". Мондый вакытта Мәҗлес рәисе буларак Кырымда була алмавына нык үкенәм", дип яза Чубаров.

Акмәчет шәһәр шурасы утырышында Тейфук Гафаров чәршәмбедә кирәк булган тавышларны җыя алмады. Аның вице-мэр булуы өчен 37 генә депутат тавыш бирде. Шәһәр башлыгы Виктор Агеев моны "техник хата" дип атады һәм мәсьәләне кабат тавышка куярга вәгъдә итте.

Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Джелял сүзләренә караганда, Мәҗлеснең юридик идарәсе башлыгы Тейфук Гафаров күптән Кырым хакимиятләре белән хезмәттәшлек итү кирәклеге турында белдереп килгән булган. Шуңа күрә аның Акмәчет вице-мэры булу теләге аңлашыла, диде ул Qirim.Aqiqat сәхифәсенә.

Your browser doesn’t support HTML5

Ни өчен Тейфук Гафаров Акмәчет вице-мэры булырга ризалашкан