Наци һәм советларның Польшаны бүлешүенә 75 ел

Риббентроп (сулда), Сталин һәм Молотов (уңда), Мәскәү, 23 август 1939 ел - 1939 елның 24 августына каршы төндә Германия тышкы эшләр министры Йоахим фон Риббентроп Мәскәү кирмәнендә Совет җитәкчесе Иосиф Сталин һәм тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов белән очраша. Таң атуга Һитлер Германиясе белән Советлар Берлеге арасында үзара һөҗүм итмәү турында килешү имзалана.

Вячеслав Молотов Германия белән Советлар Берлеге арасында һөҗүм итмәү турында килешү имзалый - Сталин өчен бу килешү Һитлер белән инде котылгысыз булып күренгән бәрелешкә әзерләнү өчен вакыт бирә. Һитлерга ул совет һөҗүменнән курыкмыйча “Польша мәсьәләсен” хәл итәргә юл ача.

Нацилар белән советлар үзара һөҗүм итмәү килешүенең дәвамы булган Дуслык, хезмәттәшлек һәм демаркация килешүен имзалаганнан соң Сталин белән Риббентроп кул кысыша.

Үзәк һәм Көнчыгыш Европаны "тәэсир зоналарына" бүлүче өстәмә яшерен протоколның алман телендәге нөсхәсе.

Шул ук документ урыс телендә.

Совет гаскәрләре Польшага бәреп кергәннең икенче көнендә 1939 елның 18 сентябрендә "Известия" газетында басылган харита Молотов-Риббентроп килешүендә билгеләнгән чикне күрсәтә.

Совет һәм алман хәрбиләре Молотов-Риббентроп килешүендә каралган "солых сызыгында" - 1939 елның 17 сентябрендә Кызыл Армия Польшага керә. Ноябрьдә Финляндиягә һөҗүм итә. 1940 елның июнендә Сталин өч Балтик илендә совет тарафлы хөкүмәт урнаштыра.

Совет комиссионеры Владимир Боровицкий Брестта наци офицерлары белән Польшаны ике ил армияләре арасында бүлешү мәсьәләләре турында киңәшләшә.

1939 елның  22 сентябрендә Брестта наци һәм совет хәрбиләре дусларча гәпләшә.

Басып алынган Брест шәһәрендә совет һәм нациларның уртак җиңү парадында совет һәм алман хәрбиләре елмаеша.

Совет комиссары Боровицкий Брестта бер солдат белән хәрби машина янында.

Алман лейтенант полковнигы Густав-Адольф Рибель бригадир Семён Кривошеин белән Брестта уртак наци-совет җиңүе парадында кул бирешеп бәйрәм итә.

1939 елның 20 сентябрендә Британиянең "Evening Standard" газетында басылган карикатурасы

Молотов-Риббентроп килешүенең бер өлеше 1939 елның 28 сентябрендә "Правда" газетында да басыла.

Сталин белән Риббентроп фотосы 1939 елның 9 октябрендә басылган "Newsweek" журналы тышлыгында.

Вячеслав Молотов 1940 елның ноябрендә Берлинда - Ярты ел үтүгә Һитлер, һөҗүм итмәү турындагы килешүне бозып, Советлар Берлегенә бәреп керә.